Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | tyuntar@yandex.ru; stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 57 учащихся,7 воспитанников/57 укучы, 7 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
“Иң яхшы әйдаман” 27.02.2015

Районкүләм “Иң яхшы әйдаман” конкурсында мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Нәкыйпова Назлыгөл 2 урынга лаек булды. Остазы - Шәрәфиева Г.М. Котлыйбыз һәм республикакүләм бәйгедә уңышлар телибез!
-
70 “5”ле” акциясе
26.02.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап мәктәбебездә игълан ителгән “70 еллыкка 70 “5”ле” акциясенең нәтиҗәләре буенча 5-7 класслар арасында I урында Габделхакова Гөлшаһидә, 8-11 класслар арасында Галиахметов Айрат. Молодцы!
-
ГТО нормаларын тапшыру 22.02.2015

ГТО нормаларын тапшыру ГТО нормаларын тапшыру буенча югары сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары үтте.
-
"Аҗаган" 21.02.2015

-
Патриотик айлык 21.02.2015

Патриотик айлык
Мәктәптә патриотик айлык кысаларында план нигезендә оештырылган чараларга укучылар актив катнашалар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 20.02.2015

Башлангыч сыйныфлар атналыгы
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында Газимова Л.Р. укучыларга “Хатынь фаҗигасы” темасы астында Батырлык дәресе үткәрде.
-
“Әтием-горурлыгым” кичәсе 20.02.2015

“Әтием-горурлыгым” кичәсе
19 нчы февраль көнне әтиләр мәктәпкә кунакка килделәр. Укучылар алар өчен бәйрәм уңаеннан концерт куйдылар. Әфганчы әтиләребезгә тантаналы рәвештә медальләр тапшырдылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылып 19.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылып
III Муса Җәлил исемендәге Республикакүләм конференциядә укучыларыбыз призлы урыннар алып, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.:
-Нәкыйпова Назлыгөл- II урын (остазлары- Галимова Г.Р., Нәкыйпова Л.М.)
-Гыйләҗетдинов Руслан-III урын (остазы- Ибраһимова Х.Г.)
Котлыйбыз!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылып 18.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылып
8 –сыйныф укучысы Гыйльманов Илфат район китапханәсе белән берлектә район мәгариф идарәсе үткәргән “Җирдә тынычлык хакына” дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесендә I урынны алды. Остазы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Нәкыйпова Лилия Мөнировна. Котлыйбыз һәм республикакүләм бәйгедә уңышлар телибез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылып 17.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылып
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкыйпова Лилия Мөнировна Ибраһим Хәлфин исемендәге X Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәләре бәйгесендә I урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде.Котлыйбыз!













