Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Рождество Христово 07.01.2013

-
Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте 04.01.2013

-
Кыш бабай бүләк өләшә 27.12.2012

Якынлашып килүче Яңа ел үзенең матур мизгелләрен бүләк итә башлады. Мәктәбебездә Кыш бабай белән Кар кызы классларга кереп, укучыларны бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр өләшеп йөрделәр.
-
Республика семинары 26.12.2012

24 декабрь көнне мәктәбебездә математика укытучыларының Республика семинары булып узды. Семинар түбәндәге көн тәртибендә үтте:
1.
-
Макулатура җыю 25.12.2012

Экологик тәрбия бирү максатыннан, укучылар белән 1850 кг макулатура җыеп тапшырдык. Мәктәбебезне баетуга үзебезнең өлешебезне кертә алуга бик сөенәбез. Иң актив укучылар – Әдилә һәм Дилүс Нурмехаметовлар булды.
-
Яңа 2013 елга әзерлек эшләре 21.12.2012

Яңа 2013 елга әзерлек эшләре башланды. Сыннар ясалды,коридорлар бизәлде.Башлангыч сыйныф укучылары яңа ел җырлары, шигырьләр өйрәнәбез. Кыш бабай, урман җәнлекләре белән театральләшкән тамаша әзерләнә .
-
Биология фәненнән олимпиада 21.12.2012

9 нчы сыйныф укучысы Степанова Эльза муниципаль этапта үткәрелгән биология фәненнән призер булды. Укытучысы Заһидулла Гөлфия Фәхриевна белән Эльзага киләчәктә дә фәнни үрләр, уңышлар телибез.
-
Сыннар - Яңа елның күрке. 20.12.2012

Мәктәбебез укучылары Яңа елга әзерләнәләр. Мәктәп ишек алдына матур-матур сыннар ясап куйдылар. Бу эштә укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм әти-әниләр дә катнашты. Яңа еллар котлы булсын!
-
Нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектерелә? 20.12.2012

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде.
- 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен;
- 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен;
- 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен;
- 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк.
Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән.
12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин.
12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12°С салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8°С тан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5°С тан түбән булмаганда.
14-15 яшьлек укучылар өчен 15°С ка кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8°С ка кадәр салкын булганда.
16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары өчен – 16°С ка кадәр салкын көндә урамда спорт белән шөгыльләнү мөмкин, 5 м/с тизлектә җил һәм 15°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 10°С ка кадәр салкын булганда.
Әгәр җилнең тизлеге 10 м/с артып китсә, физкультура дәресләрен ачык һавада үткәрү рөхсәт ителми.
-
Хабибуллина Алинә янә җиңүче! 17.12.2012

Рус теле һәм рус әдәбияты фәннәре буенча район олимпиадасында 11 сыйныф укучысы Хабибуллина Алинә җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз, Республика этабында үтәчәк олимпиадада уңышлар телибез. Укытучысы Хабибуллина Венера Анировнага да котлауларыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

















