Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | salaus.detsad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 63 воспитанника/ 63 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 9 педагогов/ 9 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Яңа елның ак карлары 26.12.2014

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,Яңа ел бүләк иттең.
Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,Безнең белән дус бабай!
Бүген бакчабызда иң кечкенәләрнең икенче төркеме - кечкенәләр төркемендә "Яңа елның ак карлары" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Урман аланында Яңа ел! 26.12.2014

Карлар ябалак-ябалак,
Көннәр-төннәр яңа, ак!
Бу Яңа ел – иң яңа ел,
Барсыннан да яңарак!
Тылсымлы икән Яңа ел –
Капкасыннан кергәч тә,
Кинәт кенә үсеп җиттек,
Үсеп киттек бер яшькә!
Тик Яңа ел бер үк елда
Булсын иде берничә.
Яңа елның берсенә дә
Калмас идек кермичә!
Бүген Кечкенәләр - уртанчылар төркемендә "Урман аланында Яңа ел!"дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм әти-әниләргә, балаларга бик хуш килде.
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2014

Исәнме, чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Без бик сагынып көттек.
Бүген бакчабызның Иң кечкенәләрнең беренче төркемендә Чыршы бәйрәме үтте. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Хуш киләсең Яңа ел! 25.12.2014

Конфет, шоколад өләшә.
Бүләк бирә һәркемгә.
Яңа ел, чыршы бәйрәме
Булсын иде һәр көн дә.
Бүген Зурлар- мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәм иртәсе булып үтте. Балалар үзләренең төрле һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
Кар сыннары ясадык! 22.12.2014

Бакчабызда хезмәткәрләр һәм әти-әниләр ярдәмендә бик матур кар сыннары барлыкка килде.
-
Матурлык тудыручы! 18.12.2014

Бакчабызның алтын куллы кече тәрбиячесе Апанова Зинфира Рәфхатовна территориябезне матурлауда бик зур өлеш кертә. Балаларга шундый матурлык тудырганыгыз өчен рәхмәт Сезгә!
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу 16.12.2014

Бүген бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Шафигуллин Ф.Т. һәм Хадиева Л.М., әти-әниләр катнашында "Светофор иленә сәяхәт" дип исемләнгән бик матур һәм файдалы чара булып узды. Балалар үзләренең юлда йөрү кагыйдәләрен оста белүләрен күрсәттеләр.
-
Бездә кунак! 08.12.2014

Бүген бакчабызда инвалидлар ункөнлеге кысаларында искитмәле очрашу булды. Безгә кунакка районыбызның яшь, талантлы шагыйрәсе Чулпан Габделганиева килде. Ул балаларга иҗаттагы, спорттагы уңышлары хакында сөйләде, шигырьләр җыентыгын бүләк итте, үзе турында балаларда бары җылы хатирәләр калдырды.
-
Курчак театры 05.12.2014

Зурлар - мәктәпкә әзерлек төркеме балаларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Машиналардан саклан" дип исемләнгән курчак театры күрсәтте.
-
Әниләр көне 28.11.2014

Бүген зурлар - мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм иртәсе булып үтте.Балалар әниләренә төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә "Заюшкина избушка" әкиятен сәхнәләштерделәр.









