Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Әти-әниләр университеты 15.02.2011

18.02.2011 көнне Субаш урта гомуми белем мәктәбендә әти-әниләр университеты була. Әти-әниләр белән очрашуга район социаль яклау бүлегеннән Әхмәдиева Г.А., Шакирова Рәйханә апа, ПДН Шакирова Л.М., участок вәкиле Николаев Ю.И., район сәламәтлек саклау бүлегеннән вәкил, үзебезнең шәфкать туташлары чакырулы.
-
Ел укытучысы 12.02.2011

Районда "Ел укытучысы" конкурсы дәвам итә. Субаш урта гомуми белем мәктәбеннән югары категорияле ТИН укытучысы Закиров Фәрит Мәсхүт улы катнаша. Аның беренче туры тәмамланды, укытучыбыз икенче турга үтте. Алда мастер - класс бирү. Фәрит Мәсхүтович, сезнең 3 турга да үтүегезне тели Субаш мәктәбе коллективы. Уңышлар сезгә!
-
Субаш мәктәбендә чаңгы бәйрәме. 12.02.2011

12 февраль - Россиядә чаңгы көне, ягъни "Лыжня России- 2011" көне. Шунлыктан Субаш мәктәбендә дә бүген чаңгычылар бәйрәме. Көннең шактый салкынча булуына да карамастан, һәркем чаңгыда. Мәктәп яны чаңгы трассасы балалар тавышыннан яңгырап тора, укытучылар да, хезмәткәрләр дә алардан калышмый, һәркайсы үзенең көчен сынап карый.
-
Әлифба бәйрәме 11.02.2011

Субаш мәктәбе 1 нче сыйныф укучыларының шатлыклы көннәре иде, чөнки алар зур җиңү яуладылар - Әлифбаны тәмамладылар. Аларның шатлыгы белән уртаклашырга әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде. 3 сәг. сузылган бәйрәм эчендә укучылар үзләренең белгәннәре белән уртаклаштылар, җырладылар, биеделәр, рәхмәтләр әйттеләр, аларга әти - әниләр дә җавапсыз калмадылар. Укучылар алга таба да зур уңышларга ирешсеннәр дигән теләктә калдылар.
-
Сәхнә тагын гөр килде 10.02.2011

Субаш урта гомуми белем мәктәбе коллективы авылдашларын тагын таң калдырды. Алар Х.Вахитнең "Ике килен килендәш" комедиясен сәхнәгә куйды. Тамашачы тын да алмый геройлар белән бергә шаярды,көлде, уйланды, киләчәген күз алдына китерде. Моңарчы Фәезов Хәлил, Фәезова Эльмира, Васильева Гөлназ, Нурмухаметова Фирдия, Фролов Азат, Петрова Гөлназларның осталыгына сокланган тамашачы Закиров Фәрит, Николаев Илнур, Алексеева Нәзирә, Фролова Ризида, Гайнетдинов Илдарларның янәдән сәхнәгә менүенә сөенде, Фаязов Ленар, укучы Гыйлмуллин Салаватларга уңыш теләде.
-
Педсовет үтте 02.02.2011

Педсовет үткәрүнең яңа формаларын кертү уңаенннан, 28 нче гыйнварда Субаш урта гомуми белем мәктәбендә педсовет утырышы булды.
Көн тәртибенә түбәндәге темалар куелды:
1. Мәктәптә сыйныфтан тыш эшчәнлекнең барышы;
2. Беренче яртыьеллык нәтиҗәләренә йомгак.
Беренче көн тәртибе буенча барлык сыйныфтан тыш үтә торган түгәрәк җитәкчеләре:
1. Туган якны өйрәнү. Николаев Илнур Илгизович
4. Төз ату.Закиров Фәрит Масхудович
7. Кул көрәше. Гайнетдинов Фагыйл Фәләхетдинович (спорт мәктәбе)
информацион технологияләр ярдәмендә мастер-класслар күрсәттеләр.
Икенче көн тәртибе буенча беренче яртыьеллыкка анализны директор урынбасары Габитова С.И. ясады.
-
Тукай призына кул көрәше 31.01.2011

Субаш урта гомуми белем мәктәбендә район укучыларның Тукай призына кул көрәше үтте. 1995 нче елгы һәм аннан да яшьрәк130лап укучы арасында кискен көрәш барды. Командалар арасында Субаш мәктәбе 1урын, Куныр мәктәбе 2 урын, Карадуган мәктәбе 3 урын яуладылар. Шәхси беренчелеккә килгәндә, кызлар арасында 40кг. авырлыкта Кунырдан Хафизова, 45 кг. авырлыкта Нөнәгәрдән Камалова ,50 кг. авырлыкта Кунырдан Дәүләтшина, 55 кг.авырлыкта Субаштан Федорова,60кг авырлыкта Гафурҗанова, 70кг. авырлыкта Көшкәтбаштан Фәйзрахманова, 70кг.дан югары авырлыкта Һадыева, егетләрдән 1 урын 45кг авырлыкта Субаштан Гайнетдинов , 50кг авырлыкта Кунырдан Закиров , 55кг авырлыкта Чепьядан Копаров, 60кг. авырлыкта Субаштан Муллагалиев, 65кг.авырлыкта Карадуганнан Миннебаев, 70 кг. авырлыкта Карадуганнан Габбасов, 70 кг.дан югары Кунырдан Ефримов яулады. Ярышта җиңү яулаган һәркем ДЮСШның Мактау кәгазьләренә ия булды.
-
Котлыйбыз. 25.01.2011

Субаш урта гомуми белем мэктэбе укучысы Хакимзянов Ранил (укытучысы Фаязов Ленар Ахметович) технология фэненнэн Казанда уздырылган республика олмпиадасында призер булды. Мэктэп коллективы аларны бу зур жинулэре белэн котлый, янадан яна унышлар тели. Афэрин, егетлэр, булдырдыгыз.
-
Хоккей нәтиҗәләре 15.01.2011

15.01.2011 көнне 5-7 класс кыз-егетләре арасында хоккей ярышлары булып үтте. Ярышлар бик киеренке барды. Өлкән хөкемдар Фагыйль Гайнетдинов белән аның ярдәмчесе Петров Илнарлар командаларга карата бик гадел булдылар. Кызлар арасында беренчелек 5ләр кулында булды, ә егетләрдән 7челәр иң өлгерләрдән булып танылды. Һәр команданың аерым көч биреп торучылары бар иде, аларга класс җитәкчеләре дә ( Петрова Г.Н., Нурмухаметова Ф.Н., Закиров Ф.М.) кушылды. Егет-кызларга афәрин генә диясе кала.
-
Сәламәтлек көне урманда 07.01.2011

Кышкы урманның матурлыгын 06.01.2011 көнне чаңгыда чыкмасак белмәгән дә булыр идек. Әле ярый ул көнне сәламәтлек көне дип билгеләгәнбез. Кыр казлары кебек тезелешеп, табигатьнең матурлыгына хозурланып, Субаш мәктәбе коллективы 4км. араны 30-35 минутта үтте. Сәбәбе дә бар иде, чөнки урманда кайнар коймак, чәй белән егетләребез көтеп тора иде. Төрле спорт уеннары уйнап, төз атуда үзебезне сынап та өлгермәдек, яныбызда Кыш бабай килеп чыкты. Яңа еллар белән котлап, үзенең күчтәнәчләре белән сыйлаганнан соң, безнең күңелләребез тагын да күтәрелеп китте. Алдагы очрашуны боз өстендә билгеләп өйләргә таралышканда, кояш инде тау артына кереп бара иде.

















