Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
“Әдәби сабантуй” 01.06.2021

1 нче июнь-балаларны яклау көне уңаеннан һәм Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Аксу авылы китапханәсе белән берлектә “Әдәби сабантуй” формасында бик матур чара үткәрелде. Анда укучыларыбыз бик теләп катнаштылар һәм бүләкләр оттылар. “Өзек кайсы китаптан?”, “Табышмакларның җавабы”, “Мәкальләрне дәвам ит”, “Әсәрләрне таны” кебек әдәби уеннар һәркемгә дә ошады.
-
Бәхетле балачак 01.06.2021

1 нче июнь көнне Халыкара балаларны яклау көне уңаеннанн Аксу авылы мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен “Кече сабантуй” оештырылды. Алар чүлмәк ваттылар, бүләкләр кистеләр, йөгерделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм балаларга бик ошады. Һәрвакыт шулай шат күңелле, бәхетле, тырыш балалар булыгыз.
-
Җәйге каникулга китәбез 31.05.2021

Көтеп алынган җәйге каникуллар җитте. Каникулга китәр алдыннан укучыларга тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды. Линейкага Аксу авылы ФАП фельдшеры Гарафутдинова Р.Ш., клуб мөдире Сулейманова Д.В., авыл китапханәсе мөдире Нургалиева Ф.З. да чакырылды. Иң элек Аксу урта мәктәбе дирекциясе укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, һәр укучының класстан класска күчерелүе турындагы шатлыклы хәбәрне ирештерде. Рузилә Шәрифовна укучыларны төрле авырулардан сакланырга чакырды, су коену кагыйдәләре, Аксу авылы территориясендә махсус коену урыннары булмавы турында аңлатты; Диана Викторовна авыл клубының эшләү графигы белән таныштырды; Фәридә Җәүдәтовна укучыларны библиотекага чакырды; эш графигын җиткерде. Сыйныф җитәкчеләре дә классларда сыйныф сәгатьләре үткәреп, укучыларны каникул көннәрендә үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга; юл йөрү, су коену кагыйдәләрен үтәргә, тәртипле булырга чакырдылар. Күңелле һәм файдалы ял көннәре сезгә, балалар.
-
Взвод №4-победитель в учебных сборах по основам военной службы 31.05.2021

Во исполнение постановления исполнительного комитета Буинского муниципального района № 99/ИК-П от 16.04.2021г., в целях формирования морально-психологических и физических качеств необходимых для прохождения военной службы, воспитания патриотизма, уважения к историческому и культурному прошлому России, и ее Вооруженным силам, практического закрепления полученных знаний в ходе учебных сборов и на основании приказа №405 от 27.04.2021г. «О проведении пятидневных учебных сборов по основам военной службы в 2020/2021 учебном году в рамках предмета «Основы безопасности жизнедеятельности» были организованы пятидневные учебные сборы в соответствии с Положением «О проведении пятидневных учебных сборов по основам военной службы в 2020/2021 учебном году в рамках предмета «Основы безопасности жизнедеятельности». Ребята жили настоящей солдатской жизнью. Проводились спортивные соревнования, военные состязания, военизированные эстафеты и др. В результате 4 взвод занял первое место. Молодцы, ребята. Среди этих ребят участвовали и наши учащиеся 10 класса.
-
Будущие солдаты МБОУ «Аксунская СОШ» 31.05.2021

Обучающиеся 10 класса: Галяутдинов С., Гатауллин И., Шафигуллин И., Юсупов И.
-
“Без тәмәкегә каршы!” 31.05.2021

31 нче май- Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Шул уңайдан мәктәбебездә Аксу авылы фельдшеры Гәрәфетдинова Рузилә Шәриф кызы катнашында укучылар белән “Без тәмәкегә каршы!” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Аларга тәмәкенең кеше организмы өчен никадәр зарарлы икәнлеге, кеше сәламәтлегенә ничек зарар китерүе аңлатылды.
-
Дару үләннәре җыябыз 29.05.2021

Башлангыч сыйныф укучылары каникулга китәр алдыннан табигатькә чыктылар һәм дару үләннәре җыйдылар.
-
«Терроризмга юл юк!»/ «Терроризму нет!» 26.05.2021

Аксу авылы мәдәният йортында авыл китапханәсе, Аксу урта мәктәбе укучылары белән «Терроризмга юл юк!”/”Терроризму нет!” дигән тема астында телдән әңгәмә үткәрелде. Брошюралар аша балаларга терроризмның нәрсә икәнен, була калган очракта саклану чаралары турында аңлатылды.
-
Кино. “Осторожно дети!” 26.05.2021

25 нче май көнне Аксу мәдәният йортында Буа “Досуговый центр” тарафыннан “Осторожно дети!” дигән фильм күрсәтелде. Ул гаилә, тәрбия һәм терроризм темаларына багышланган иде.
-
Акция «Читаем Гарая Рахима»/ “Гәрәй Рәхимне укыйбыз» акциясе 25.05.2021

Шагыйрь Г.Рәхимнең 80 еллык юбилее уңаеннан оештырылган “Гәрәй Рәхимне укыйбыз” акциясенә кушылып, Аксу урта мәктәбе укучылары шагыйрьнең үзләренә ошаган шигырьләрен укыдылар һәм видеороликлар ясап социаль челтәрләргә урнаштырдылар. Чара Аксу авылы китапханәсе белән берлектә оештырылды.






