МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан,Бавлинский район, c. Исергапово , ул. Советская, д. 80 |
| Телефон: | +7(855)-693-21-49 |
| E-Mail: | Sis.Bav@tatar.ru, ziarov@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Исергаповская СОШ" Бавлинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Габделова Ландыш Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 72 |
| У нас учат: | 12 |
МБОУ «Исергаповская средняя общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района РТ/ТР Баулы муниципаль районы Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Искечә укый да, укыта да алмыйбыз… 14.10.2014

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Educare” Сингапур компаниясе белән берлектә әзерләгән “21 гасыр өчен укытуны камилләштерү” проектын башлап җибәргәннәр иде. 2014-2015 уку елында проектның тагын да асылына төшендерү, укытучыларның һөнәр осталыгын арттыру һәм яңарту максатыннан шәһәребез мәктәпләрендә октябрь аенда ике көнлек тренинглар оештырылды. 13-14 октябрьдә Исергәп мәктәбе укытучылары да белемнәрен арттырып кайттылар.
Тьютерлар укыту барышы программасының һәр адымын гамәлдә аңлатты. Аның барышында укытучылар үз фикерләрен яздылар, яңа мәгълүмат алу барышында аның үзгәрүен карадылар. Бу елны проект “21 гасыр өчен укытуны камилләштерү: фикерләү культурасын арттыру” дип исемләнгән иде.
-
Балалар өлкәннәрне котлап. 01.10.2014

Бүген безгә кунакка мәктәптә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан апаларыбыз, әбиләребез килде. Алар чәй табыны артында башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән концерт номерлары карап уздылар.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Барлык табигать алтын төскә кереп, һәркемгә муллык бүләк иткән вакытта кадерле әби - бабаларыбызның, әти - әниләребезнең матур бәйрәме - өлкәннәр көне. Сезне шушы матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә бары тик исәнлек-саулык, тыныч тормыш, балалар, оныклар игелеге күреп яшәвегезне телибез.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләре. 26.09.2014

Бүген 26 сентябрь көнне Балаларның куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары булышлыгы белән 1нче сыйныфта бөтенроссия юлда йөрү куркынычсызлыгы дәресе узды. Дәрес вакытында яшь инспекторлар укучыларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар, балаларга уку елы дәверендә саклану таләпләрен онытмаска өндәделәр.
P.S. Олылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү белән бергә, моңа үз балаларын да өйрәтсеннәр иде. Кызганыч, күп шоферлар иминлек каешларына, балалар урындыкларына игътибар бирми. Ә бит безнең максат уртак-балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклау.
-
Авылымның яшь талантлары белән очрашу. 23.09.2014

23 сентябрь көнне мәктәптә Исергәптә туып-үскән, Рәсәйнең Татарстандагы яшь рәссамнар ОВТОО оешмасына кандидаты, Мәҗитова Айгөл Сирин кызы, Казан шәһәрендәге “Ватан” оешмасы методисты Зиярова Фәридә Әмир кызы белән очрашу узды. Мондый очрашулар балаларда үз авылыннан, шәһәреннән чыгучы кызыклы шәхесләр, аларның иҗаты белән кызыксыну уята, әхлак тәрбиясе бирә, дип уйлыйбыз без.
-
Собираем урожай 2014! 20.09.2014

Сегодня учащиеся 6,8 классов вместе со своими классными руководителями собирали урожай моркови. Ученики с большим удовольствием принимали участие в сборе урожая, ведь - как же приятно, увидеть результат своей работы!
-
Осенний кросс 19.09.2014

19 сентября в школе прошел Осенний кросс - 2014, посвященный Дню здоровья. Несмотря на холодную погоду, ребята с огромным удовольствием приняли участие в данном мероприятии.
-
Республиканская природоохранная эколого-образовательная акция «Урок чистоты» 17.09.2014

В рамках Международного дня защиты озонового слоя 16 сентября в школе прошла эколого-образовательная акция "Урок чистоты".
-
"День финансовой грамотности" в школе 05.09.2014

-
Классные часы, посвященные 10-летию трагических событий в городе Беслан. 03.09.2014

«И не забыть тех дней ужасных…
Беслан! Мы помним и скорбим!».
-
О предстоящем ГТО под девизом"Играй и двигайся" 02.09.2014
















