Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | salaus.detsad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 63 воспитанника/ 63 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 9 педагогов/ 9 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
1 март - яз бәйрәме!
01.03.2015
Яз, яз, яз җитте,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып, тып итә,
Эре эре тамчылар!
Кадерле дуслар!Сезне барыгызны да 1 март яз бәйрәме белән котлыйбыз!Күкләребез аяз, илләребез тыныч, күңелләребез шат булсын!
-
Оста куллы әтиләребез 27.02.2015

Бакчабызда тәрбияләнүче балаларның әтиләре Оста куллар бәйгесендә катнаштылар. Үзләре иҗат иткән кул хезмәтләре күргәзмә оештырылып, шунда урын алдылар.
-
Герой шагыйребез - Муса Җәлил! 16.02.2015

Муса Җәлилнең туган көненә багышлап Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә әдәби кичә булып үтте. Балалар "Кызыл ромашка" шигырен сәхнәләштерделәр.
-
Безнең Әтиләребез. 13.02.2015

Бүген Кечкенәләр - уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып үтте.Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Әтиләр төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар.
-
Ватанны саклаучылар көне. 12.02.2015

Бүген бакчабызда Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көне бәйрәм иртәсе булып үтте.Балалар әтиләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Бәйрәм азагында әтиләр һәм малайлар катнашында төрле конкурслар бәйгеләр үткәрелде.
-
Чангы юлы-2015! 07.02.2015

Коллектив белән чаӊгыга бастык!
-
Кошларга ярдәм итик. 27.01.2015

Бүген иң кечкенәләрнең икенче төркемендә кышлаучы кошларга ярдәм итик дигэн шогыл әңгәмә үткәрелде. Балалар кошларга җимлекләр куярга, ашамлыклар салырга кирәклегенә төшенделәр.
-
Озын толым! 23.01.2015

Бүген бакчабызда зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә "Озын толым" бәйгесе булып үтте. Кызлар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Төрле конкурсларда катнаштылар.Чәч турындагы белемнәрен җиткерделәр.
-
Кышкы сәламәтлек. 16.01.2015

Бүген бакчабызда әти-әниләр һәм балалар катнашында саф һавада "Кышкы сәламәтлек ярышлары" булып үтте. Әти-әниләр һәм балалар төрле спорт ярышларында, эстафеталарда катнаштылар.Кунак булып убырлы карчык та килеп китте.Бәйрәм кардан төрле зурлыкта төрле-төрле кар бабайлар ясау белән төгәлләнде. Балалар күңеленә бәйрәм бик хуш килде. Спорттан аерылмыйк, дуслар!Сәламәт тәндә сәламәт рух!
-
Әй, туган көн! 13.01.2015

Бүген бакчабызда зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә кыш айларында туган балаларның туган көннәрен билгеләп үттек. Кунакка клоун да килде. Балалар клоун белән төрле-төрле уеннар уйнадылар, җырлар, биюләр башкардылар.









