Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
-
Яңа ел бәйрәме 30.12.2010

Субаш урта мәктәбендә Куян елын каршы алу бәйрәме бик күңелле үтте. Һәр класс үзенчәлекле итеп бәөрәм тамашалары әзерләгән, Кыш бабай белән Кар кызы өчен генә дип матур җыр - шигырьләр өйрәнгән. Олимпиадада урын алган укучылар, яңа елга зур хәзерлек белән килгән класслар аеруча шатландылар, чөнки Кыш бабай аларга премия өләште. Куян елы һәркемгә шундый изге гамәлләр генә кылырга насыйп итсен иде дигән теләктә калдык.
-
Гомеремне багышладым изге эшләргә. 27.12.2010

Субаш урта гомуми белем мәктәбе Укытучы елын зур тамаша белән йомгаклады. Әти-әни - укытучы - укучы белән берлектә "Гомеремне багышладым изге эшләргә" дип исемләнгән концерттан һәркем үзенә рухи азык алды. Моңарчы күренмәгән талантлар ачылды, дуэтлар барлыкка килде. Өлкән укытучылар чын артистлардан бер дә калышмыйча К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен сәхнәләштерделәр. Тамаша тәмамланганнан соң, авыл советы җирлеге башлыгы Ш.Ф.Гафурҗанов, мәдәният йорты директоры Г.Н.Дмитриев, тамашачы Газизова Рәйфә апалар бик матур фикерләрен җиткерделәр.
-
Тукай призына кул көрәше 17.12.2010

Балтач муниципаль районы Субаш урта гомуми белем мәктәбендә укучылар арасында Тукай призына кул көрәше булып узды. Укучылар әлеге ярышка бик теләп килделәр, зур уңышларга ирештеләр. Хөкемдарлар да бик гадел булдылар. Көне буена сузылган әлеге ярыш тәмле коймак, кайнар чәй, дәртле музыка белән бергә үрелеп барды. Җиңүчеләр ООО Тукай әзерләгән приз һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Степанова Эльзаның беренче уңышы
10.12.2010
Балтач муниципаль районы Субаш урта гомумбелем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Степанова Эльза ( укытучысы Заһидуллина Гөлфия Фәхри кызы)биология фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче булды. Укучыбызның андый зур ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы иде. Шулай да аңа уңыш елмайды, үзен үз яшьтәшләре арасында көчлеләрдән икәнен исбатлады. Алга таба да зур үрләр яуларга язсын сиңа, Эльза !
-
Ранил янә җиңүче 10.12.2010

Балтач районы Субаш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хакимҗанов Ранил ( укытучысы Закиров Фәрит Мәсхүт улы) ТИН фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче булды. Ранилгә уңыш янәдән елмайды. Алда да Ранилдән җиңүләр көтеп калабыз.
-
Афәрин, Ранил! 06.12.2010

Субаш урта гомумбелем мәктәбеннән технология фәне буенча олимпиадада Хакимҗанов Ранил (укытучысы Фаязов Ленар Әхмәт улы) 9 нчы сыйныф укучылары арасында 1 урынны яулады. Республикада да аның сынатмавын теләп калабыз, уңышлар телибез.
-
28 ноябрь - Әниләр көне 29.11.2010

28 ноябрь - Әниләр көне. Субаш урта мәктәбендә әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелде. Укучылар, укытучылар, әти - әниләр кичәгә ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Һәр әни әлеге бәйрәмнән үзләренен иң кадерле, иң газиз, иң күркәм зат икәнлекләренә тагын бер кат инанып утырдылар. Бәйрәм барышында кадерле әниләребез үзләрен тапкыр, җитез, кешелекле, ңор телле булуларын күрсәтеп, үз балаларына үрнәк булдылар. Һәркем сабый чагына әйләнеп кайтты, күпмегәдер
-
Уныш бэйрэме 04.11.2010

2 ноябрь көнне бездә «Уңыш бәйрәме» булды. Өй эше итеп һәр класска күргәзмә ясарга әйтелгән иде. Иртән күргәзмәгә өстәл әзерләнә башлады. 2-4 классларның күргәзмәсе яшелчәләрнең сирәк очрый торган кызык вариантларыннан «Могҗизалар илендә» исеме астында , 5-7 класслар – төрле салатлар, 8 класслар- кабак, кишер, чөгендердән ; 9 класслар-бәрәңгедән тәм-томнар, 10 класс - икмәк темасына әзерләнде. Ә 11 класс укучылары яшелчәләргә муляж ясаганнар иде. Сәг.11.00 класслар үз күргәзмәләрен якладылар. 11.30 сәг. «Уңыш бәйрәме» башланды. Бәйрәмдә күмәк хуҗалыктан алынган саннар, унышка ирешкән хезмәтчәннәр турында әйтелде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Презентация күрсәтелде. 2 нче өлешендә әти-әниләр белән берлектә «Миллионер» уены уйнатылды. Уендагы парлар- Васильевлар Илвир, Гөлинә; Гилемзяновлар- Гүзәлия, Илһам; Хадиевлар - Зөлфия, Данис; Гильмуллиннар- Гөлнара, Илфар; Габделхаковлар- Габделнур, Нияз катнашты. Бәйрәм ашханәдә бәйрәм табынында тәмамланды.
-
Рифат Закиров - Россия гражданины
01.11.2010
1 ноябрь көнне, иртәнге линейкада, барлык укучы һәм укытучы алдында 8 сыйныф укучысы Закиров Рифат Фәрит улына Россия гражданины паспорты тапшырылды. Үз иленең лаеклы улы, патриоты, гражданы булсын Рифат! «Йолдыз» укучылар оешмасы исеменнән без дә бу теләкләргә кушылабыз, сине алда бөек эшләр көтә, Рифат Фаритович!
-
Дуслык, татулык - җанга шифа
21.10.2010
21 октябрь дәресләрдән соң 6-8 класс укучылары белән әзерләнгән «Дуслык, татулык- җанга шифа» дип исемләнгән концерт программасы белән Чепья авылында урнашкан «Наз» социаль үзәгенә бардык. Концерт тату- дус, җылы атмосферада үтте. Өлкән яшьтәге дәваланучы әби-бабайлар безнең укучылар чыгышыннан канәгать калдылар. Музыка җитәкчесе Фәезов Х.Рны кабат-кабат җырларга чакырдылар, аерым җырчы һәм биюче егетләргә озаклап кул чаптылар, үзләре дә ялындырып тормадылар, бик теләп биеделәр. Концертта 7 укучы катнашты- ФәезовА, НиколаевА , Ильин Р, Павлов И, Габделхаков Н, Зәкиева Р, Федорова Г. Концертны педагог-организатор Павлова Г.Г алып барды, музыка җитэкчесе- Фәезов Х.Р.

















