Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Русский медвежонок—2011 11.11.2011

Укучыларыбыз "Русский медвежонок—2011" конкурсында актив катнаштылар.
-
Шефлык дәвам итә 07.11.2011

Һәйкәл янын чистарту көзге каникулда да дәвам итте. Бу эшне 7 нче сыйныфлар башкарды.
-
4 нче ноябрь 03.11.2011

Бәйрәм белән!
-
Уңыш бәйрәме 02.11.2011

Бүген мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. "Табигать могҗизалары + фантазия" күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмгә әти - әниләр, алдынгы хезмәт ияләре чакырылды. Кичә тәрбияви һәм тирән эчтәлекле булды.
-
Табигать могҗизалары + фантазия 02.11.2011

"Табигать могҗизалары + фантазия" күргәзмәсе
-
Бездә өмә 29.10.2011

Бездә өмә көн. Мәктәп тирәсен коелган яфраклардан һәм чүп - чардан арындыруда барыбыз да актив катнаштык.
-
Көзге бал 27.10.2011

Мәктәбебездә 27 октябрь көнне 5-7нче сыйныфлар өчен «Көзге бал» кичәсе булды. Аның максаты- укучыларда табигатькә , кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыру иде. Бәйрәмдә көз кызы Сөмбелә дә, үзенең мул уңышны чагылдырган , күпереп пешкән икмәге белән,матур теләкләре белән катнашты.
Уеннар командаларның визиткаларыннан башланды. Укучылар, алдан бирелгән өй эше буенча, үзләре әзерләп алып килгән панноларын тәкъдим иттеләр, командалар иҗади сәләтләрен күрсәтеп, уеннарда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр яздылар, мәкальләр әйттеләр, җитезлектә сыналдылар.
Командалар биремнәргә әзерләнгән арада, җанатарлар белән уеннар үткәрелде.
Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллин Р.Г, педагог- оештыручы Павлова Г.Г әзерләде һәм алып бардылар. Ә укыту эшләре буенча директор урынбасары Габитова С.И, укытучылар Фаязов Ә.Ф, Фәезова Э.М. уеннарны игътибар белән күзәтеп, командаларга урыннар билгеләделәр. Катнашу, уен нәтиҗәләре буенча 1 урын- 6 нчы сыйныфларга булды. 2 урында 5 нче сыйныф, 3 урынны 7 нче сыйныфлар бүлеште. Бәйрәм бик күңелле һәм тәрбияви яктан файдалы үтте.
-
Башлангыч сыйныфлар гөр килде 25.10.2011

Бүген башлангыч сыйныф укучыларының "Көзге бал" кичәсе булды. Алар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уйнадылар, күңелле итеп ял иттеләр. Көзге муллыкка, табигатьнең матурлыгына багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Ярышларда зирәклектә, тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.
-
Изгелек җирдә ятмас 24.10.2011

Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл янын 7 нче сыйныф укучылары агачлардан коелган яфраклардан чистартты.
-
Кызларыбыз бик җитез 22.10.2011

Мәктәбебез кызлары 1995 һәм аннан яшьрәк кызлар командалары арасында район беренчелегенә спорт залда үткәрелгән футбол ярышында III урынны яуладылар.

















