Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Созвездие -Йолдызлык -2016" 22.04.2016

-
«Я чемпион» 21.04.2016

"Спортивный Татарстан" акциясе кысасында «Я чемпион» спорт кичәсе булып узды.
Субаш авыл җирлегенең футбол командаларына каршы мәктәп укучылары командасы футбол уйнады.
-
Бердәм дәрес -“Мәңгелек сәфәр”. 20.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, мәктәптә “Мәңгелек сәфәр” дигән темага бердәм Габдулла Тукай дәресе үткәрелде. Дәресне гуманитар фән укытучылары алып барды. Дәрестә Тукай тормышы, иҗаты, шигырьләре, Россия буйлап сәяхәт итүе яктыртылды. Сорауларга җавап алынды, видеофильм карадылар. Соңыннан укучыларга прозаик Марат Әмирхановның “Бибимәмдүдә” исемле әсәре укырга тәкъдим ителде. Дәрестән укучылар үзләренә эзләнү эшенә тема да алып киттеләр.
-
19.04.2016

"Спортивный Татарстан" акциясе кысасында "Папа, мама, и я – спортивная семья" спорт кичәсе булып узды.
-
Укучыларыбыз уңышы. 18.04.2016

16нчы апрель Арча районы беренчелегенә оештырылган спортзал шартларындагы туризм ярышында мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясап, 1 урынга лаек булды.
-
"ГТО для всех"
18.04.2016
"Спортивный Татарстан" акциясе кысасында "ГТО для всех" дип аталган чара үткәрелде.
-
Спортивный Татарстан 16.04.2016

Республика күләм "Спортивный Татарстан" акциясын укучылар табигатьттә массакүләм йөгереш белән башлап җибәрде.
-
“Безнең уен” интеллектуаль бәйгесе 14.04.2016

14.04 көнне, Г.Тукайның тууына 130 еллыгы уңаеннан, китапханәче Фәезова Эльмира Мисаеловна 6-7 нче сыйныф укучылары арасында Тукайның тормыш юлын, иҗатын, истәлекле урыннарны эченә алган сораулардан төзелгән “Безнең уен” интеллектуаль бәйгесен үткәрде. Бу ярышта 6 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады.
-
"Тукай ул -сүнмәс йолдыз!" 13.04.2016

Буген, 13 апрель көнне мәктәбебездә көтеп алынган "Тукай ул -сүнмәс йолдыз!" кичәсе булып узды.Кичәбезнең шәхси кунаклары булып " Казан утлары " журналының баш мөхәррире - Илфак Мирза улы Ибрахимов һәм аның иҗат коллективы иде. Укучыларыбыз үзләренең чыгышлары белән килгән кунакларыбызның, карап утырган барлык укучы һәм укытучыларыбызның йөзләренә нур аттылар,аларны балачак вакытларына кире кайтырга мәҗбүр иттеләр. Ә инде кичә ахырында һәрбер балага "Казан утлары" журналы бүләк ителде.
-
Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре үтте. 12.04.2016

Бүген мәктәптә Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре үтте. Укучылар беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштылар, презентация һәм видеороликлар карадылар.

















