Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Сәламәт яшәү рәвеше!
14.09.2016
Укучыларның сәламәтлеген яхшырту һәм ГТО нормативларын тапшыруны күз алдында тотып мәктәптә һәр иртә физик күнегүләр эшләүдән башлана.
“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт хәрәкәттә булсын”
Ж.Ж.Руссо.
-
Безнекеләр беренче! 13.09.2016

Бүген, 13 нче сентябрь көнне иртәнге мәктәпкүләм гомуми линейка булып узды. Мәктәбебез укучылары Чаллы шәһәрендә уздырылган Тарарстан Республиканың 61 нче тапкыр үтә торган туризм слетында ярышып 1 нче урын алдылар. Аларга алдагы ярышларында да уңышлар теләп калабыз. Катнашып алынган грамоталар, кубок һәм бүләкләр укучыларга үрнәк итеп күрсәтелде.Алынган урыннар:
КТМ- 1 место.Дистанция-водная-2.Конкурс представление команд- 2место;Конкурс фотоотчетов- 2 место;Вязание туристских узлов - 3 местоИтог конкурсных программ-2 местоВ общекомандном зачете -1 место -
" Көзге изгелек кыл ! " акциясе 13.09.2016
"Көзге изгелек кыл”- акциясе кысаларында безнең мәктәбебез укучылары җәй буе тырышып җыйган дару үләннәрен тапшырдылар. Укучыларыбызның изгелекләре, тырышлыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. -
"Игътибар - балалар ! " акциясе 09.09.2016

1-15 нче сентябрь атналыгында мәктәбебез "Игътибар- балалар!" акциясе уңаеннан рәсем конкурсы билгеләп үтте.Конкурста катнашкан рәсемнәр аңлаешлы, кызыклы, мәгънәле итеп ясалган иде.
-
"Аеклык бәйрәме" акциясе 08.09.2016

Бүген , 8 сентябрь көнне мәктәбебез Татарстан Республикасында узучы «Аеклык бәйрәме» акциясендә катнашты. Класс җитәкчеләре кызыклы, аңлаешлы тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Ә инде укучылар рәсем конкурчында актив катнаштылар.
-
"Игътибар – балалар!" акциясе башланып китте 06.09.2016

Бүген мәктәбебездә “Игътибар – балалар” акциясе кысаларында балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән иртәнге класс сәгатьләре уздырылды.Укучыларга юлдан чыкканда карап чыгарга кирәклеге , игътибарлы булырга кирәклеге "Йолдыз" укучылар оешмасы тарафыннан искәртелде.
-
Мәктәпкүләм иртәнге гомуми линейка. 05.09.2016

Буген 5 сентябрь, иртән мәктәпкүләм гомуми линейка булып узды. Министрлыклар үз алларына яңа бурычлар куйдылар. Пожар курнычы турында балаларга искәртелде. Алдагы атнага яңа максат куелды.
-
терроризмга - юк! 03.09.2016

Әйе, нәкъ менә 2004 елның 3 сентябрь көнендә Беслан шәһәрендә кот очкыч вакыйга килеп чыга. Бүгенге класс сәгатенең дә максаты : балаларны “терроризм” төшенчәсе белән таныштыру, үзеңне, иптәшләреңне якларга, игътибарлы булырга өйрәтү иде.
Көтелмәгән хәлләргә әзер бул!
Әгәр заложник булу куркынычы туса:
*Үзеңне кулга ал,паникага бирелмә,*физик,мораль,эмоциональ сынауларга әзер бул,*дошманның күзенә карамаска тырыш,үзеңә игътибар җәлеп итмә,*дошманның кушкан эшләрен үтәргә,каршы әйтмәскә,тыныч тавыш белән сөйләшергә,*дошманны истә калдырырга тырыш бу аларны тизрәк тотарга ярдәм итәчәк,*котылачагыңа ышанып бетмәсәң качарга тырышма, -
"Йолдыз" укучылар оешмасы 02.09.2016

Бүген мәктәбебездә "Йолдыз" укучылар оешмасы җыены булып узды.Әлеге җыелыш барышында Мәктәп президенты, уку министры, тәртип министры, матбугат министры, чисталык министры, сәнгать министры, спорт министрлары һәм аларның ярдәмчеләре сайланды.Узган елгы уку елында яулаган уңышларга нәтиҗә ясалды, яңа уку елына план төзелде.
-
1 нче Сентябрь- "Белем бәйрәме" 01.09.2016

1 сентябрь - Белем бәйрәме. Белем булган җирдә җиңү бар, белемле кешеләр булган җирдә һәр авыр мәсьәлә чишелешен таба. Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган мәктәпләрнең кадерен белеп яшик. Алган белемнәребез иман китерсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн, хәтеребездә иң яхшы истәлек булып, гомерлеккә саклансын. Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмгә барлык укучылар, аларның әти-әниләре, районнан һәм күмәк хуҗалыклардан кунаклар килгән иде. Шулар арасында беренче сыйныфка килгән 3 укучы да бар. Бәйрәмне мәктәп директоры Раилә Масхутовна ачып җибәрде. Аннары районнан килгән кунаклар, авыл җирлеге җитәкчесе Ранис Борисович чыгыш ясады. Колхоз рәисе Рамил Наилевич, җәйге чорда күмәк хуҗалыкларга ярдәм иткән балаларга рәхмәт әйтеп, аларны бүләкләп китте. Укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт карадык. Беренче классларга күп төрле бүләкләр бирелде.

















