Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Язучылар белән очрашу 13.04.2013

8 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары Язучы Нәбирә Гыйматдинова, балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән Рафис Корбан, районыбыз шагыйрьләре Фәридә Шакирова, Гарифҗан Мөхәммәтшин белән очраштылар. Кунаклар үзләренең әсәрләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Укучылар Рафис Корбан шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Очрашу бик күңелле узды.
-
Психолог белән очрашу. 12.04.2013

“Наз” социаль яклау бүлегеннән килгән психолог Закирова Гүзәл Нурулловна 3 нче,4 нче сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.Ул балаларның эмоциональ халәтләрен тикшерү максатыннан рәсем ясатты һәм тәрбияви темага мультфильм күрсәтте.
-
Кышкы туризм-2013. 10.04.2013

6 апрель көнне Балтач муниципаль районы укучылары арасында кышкы туризм ярышлары булып узды. Хөснетдинов Азат җитәкчелегендәге ике команда да I-беренче урынга лаек булды. Аларга 20 апрельдә булачак ярышларда уңышлар телибез.
-
Кошлар көне. 09.04.2013

Яратабыз кошларның
Җырларын, моңнарын.
Алар бит канатлы
Бизәге дөньяның
Мәктәбебезнең уңган, оста куллы егетләре биология укытучысы Заһидуллина Гөлфия Фәхри кызы җитәкчелегендә кошларны каршы алуга әзерлек эшләре алып бардылар. Сыерчыкларга оялар ясадылар. Укытучы Фаязов Әхмәт Фаяз улы җитәкчелегендә 10 сыйныф егетләре ояларны агачларга элеп тә куйдылар.
-
“Кошлар – безнең дусларыбыз ” 03.04.2013

Фәезова Эльмира Мисаеловна башлангыч сыйныф укучыларына”Кошлар-безнең дусларыбыз” темасы астында канатлы дусларыбыз турында белемнәребезне тагын да ныгыту максатыннан КВН уены үткәрде.Балалар кошлар турында бик күп беләләр һәм бик актив катнаштылар.
-
27нче март көнне район беренчеле генә кул көрәше ярышы. 02.04.2013

27нче март көнне район беренчеле генә кул көрәше ярышы үтте. Мәктәбебез укучылары (Җитәкчесе Гайнетдинов Ф.Ф.) уңышлы чыгыш ясап түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр.
Хөснетдинова А,Нуриева А, Гыйлманова И, Николаев Р, Николаева З - I нче урын;
Хабибуллина А, Хабибуллина Ф, Ахметшин Р, -II нче урын;
Ильин Р, Вафин Б, Гилемзянов И, Закиева Р –III нче урын.
Команда буенча I нче урын. Укучыларыбызга алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз.
-
Международной выставке народных промыслов и ремесел СНГ «Казанская чаша» 01.04.2013

Учителя технологии нашей школы Фаязов А.Ф., Фаязов Л.А 14 марта 2013 года участвовали в Международной выставке народных промыслов и ремесел СНГ « Казанская чаша», которое проводилась в городе Казани, и награждены дипломом за активное участие «Резьба по дереву».
-
11нче сыйныф укучылары БДИ тапшырып карадылар. 01.04.2013

11нче сыйныф укучылары Хәбибуллина Алинә химиядән, Хәкимҗанов Ранил информатикадан пробный имтихан тапшырдылар,нәтиҗәләре әйбәт булды. Аларның кабат ныклап әзерләнеп, алдагы имтиханнарын тагын да югарырак балларга бирүләрен теләп калабыз.
-
Әбрәр Кәримуллин исемендәге республика фәнни-практик конференциясе. 23.03.2013

8 нче сыйныф укучысы Габитова Ландыш Әбрәр Кәримуллин исемендәге республика фәнни-практик конференциясенең “Рус әдәбияты” секциясендә иң актив катнашучы дипломына ия булды. Җитәкчесе - Хабибуллина Венера Анировна.
-
Халыкара урманнар көне 23.03.2013

21нче март көнне һәр сыйныфта Халыкара урманнаркөненә багышлап түбәндәге темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрелде.

















