Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстанның яңа мәгариф министрын тәкъдим итте 01.10.2012

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министрын тәкъдим итте. Хөкүмәт җитәкчесе Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы Указын укыды. Традиция буенча яңа билгеләнгән министрга портфель һәм значок тапшырылды.
-
Планетабыз чиста булсын! 28.09.2012

27нче сентябрь көнне һәр сыйныфта “Планетабыз чиста булсын!” дигән исем астында табигатьне саклауга багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Тәрбия сәгатьләре үткәргәндә презентацияләр, җырлар, халык авыз иҗаты әсәрләре кулланылды. Укучылар табигатьне саклауда үзләре нинди өлеш кертә алулары турында да сөйләштеләр.
-
Туризм көне! 28.09.2012

27 сентябрь Туризм көне.
Мәктәбебезнең һәр укучысы туризм белән кызыксына. 1нче сыйныфка укырга килгән балаларда туризм серләренә төшенә башладылар. Классларда Туризм көненә багышлап әңгәмәләр үткәрелде.
-
Ярминкә - Казанда 25.09.2012

21.09.12 көнне Казанда үткәрелгән ярминкәдә Субаш мәктәбе дә катнашты. Мәктәп Казан халкына үзе җитештергән суган, сарымсак, алма, кишер, чөгендер һ.б. тәкъдим итте.
-
Балалар Сабан туе 2012. 24.09.2012

Югары Субаш авылында инвалид балалар һәм мәктәп укучылары, шулай ук балалар бакчасында йөрүчеләр өчен балалар Сабан туе булып узды. Бәйрәмнең спонсоры -Тукай исемендәге җәмгыять. Сабантуйда төрле-төрле уеннар, күңелле бәйгеләр, җыр-биюләр уздырылды. Балаларны кайнар ризык белән тәэмин иттеләр. Бәйрәмгә килгән һәрбер бала бүләксез калмады. Барлык килгән кунаклар бәйрәмнән канәгать калдылар.
-
Кросс Наций - 2012 22.09.2012

Бүген мәктәптә "Кросс наций - 2012" үткәрелде. Ярыш бик оешкан төстә үтте. Мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары әлеге ярышта бик актив катнаштылар.
-
Без үстергән гөлләр. 21.09.2012

Башлангыч сыйныф укучылары “Без үстергән гөлләр” бәйгесенә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Гөлләр дә матур чәчәкләре белән аларны куандыра.
-
Көзге табигатькә экскурсия 20.09.2012

18нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә бардылар. Анда көзге табигатьне, кешеләр хезмәтен күзәттеләр, табигый материаллар җыйдылар. Төрле уеннар оештырдылар.
-
Белем.руда теркәлгән кулланучылар өчен яңа мөмкинлек!
18.09.2012
Белем.руда теркәлгән кулланучылар өчен яңа мөмкинлек!
Белем.ру кулланучыларын порталыбызда булдырылган яңа мөмкинлек белән шатландырасыбыз килә! Бүгеннән башлап электрон ресурсларны предмет яисә ресурс төреннән тыш, шәхесләр буенча эзләү дә мөмкин. Бүгенге көндә порталда йөзгә якын шәхес буенча ресурсларны аралап карап була.
Бу ничек эшли?! Мисал өчен, Сез Абдулла Алиш иҗаты буенча мәгълүмат эзлисез, ди. Ресурсларны эзләү өчен порталның эзләү функциясен дә кулланып була. Әмма кайбер ресурсларда ул А.Алиш дип, кайсыдыр ресурсларда Алиш дип кенә бирелгән булу мөмкин. Эзләү нәтиҗәсендә шулай ук Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле булмаган ресурслар да очрарга мөмкин (мәсәлән: Казанның Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗаты йорты).
p.s. Әлеге һәм күп кенә башка мөмкинлекләр теркәлгән кулланучылар өчен генә булдырылган.
-
Әти-әниләр җыелышы!!! 18.09.2012

18нче сентябрь көнне мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы түбәндәге көн тәртибендә үтте:
- «Мәгариф өлкәсендәге уңышлар һәм яңалыклар” темасына мәктәп директоры Галиева Р.М. чыгышы;
-Игътибар, балалар!” айлыгы буенча участок полициясенең чыгышы;
- Яңа уку елының планнары белән таныштыру;
- Ата-аналар комитетын сайлау, әтиләр комитетын билгеләү;
-Укучыларның тукланулары буенча фикер алышу;
- Укучылар өчен тәртип кагыйдәләре турында сөйләшү.
Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте. Көн үзәгендә булган мәсьәләләр каралды.

















