Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Сабантуй батырлары 13.06.2021

Төрле авылларда һәм Буада көрәш буенча ярышларда катнашып, 10 сыйныф укучысы Салават призлы урыннарга лаек булды, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Котлыйбыз аны һәм яңа уңышлар телибез.
-
12 июня-День России/ 12 нче июнь Россия көне (11.06.2021г. 5 нче көн) 11.06.2021

Укучылар белән “Тарихи дәрес” дигән чара үткәрелде. Россия гимны, гербы, флагы турында аңлатылды. Укучылар үзләре шигырьләр сөйләделәр.
-
Без Сара Садыйкова музеенда (10.06.2021г. 4 нче көн)/ Мы в музее Сара Садыковой 10.06.2021

10 нчы июнь көнне “Акчарлак” лагерена йөрүче укучылар һәм #әдәби марафончылар белән күрше Апас районы Тутай авылындагы бөек композитор Сара Садыйкова музеена экскурсиягә бардык. Бу чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңае белән оештырылды. Экскурсиядә 27 кеше катнашты. Музейда укучылар бик күп экспонатлар белән таныштылар, С.Садыйкова турында бай мәгълүмат алдылар.
-
Әдәби викторина ( 09.06.2021г. 3 нче көн) 09.06.2021

Укучыларда туган телгә, татар теленә,мәхәббәт, татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнү, иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан “Акчарлак” лагеренда “И газиз туган телем...” темасына викторина үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина И.И. үткәрде. Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Укучылар актив эшләделәр: табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар, мәкальләр җыйдылар, укытучы сорауларына җаваплар бирделәр; шигырьләр укып видеороликлар ясадылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Викторина барышы социаль челтәрләргә куелды.
-
Лагерьда экологик кичә (2 нче көн) 09.06.2021

Укучыларның ялын максатчан итеп оештыру өчен, “Акчарлак” лагеренда чаралар авыл китапханәчесе белән берлектә дә үткәрелә. 8 нче июнь көнне балалар белән “Табигать язмышы-безнең язмыш” темасына экологик кичә үткәрелде. Ул океаннар көненә дә багышланды. Кичә барышында укучылар китапханәче лекциясе аша табигатебезнең үсемлекләргә дә, кош-кортларга да, сулыкларга да бик бай икәнлегенә төшенделәр. “Без табигать балалары” темасына рәсемнәр ясадылар. Табигать турында шигырьләр, хикәяләр укып, видеороликлар әзерләделәр. Аларны социаль челтәрләргә урнаштырдылар. Көн бик файдалы, күтәренке, кызыклы үтте.
-
Флешмоб “Читаем Пушкина” 07.06.2021

В целях расширения знаний обучающихся о жизни и творчестве великого русского поэта А.С. Пушкина, приобщения обучающихся к чтению произведений великого писателя, воспитания интереса и любви к литературному чтению провели 3-4 июня 2021 года праздничные мероприятия , посвященные Дню русского языка; организовали участие обучающихся в онлайн-флэшмобе «Читаем Пушкина”, размещали видеоролики в Инстаграм школы. Участвовали 15 учащихся.
-
“Рисуем Пушкина” 07.06.2021

Учащиеся нарисовали рисунки по произведениям Пушкина.
-
Без-лагерьда 07.06.2021

7 нче июньнән җәйге мәктәп яны ял лагерьлары башланып китте. Аксу урта мәктәбендә лагерьны тантаналы рәвештә ачып җибәрдек. Укучылар лагерьның эш планы белән таныштырылдылар. Лагерьга барлыгы 20 укучы йөриячәк. Күңелле ял сезгә, балалар.
-
Наши победители. 01.06.2021

1 июня 2021 года было организовано районное мероприятие, посвященное Международному Дню защиты детей в парке «Молодежный» города Буинска. В рамках мероприятия была торжественная церемония чествования победителей муниципального, регионального этапа всероссийской и республиканской олимпиад школьников в 2020-21 учебном году. В этой мероприятии участвовали и наши победители олимпиад Вахитова Разиля (7 кл.), Сабирзянова Азалия (5 кл.).
-
“Мәдәни көндәлек”ләр конкурсы җиңүчеләре 01.06.2021

1 нче июнь көнне “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” республика проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Аксу урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Нурмихаметова Замирә һәм 4 нче сыйныф укучысы Нестерова Азалия катнашты. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бу укучылар - мәктәбебезнең актив һәм тырыш укучылары. Олимпиадаларда, конференцияләрдә, бәйгеләрдә бик теләп катнашалар һәм уңышларга ирешәләр. Тырышлык, хезмәт бушка китми, укучылар менә шундый мәртәбәле тантаналарга кадәр барып җиттеләр. Аларны ТР президенты үзе котлады, уңышлар теләде. Без дә балаларыбызга киләчәктә дә шулай актив булуларын, тырышып укуларын телибез.






