Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
"Көзге бал" кичәсе 20.10.2011

Мәктәбебездә 19 октябрь көнне 8-11нче сыйныфлар өчен «Көзге бал» кичәсе булды. Аның максаты- укучыларда табигатькә , кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыру иде.
Уеннар командаларның визиткаларыннан башланды. Укучылар, алдан бирелгән өй эше буенча, үзләре әзерләп алып килгән икебаналарны тәкъдим иттеләр, аларны якладылар, бар булган иҗади сәләтләрен күрсәтеп, уеннарда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр яздылар, мәкальләр әйттеләр. Бәйрәмдә көз кызы Сөмбелә дә, үзенең мул уңышны чагылдырган , күпереп пешкән икмәге белән, матур теләкләре белән катнашты.
-
Дебатлар буенча турнир 19.10.2011

19 октябрьдә 2 укучы- Гильмуллина А, Федорова Г. һәм яшь укытучы Загидуллина И.К. Сосна мәктәбендә узган дебатлар буенча турнирда катнашты. Анда ике тема кузгатылды. Беренче « Катырак җәзалар җинаять дәрәҗәсен киметә» темасын безнең команда яхшы әзерлек белән раслады. Ә икенче «Армиядә барлык теләүче дә контракт нигезендә хезмәт итәргә тиеш» темасы буенча оппозиция, ягъни каршы килү туры килде. Команда турнирда актив катнашып үз фикерен яклады һәм сораулар бирде.
-
Хәтер көне 15.10.2011

15 октябрь көнне “Игелек кылып яшик, тарихта эзле булыйк” дип исемләнгән чара үтте. Аның максаты татар халкының үткәненә күз салу, Хәтер көнен билгеләп үтү иде. Чара “Йолдыз” укучылар оешмасы тарафыннан уздырылды.
-
Казан кунаклары безнең арада 14.10.2011

14 октябрь көнне татар халкының яраткан юморист-сатиригы, язучы , бик күп җырлар авторы Алмаз Хәмзин белән очрашу булды. Алия Хәмзина узенең матур җырларын бүләк итте. Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналы, “Сабантуй”, “Аҗаган” гәҗитләренә реклама ясады. Кичә тирән эчтәлекле , куңелле уеннар белән үрелеп үтте.
-
Гарифҗан Мөхәммәтшинга - 70 яшь 12.10.2011

Бүген, 12 нче октябрьдә якташ шагыйребез Гарифҗан ага Мөхәммәтшинга 70 яшь тулды. Шул уңайдан Субаш урта мәктәбендә китапханәче Эльмира Мисаеловна "Якташ язучы иҗатында туган як табигате" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, җырларын башкардылар. Әдәби кичә тирән эчтәлекле, күтәренке рухта узды.
-
Фән олимпиадалары старт алды 10.10.2011

Бүгеннән фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. Укучылар информатика һәм МКТ, тарих фәннәреннән олимпиада биремнәрен бик тырышып эшлиләр
.
-
"Укытучыны котла" акциясе
05.10.2011
«Укытучыны котла» акциясенә кушылып, матбугат министрлары Павлов Ильназ, Гарифуллин Рүзәл 5-11 нче сыйныфлар арасында котлау газеталарына бәйге оештырдылар.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар! 05.10.2011

Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык - куанычлар, авыр һәм мактаулы хезмәтегездә уңышларга ирешүегезне телибез.
Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе!
Дөнья серен миңа өйрәтүчем!
Яшь җаннарга – Ходай илчесе!Сезгә телим: саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең – тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен. -
Рәсем конкурсы тәмамланды 05.10.2011

-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2011


















