Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Урман көне
09.06.2018
Урман көне уңаеннан "Кояшкай" лагерына йөрүче укучылар 20 агач утыртты.
-
"Чыгарылыш имтиханнары" 28.05.2018

Алдыбызда зур сынау "чыгарылыш имтиханнары".Кадерле укучыларыбыз сезгә шушы авыр сынауларны җиңел итеп җиңеп чыгрга язсын иде!Без барлык мәктәп коллективы исеменнән сезгә барыгызга да "4" һәм "5" билгеләренә генә тапшырып чыгуыгызны телибез!Уңышлар Сезгә!
-
Татар сөлгесе - күңел көзгесе! 28.05.2018

"Татар сөлгесе - күңел көзгесе!" - дип юкка гына әйтмиләрдер мөгаен.Чулпы – беләзекләре белән, калфаклары белән, читекләре белән һәм сөлгеләре белән элек- электән дан тоткан халык, әмма аларны эшләү, бик зур зәвык, бик олы тырышлык, осталык һәм түземлек таләп иткән. Бизәкле сөлгеләр сугуны, мәсәлән, кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә диярлек бу һөнәрнең җайланма – корылмалары булган. Гадәттә, яшь кыз үз гаиләләрендә әбисеннән, әнкәсеннән, өлкән апасыннан өйрәнү сабагы үткән. Һәр авылда диярлек әлеге һөнәрнең бик талантлы осталары да булган, әлбәттә, тырыш һәм элек һөнәргә һәвәс кыз бала шундый осталар янына барып та өйрәнгән яки андый дан шөһрәтле останы өйгә чакыру гадәте дә яшәп килгән. Алар туку станогы серләренә дә өйрәткәннәр. Һәр бизәк үзгәрә-үзгәрә, яңа бизәк тудырган. Һәм һәр кыз бала үз сөлгесенә, үз җанындагы бизәкне төшергән. Кагыйдә буларак, тастымал тукымалары, я җитеннән, я киндердән, я мамык җепләреннән тукылган. Элекке гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан мәктәбебездә дә туку станогы чынга ашырылды.Укучыларыбыз технология укытучысы Фаязов Ленар Ахмәт улы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хөснетдинов Азат Альберт улы ярдәме белән хәзерге вакытта сөлге тукыйлар. Сөлге – иң олы бүләк тә, йортның бизәге, нуры да, көндәлек тормышыбызда алыштыргысыз йорт кирәк-ярагы да, мәртәбәле кунакларны каршылауда кулланыла торган милли ашъяулык та.
-
проект "Шаги Победы"
28.05.2018
В рамках проекта "Шаги Победы" были проведены уроки Победы. Учащиеся 1 – 4 классов приняли участие на встрече с ветераном Афганской войны Романов И.
-
"Иң күп китап укучы" ачыкланды
27.05.2018
Мәктәбебездә уку ахырына якынлашып килә , алда безне күңелле яллар көтә. Мәктәбебездә һәр ел саен күп китап укучы билгеләнә инде ике ел рәттән 3 нче сыйныф укучысы Муллагалиева Талия "Иң күп китап укучы" - дип исемләнгән дипломга ия булды!
-
"Хуш Бакча" 27.05.2018

Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!
-
Безнекеләр янә беренчеләр!
25.05.2018
15-17нче май көннәрендә Каракүл территориясендә мәктәп укучылары катнашында Туристик слёт узды. Безнең мәктәбебездән катнашкан кечкенәләр командасы 1 урынны һәм зур звено егет-кызлары 3 урынны алдылар. Без сезнең белән горурланабыз!Барлык мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
15-17 мая в Балтасях прошёл туристический слёт среди учеников нашего района. Учащиеся нашей школы участвовали в старшей и средней, младшей возрастной категории. Младшая команда заняла 1место , старшие заняли 3 места. От родителей и от всего коллектива поздравляем вас и желаем дальнейших успехов!
-
"Костер Дружбы". "Дуслык учагы"
25.05.2018
Ел саен үткәрелп килүче "Дуслык учагы " быел да өч Республиканы берләштерде. Киров өлкәсендә оештырылган "Дуслык учагы" чарасында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары Николаева И.И. һәм Хадеева Л.Н. лар да катнашты
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме! 24.05.2018

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.
Әйе, мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк.Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйбыз! Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана.Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә укучыларыбыз! -
Стоп ВИЧ/СПИД акциясе
23.05.2018
Стоп ВИЧ/СПИД акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары өчен рәсем конкурсы оештырылды."Йолдыз" укучылар оешмасы белән берлектә рәсемнәргә урыннар чыгарылды.Укучылар өчен "сәламәтлек биюе" оештырылды. Флешмобны оештырган өчен 7-8 сыйныф укучыларына зур рәхмәт.

















