Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | tyuntar@yandex.ru; stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 57 учащихся,7 воспитанников/57 укучы, 7 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
“Бердәм экологик дәрес” 16.05.2015 “Бердәм экологик дәрес” Мәктәптә “Бердәм экологик дәрес” үтте. Биология укытучысы Рамазанова Г.Г. укучыларга табигатьне саклау, аның гүзәллеген күрә белү, киң таралган экологик проблемалар турында сөйләде.

-
“Үлемсез полк” акциясе 12.05.2015

“Үлемсез полк” акциясе Укучылар һәм укытучылар илкүләм үтүче “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар. Акциядә катнашучылар, сугышта катнашкан бабаларының фотоларын тотып, аларга хөрмәт йөзеннән, урам аша үттеләр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг 11.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг Авыл уртасындагы һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митингта сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, кунаклар, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 06.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
Мәктәптә “Георгий тасмасы” акциясе игълан ителде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга әлеге акция, Георгий тасмасының тарихы, әһәмияте турында аңлаттылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 05.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
Мәктәптә “Үлемсез полк” акциясе дәвам итә.Укучылар сугышта катнашкан бабаларының сугышчан юлын өйрәнделәр, фотоларын ясаттылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 04.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
1нче сыйныф укучылары укытучылары Газыймова Л.Р. белән Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган открыткалар күргәзмәсе оештырдылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 03.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади эшләр бәйгеләре дәвам итә. “Җиңү килде илгә нур чәчеп” дип исемләнгән рәсем конкурсында укучылар актив катнаштылар.
-
“Җиңүчеләр парады” 25.04.2015

“Җиңүчеләр парады”
Мәктәбебезнең фән олимпиадалары җиңүчеләре Корбангалиева Әлфинә, Хакимова Фәнзилә һәм Галиахметов Айрат районда үткән “Җиңүчеләр парады”нда катнаштылар һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
“Созвездие-Йолдызлык 2015” 25.04.2015

“Созвездие-Йолдызлык 2015”
Мәктәпнең бию коллективы (җитәкчесе Зәйнетдинова Э.Р.) районда үткәрелгән “Созвездие-Йолдызлык 2015” фестиваленең гала-концертында катнашып, грамотага ия булдылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 23.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
Мәктәп китапханәсендә 8 сыйныф укучылары белән “Әдәбиятта Бөек Ватан темасы”дигән темага китап укучылар конференциясе үтте.













