МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | roobaltasi@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3863 учащихся/1594 |
| У нас учат: | 846 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Памятка для родителей будущих первоклассников 15.03.2021

-
«Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе 08.03.2021

«Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан 5 нче март көнне Балтач районы Балтач гимназиясе җирлегендә «Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе үткәрелде. Бәйгене оештыручылар: «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе», Балтач муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач районы бүлекчәсе.
Бәйге инде икенче елын районда яшәүче милләтләрнең телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу, үстерү, яшьләргә мәдәни, әхлакый һәм гуманитар тәрбия бирү, милли – мәдәни, иҗтимагый тормышка тарту максатыннан үткәрелә.
Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, районда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм шәхси потенциалын ачу, тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм лидерлык сыйфатларына ия булган талантлы яшьләрне ачыклау, балалар бакчасы, мәктәп һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту-бәйгене үткәрүнең төп бурычлары.
Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек малайлар һәм кызлар, район мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы татар, рус, удмурт, мари милләтеннән булган егет һәм кызлар катнашты.
Читтән торып үткәрелгән беренче этапта катнашучылар видеоязмада үзләре теләгән формада, иҗади рәвештә үзен һәм гаилә традицияләрен тәкъдим иттеләр. Йомгаклау этабында исә, традицион яисә аерым бер стиль белән тегелгән милли киемнәрдән чыгыш ясап, үз халкының йолалары, гореф-гадәтләре күренешләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Жюри составында мәгариф идарәсе, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» методистлары, райондагы оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, район ата-аналар комитеты әгъзалары, Балтач районы Киноучреждение бюджет оешмасы директоры Михайлов Р. Т., район гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова З. Р., татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасыныӊ Балтач районы бүлеге җитәкчесе КамаÐ