МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан,Бавлинский район, c. Исергапово , ул. Советская, д. 80 |
| Телефон: | +7(855)-693-21-49 |
| E-Mail: | Sis.Bav@tatar.ru, ziarov@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Исергаповская СОШ" Бавлинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Габделова Ландыш Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 72 |
| У нас учат: | 12 |
МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Соревнования по волейболу. 14.11.2014

14 ноября в СОШ №5 состоялся финал первенства района по волейболу среди работников образования на призы СПО. Целью данных соревнований являлась популяризация данного вида спорта среди работников образования, пропаганда здорового образа жизни. Наша школа завоевала достойное 2 МЕСТО, отстав всего на 2 очка от команды МБОУ СОШ№6. Команда Исергаповской СОШ – молодцы!
-
Мәдәният дәресе. 12.11.2014

12 нче ноябрьдә авылыбыз китапханәсендә 1 сыйныфлар өчен Мәдәният дәресе уздырылды. Китапханәчебез Миләүшә Вахит кызы укучыларны районыбыз, республикабыз мәдәнияте белән кыскача таныштырып китте һәм “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлекләрен” бүләк итте. “Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр”, диде ул. Көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, чыннан да, нәниләрнең игътибарын җәлеп итеп тора.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе дәвам итә. 31.10.2014

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе барышында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау макъсатыннын мәктәптә рәсем һәм плакатлар күргәзмәсе оештырылды.
-
Я вырибаю ЖИЗНЬ! 30.10.2014

В рамках акции «Жизнь без наркотиков» в школе были обновлены информационные стенды, уголки здоровья. В библиотеке Юсупова М.В. организовала выставку литературы по пропаганде здорового образа жизни и методических материалов в помощь классным руководителям.
-
Интернет челтәре ресурсларын кулланганда 29.10.2014

27-30 октябрь көннәрендә мәктәптә Интернет ресурсларын дөрес куллану, социаль челтәрдә аралашуга бәйлелек турында тәрбия сәгатьләре узды.
Сыйныф җитәкчеләре балаларга интернетта шәхси мәгълүматларны ачарга ярамаганлыгын аңлаттылар. Интернетның беренче чиратта мәгълүмат эзләүдә, укуда ярдәмче булуын төшендерделәр.P.S.: Киләчәктә социаль челтәрләр тагын да артачак, кеше тормышының барлык өлкәләренә дә үтеп керергә тырышачак. Шуңа күрә бүгеннән баланс булдырырга тырыш.
-
Уроки мужества 28.10.2014

28 ноября в школе прошли «Уроки мужества», посвященные Дню воинской славы России, военным парадам 7 ноября 1941, проходившим в Москве, Куйбышеве по случаю 24-й годовщины Великой Октябрьской социалистической революции.
-
Cәламәт тәндә - сәламәт акыл. 28.10.2014

Бүген башлангыч сыйныф җитәкчеләре укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау макъсатыннын тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Алар каршысында балаларны сәламәт тормыш алып баруның мөһимлегенә, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклегенә төшендерү кебек бурычлар иде.
-
Без тормышны сайлыйбыз! 27.10.2014

Татарстанда һәм районыбызда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара. Аның кысаларында безнең мәктәптә дә психоактив матдәләр куллануны профилактикалау һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча эш алып барыла. Бүген 8-10 сыйныф укучылары белән шушы темага фильм каралды, аның буенча сөйләшү узды.
-
Көзге бал 24.10.2014

24 октябрь көнне мәктәбебездә «Көзге бал» бәйрәме оештырылды. Укучылар бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп алды. 5-10 сыйныфлардан җыелма команда укучыларыбыз алдан бирелгән конкурсларга ныклап әзерләнде.
Укучыларның мода күрсәтүләре, скетч куюлары, кызыклы уеннар матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. «Көзге бал» кичәсе укучылар һәм укытучылар күңелендә бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды.
-
“Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал” 22.10.2014

22 октябрь көнне 1-4 сыйныф укучылары катнашында “Сөмбелә” бәйрәме үзды. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Без дә мәктәбебезнең Сөмбелә кебек уңган кызларын билгеләдек. Кызлар күп төрле бәйгеләрдә катнашып, осталыкта, җитезлектә һәм тапкырлыкта сыналдылар. Нәтиҗәләр:
1 урын: Сәлахова Дилә һәм Хәбибуллина Лилиана
2 урын: Алаева Аделина
3 урын: Зарипова Эльвина
Молодцы катнашучыларга!















