муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 56 |
| У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Нинди оста , булган безнең әниләр! 03.12.2018

-
Булдыра безнең дәү әниләр! Булдыра! 03.12.2018

-
Әниләр бәйрәменең кадерле кунагы- Низамова Нурдания Җиһангәрәй кызы! 03.12.2018

-
Менә ул бәйрәм кунагы - Шәрәфетдинова Әминә Касыйм кызы! Рәхмәт, Әминә апа! 03.12.2018

-
Мәктәптә йөзү буенча дәресләр дәвам итә. Бүген 2,3 нче сыйныфлар белән 7 нче сыйныф укучылары да бассейнга бардылар. Балалар туйганчы су керделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Укучылар бу дәресләрне бик ярата! 03.12.2018

-
Республикакүләм " Яктырынып күрен!" ("Засветись!") акциясенә мәктәптә старт бирелде. Иртәнге линейкада һәр укучыга көннәрнең иң тиз караңгылана торган вакытында өс киемнәрендә махсус яктырткыч элементларны булдыру мөһимлеге кат - кат искәртелде. Юлда йөрү буенча инструктаж бирелде. Сыйныфларда яктырткыч элементларны барлау бурычы куелды. Бу эшчәнлектә ата-аналар белән эшләргә кирәклеге ассызыкланды. 03.12.2018

-
1 нче декабрь -СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "Крутые СМСки " отряды "Шәмнәр саны үзеңнән тора!" дип аталган республикакүләм акциядә катнаштылар. Алар берничә көн дәвамында авыл кешеләре күп булган урыннарда "Сигаретны конфетка алыштыр!" дигән киңәшләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Безнең вакыйгаларга бай заманда яшьләр арасында зарарлы гадәтләрне кисәтү бик мөһим! Мәктәптә оешкан СМС отрядның максаты һәм бурычы нәкъ шуңа багышлана! 03.12.2018

-
3 нче декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары - "Яшь Армия" отряды әгъзалары, Мәдәният йорты каршындагы һәйкәлне кардан чистарттылар. Истәлекле урынга урнаштырылган Билгесез солдат сынына чәчәкләр куйдылар. Ватан, туган ил , батырлык турында әңгәмә кордылар. Һәр укучы өчен бу чара халкыбызның батырлыгы алдында баш ию, каһарманнар тормышы белән горурлану! 03.12.2018

-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысасында бүген 2,3 нче сыйныф укучылары өчен "Бу серле һәм кызык дөнья!" дип аталган мавыктыргыч тәрбия чарасы уздырылды. Чара вакытында укучылар яраткан әкият, мультфильм геройлары белән очраштылар; ребус, кроссвордлар чиштеләр; бергәләп табышмакларга җаваплар эзләделәр.Барлык укучылар да бик актив катнаштылар. Нәтиҗәдә , 2 сыйныфта җиңүче булып- Б.Зилә белән Ләйсән, 3 нче сыйныфта - З.Илмазлар табылды. Барлык җиңүчеләр , катнашучылар уен йомгаклары буенча истәлекле яисә татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу чараны Гыйзәтуллина Г.Р. оештырды. 03.12.2018

-
Елдагыча мәктәптә гөрләп Әниләр бәйрәме узды. Матур музыка астында тантаналар залына кунак булып - әниләр килделәр. Мәктәп администрациясе иң беренчеләрдән булып кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлады. Чара барышында бер - бер артлы бәйрәм түренә җырчы кызларыбыз Алинә белән Зилә чыкты. Көчле алкышлар астында Рөстәм шигырь сөйләде. Гаилә дуэтына әверелгән Шәрәфетдинова Алинә һәм Альбина Ринат кызы , Шигапова Әлфия Рафик кызы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Алмасның дәү әнисе Рәзинә Гәрәевна үзенең чыгышын һәр кунакка багышлады. Хәйретдинова Гөлсирә, Садыкова Ләйсән ханымнарның әниләргә багышланган шигырьләре дә күңелләргә үтеп керде. Ә инде Фәсхетдинова Гөлфия апаның дәртле җыры йөрәкләрне җилкендерде. Һәр чыгыш уен-көлке , җыр-бию белән үрелеп алып барылды. Әниләр һәрбер бәйгедә бик актив катнашып бардылар. Нур өстенә нур өстәп бәйрәмгә чакырылган кунакларыбыз Низамова Нурдания Җиһангәрәй һәм Шәрәфетдинова Әминә Касыйм кызлары бөтен чараны чып-чынлап бәйрәмгә әверелдерделәр.Өздереп гармун уйнадылар, өздереп җырладылар, типтереп биеттеләр. Һәркемнең чыгышы көчле алкышлар белән каршы алынды, озатылды. Барлык артистларыбызга татлы яисә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Рәхәтләнеп чәйләр эчкәч, ашханә гармун тавышына күмелде. Татарча биюләр, күмәк уеннар бик озак дәвам итте. Чара күңелләрдә матур истәлекләр калдырды. Мәктәп администрациясе барлык әниләргә, килгән кунакларга олы РӘХМӘТЕН белдерә, гаилә тигезлеге, бәхет - шатлык тели. 30.11.2018






