муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 56 |
| У нас учат: | 11 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Мәктәпнең психологик абонементы нигезендә 27 нче ноябрь көнне Лошманова М.Г. безнең уку йортында эшләде. Көн дәвамында 1, 5 нче сыйныфларда адаптация чоры тикшерелде; 9 нчы сыйныфта һөнәр сайлау буенча эшчәнлек йомгаклары, сыйныфтагы мөнәсәбәтләр барланды. Калган сыйныф укучыларына анкета, тест сораулары әзерләнде. Очрашуның максаты: укучылар өчен мәктәптә уңай шартлар тудыруның торышы белән танышу, ирекле аралашу. Тормышта килеп чыгарга мөмкин булган күңелсез вакыйгаларны кисәтү буенча психолог мөһим киңәшләр бирде. 28.11.2018

-
Әниләр бәйрәме уңаеннан Буа сәнгать мәктәбендә зур концерт булып узды. Чарада катнашучы укучылар арасында безнең 2 сыйныфтан Зилә дә бар.Ул бу мәктәпкә өстәмә белем түгәрәгенә йөри. 26.11.2018

-
Хөрмәтле әниләребез!!!! Мәктәп администрациясе Сезне 30 нчы ноябрь көнне уздырылачак Әниләр бәйрәменә чакыра. Чара 18 сәг башланачак. Бергәләп күңел ачу, җыр-биюләр, чәй өстәле планлаштырыла.Бергә күңелле булачак! (Чакыру кәгазьләре җибәрелде) 26.11.2018

-
Укучыларыбыз даими рәвештә иҗади бәйгеләрдә катнашып киләләр. Узган уку елында уздырылган "Яшел планета" бәйгесе йомгаклары буенча Әхәтов Илнур рәсем ясаучылар арасында 3 урын яулады. Без Илнурны, аның укытучысы Фәхретдинова И.М. чын күңелдән котлыйбыз! 26.11.2018

-
Йөзү буенча дәресләр дәвам итә. Бүген янә 2,3 сыйныфлар белән 4, 8 нче сыйныф укучылары да бассейнда булдылар. ГТО нормативларын тапшыруга бу яхшы әзерлек . Укучылар көннән-көн остарак йөзәргә өйрәнәләр. 26.11.2018

-
Математика, физика фәннәре атналыгы кысасында 7-8 сыйныфлар өчен "Физиканы беләсеңме?" дигән дәрестән тыш чара булып узды. Укучылар ике командага берләшеп көч сынаштылар. Сораулар кызыклы, мавыктыргыч итеп әзерләнгән иде.Капитаннар Раят белән Азат бик тырышып командаларны ярышларда катнашырга өндәделәр. Укытучы Фомина О.В. чара ахырында йомгак ясады, актив катнашучы укучыларны билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, Азат командасы җиңүче дип табылды.Физика фәненә кагылышлы рәсемнәр бәйгесенә дә бу чарада йомгак ясалды. Иң матур рәсем ясаучы булып Эльза билгеләнде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. 24.11.2018

-
Буа шәһәренең №6 мәктәбендә истәлекле спорт ярышлары уздырылды. Мәктәпнең баскетбол буенча кызлар командасы бу бәйгедә нәтиҗәле чыгыш ясады. Барлык катнашучы командалар арасында кызларыбыз лаеклы 4 нче урын яуладылар.Без Гөлназ, Эльза, Алсу, Илвина, Чулпан, Адилә, Рамиләләрне кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә ярышларда уңышлар телибез. Спортчы кызыбыз Эльза "Иң яхшы уенчы" номинациясендә бүләкләнде. Ә командабызга тырышлык һәм нәтиҗәле уен өчен татлы торт һәм Мактау грамотасы тапшырылды. 24.11.2018

-
23 ноября на базе нашей школы прошёл кустовой тур конкурса "Грамотность на кончике пера". Участвовали 10 учащихся 2-4 классов. Победители и призёры награждены грамотами. Победители из каждой параллели направлены на районный тур. Ученик 4 класса Галиуллин Ильсаф одержал победу среди сверстников. Желаем ему удачи! 23.11.2018

-
19-24 ноябрь көннәре мәктәптә математика, физика һәм информатика атналыгы итеп игьлан ителде. Атналык кысаларында "Бәхетле очрак" дигән математик уен оештырылды. "Квадрат" һәм "Өчпочмак" командалары көч сынаштылар. Уенда укучыларга төрле авырлыктагы сораулар, ребуслар бирелде. Иң актив укучы дип Серебрякова Айшә табылды. Уен "Өчпочмак" командасының җиңүе белән тәмамланды. 21.11.2018

-
По итогам выборов в Детскую районную Думу определились лидеры: Военно-патриотическое - Исхакова Самира, МБОУ "Лицей-интернат" Гражданская активность - Камалеева Камила, МБОУ "СОШ номер 1 с УИОП". Личностное развитие - Яруллин Алмаз, МБОУ "Черки-Кильдуразская СОШ" .Информацино-медийное - Косолапова Дарья, МБОУ "Больше-Фроловская ООШ". Ученица 9 класса нашей школы Галиуллина Гульназ достойно представила модель детского самоуправления на этом мероприятии. Она выдвинута в секцию по гражданскому направлению. Мы желаем успехов нашему лидеру в новом формате по продвижению РДШ! 20.11.2018






