Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Бөтенрәсәй олимпиадасы 19.04.2011

Субаш урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хакимҗанов Ранил XII Бөтенрәссәй технология олимпиадасының йомгаклау этабында «Укучыларга технологик белем бирүдә милли традицияләрне куллану» номинациясендә җиңүче булып кайтты. Җитәкчесе технология укытучысы Фаязов Ленар Ахметович.
-
Мари -Иле төбәгендә семинар 15.04.2011
15 апрель көнне, тәҗрибә уртаклашу йөзеннән, Субаш урта мәктәбенең бер төркем укытучылары Мари-Иле республикасы Мари-Төрәк районы Сәрдәял төп гомуми белем мәктәбендә фәнни-практик семинарда катнаштылар. “Азкомплектлы авыл мәктәбендә укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү” дип аталган семинарда Марий-Иленең мәгариф хезмәткәрләре, Киров һәм Төмән өлкәсе Ханты-Мансийск округыннан делегатлар катнашты. Монда мәктәпнең технология укытучысы Фаязов Ленар Әхмәт улы үз эшчәнлеге буенча чыгыш ясады һәм презентация күрсәтте. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Габитова С.И. Петрова Г.Н. үз тәҗрибәләреннән чыгып фикер алыштылар. -
Федорова Гүзәл - беренче. 15.04.2011

Арча районында үткәрелгән "Тукай эзләре буйлап" фәнни-практик конференциядә Субаш мәктәбе укучысы Федорова Гүзәл уңышлы чыгыш ясап, Татарстанның Фән һәм Мәгариф тарафыннан бирелгән 1 дәрәҗәле Мактау кәгазенә ия булды. Җитәкчеләре: Субаш урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Фазиловна һәм Раилә Мәсхүтовна.
-
Тукай бәйрәменә әзерлек 15.04.2011
Тукай елы уңаеннан, класслар арасында Тукай әсәрләренә искиткеч матур композиция ясалды. Композицияләрне ике класс бергә берләшеп ясадылар:1,4 класслар – «Шүрәле»2,3 класслар – «Кызыклы шәкерт»5,10 класслар – «Су анасы»6,8 класслар – «Эш беткәч уйнарга ярый»7,9 класслар – «Гали белән кәҗә»Укучыларның иҗатларын күрәсегез килсә, Субаш мәктәбенә рәхим итегез! -
Мин - тикшерүче 12.04.2011

8 нче апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән «Мин – тикшерүче» фәнни эзләнү конференциясендә мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Габитова Динә 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Фәнгә бер адым 06.04.2011

Академик А.М. Мазгаров исемендәге «Фәнгә бер адым»-2011 I район фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап Хакимҗанов Ранил-1 нче дәрәҗә, Вафин Илшан- 2 нче дәрәҗә Дипломга, Габитова Динә сертификатка лаек булды.
-
Бөтенрәсәй конкурсына чакыру. 06.04.2011

Субаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Габитова Динә Санк-Петербургка "Юность, Наука, Культура - Север" конференциясенә чакырулы. 25-28 апрельгә кадәр узучы әлеге бәйгедә Динәгә уңышлар телибез.
-
Субашлылар янә Сабада.
06.04.2011
Субаш мәктәбе укучылары Габитова Динә, Федорова Гүзәл Сабада Ә.Кәримуллин исемендәге фәнни - практик конференциясендә чыгыш ясыйлар. Укучыларыбызны телнең язмышы, милләтнең киләчәге борчый. Алар дөрес борчыла, чөнки һәркемгә билгеле: теле юкның - киләчәге юк.
-
Информатикадан призлы урын 06.04.2011

8-9 нчы сыйныфлар арасында узган информатика олимпиадасында Хәкимҗанов Ранил муниципаль этапта 2 урынны яулады. Афәрин Ранил.
-
Тукай призына татарча көрәш
06.04.2011
2 апрель көнне мәктәбебездә район беренчелегенә ел саен үткәрелә торган традицион ООО “Тукай” призына татарча көрәш ярышлары булып узды. Бу ярышларда районыбызның 1993-96 нчы елгы егетләре бил алышты. Барлыгы 41 егет катнашты. I урынны Яңгул мәктәбе командасы, II урынны проф.лицей командасы, III урынны Арбор егетләре командасы яулады. Бу ярышта җиңүче егетләр район данын яклап республикага спартакиада ярышларына барачаклар. Аларның барысына да уңышлар телибез.

















