Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | gulfia68@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 63 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
“Кыш көне кошларны ашатыгыз!” 24.01.2018

Кыш көне кошларга ашарга бирү- безнең балалар бакчасында иске традиция дияргә була. Бу традицияне башлап җибәрүгә башлалыча кошлар үзләре этәрде. Алар балалар бакчасында азык-төлек табарга мөмкин булганлыгына тиз төшенделәр. Кышын безгә хәтта урман кошлары: песнәкләр, карабүрекләр, кызылтүшләр дә тартыналар.
-
Убырлы һәм Соры Бүре төркемнәре арасында спорт ярышулары 23.01.2018

Әлеге ярышуларның бурычы- куелган максатларга ирешү, тырышу, бер береңә булышу һәм тавыш бирү. Бурычлар уен формасында гамәлгә ашырылды. Балалар чаңгыда шуды, кар өстендә клюшка белән кечкенә тупларны бәргәләде, чанада шуды. Ике төркем дә биремнәрне актив үтәргә тырышты. Әлеге кышкы ярышларда дуслык җиңде. Спорт ярышлары физкультура инструкторы Абунагимова Рамилә Раифовна җитәкчелегендә уздырылды.
-
"Әниләргә- чәчәкләр" 22.01.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә балалар әниләр бәйрәменә тюльпан чәчәкләрен утырттылар.
8 Март - әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен,
Чәчәк бәйләме.
-
Кечкенә эшчеләр. 19.01.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияче белән бергә җир тутырылган тартмаларга суган утыртты. Бу балаларның танып белү дикъкатен, мөстәкыйль эшләү сәләтен арттыра. Хезмәткә сөю хисен уята, пөхтә һәм тырыш эшләү күнекмәләрен формалаштыра.
-
"Ел тәрбиячесе - 2018" 18.01.2018

18нче гыйнвар көне укытучы-логопед Муратшина Гөлүсә Мансуровна "Ел тәрбиячесе - 2018" конкурсында "Ромашка" балалар бакчасында дәрес күрсәтте.
-
Әкияттә кунакта. 16.01.2018

"Чишмәкәй" балалар бакчасында даими рәвештә "Әкияттә кунакта" исемле проект эшләнә. Бу проект тәрбиячеләрдә генә түгел, балаларда да кызыксыну уята.
-
Яңа ел белән! 31.12.2017

Хөрмәтле дуслар! Кадерле хезмәттәшләр!
Барыгызны да яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф - хәтәр атлап кермәсен, бәла - каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә барып торсын. Яңа ел белән! -
Новогодний утренник в подготовительной к школе группе. 28.12.2017

Сегодня заключительным Новогодними утренниками в этом уходящем году стал утренник в подготовительной к школе группе.
-
Кыш бабайда кунакта 26.12.2017

Бүген зурлар төркемендә балаларның көтеп алган "Яңа ел" бәйрәме үтте.
-
Бакчада "Яңа ел"га багышланган бәйрәм иртәләре уза 25.12.2017

Бүген икенче кече яшьтәгеләр төркемендә "Яңа ел"га багышланган бәйрәм иртәсе узды.











