Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | gulfia68@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 63 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Логопед-укытучы эшчәнлеге. 12.09.2017

Логопед- укытучы Муратшина Гөлүсә Мансур кызның эшчәнлеге балаларның сөйләмендәге кытыршылыкларны бетерүгә юнәлгән. Коррекция дәреләре белән бер рәттән логопед- укытучы шулай ук балаларның сөйләм бозылу очракларын кисәтүгә бәйләнгән профилактика эшләрен дә үткәрә. Логопедия дәресләренә җиңел һәм авыр сөйләм паталогиясенә ия булган югары һәм урта төркем балалары сайлап алына. Балалар бакчасында логопедия тикшерүе иң беренче чиратта 5-6 яшьлек балалар арасында үткәрелә, калганнары – тикшерүне ел дәвамында үтә. Сөйләмне тезәтү эше атнага 5 мәртәбә үткәрелә, ул индивидуаль яки ярым группа характерында була. Балалар бакчасында логопедия дәресләрен үткәрер өчен барлык шатлар да тудырылган. Изоляцияләнгән махсус логопедия кабинеты бар, логопед- укытучы эшчәнлеге дәүләт стандартларына җавап биргән белем бирү программаларына нигезләнеп башкарыла.
-
Без- булачак хоккеистлар. 09.09.2017

Һәр атна саен мәктәпкә әзерлек төркеме физик культура интрукторы Абунагимова Рамилә Рәиф кызы белән берлектә "Юбилейный" боз сараена баралар. Анда алар белән тәҗрибәле тренер- Илнар Вәсим улы шөгыльләнә. Ул балаларны тимераякта дөрес итеп шуарга өйрәтә. Балаларга спорт белән шөгыльләнергә бик кызык, алар бу көнне бик зарыгып көтәләр һәм һәммәсе дә хоккеист, яки фигурист булырга хыяланып торалар.
-
Белем бәйрәме! 04.09.2017

Бүген безнең бакчада Белем көненә багышлап бик матур бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак булып төлке һәм бүре килделәр. Алар балаларның белемнәрен тикшерде, мәктәп турында табышмаклар әйтте, эстафета уйнаттылар. Балалар аларга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, биеп күрсәттеләр. Бәйрәм флешмоб белән бетте.
-
Бантиклар көне 31.08.2017

Бүген безнең балалар бакчасында "Кемдә күбрәк бантиклар?" исемле конкурс үткәрелде. Конкурс бантиклар белән бизәлгән костюмнарны күрсәтүдән башланды. Бантиклар балаларның башын гына түгел, ә киемнәрен һәм хәтта аяк кименәрен дә бизәделәр. Нәтиҗәдә чын бәйрәм килеп чыкты, балалар биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне сайладылар. Конкурсның нәтиҗәләренә караганда, беренче урынны "Кояшкай" төркеме, икенче -" Тамчыкай", өченче - "Кәрләкәй" төркеме яуладылар.Балалар бакчасының администрациясе бөтен җиңүчеләрне тәбрикләде һәм конкурсны уздыруда ярдәм иткән бөтен тәрбиячеләргә һәм ата- аналарга рәхмәтен җиткерде.
-
Мөслим районының “Кояшкай”балалар бакчасында тәҗрибә белән уртаклашу 29.08.2017

29 август көнне Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасына тәрбиячеләр бардылар. Анда тәрбиячеләрне бакча буенча экскурсия, "Казан ханлыгы" на багышланган экспозиция, төркем бүлмәләре, үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфаты, территория сокландырдылар. Тәрбиячеләр белән консультацияләр үткәрелде. Алар белән өлкән тәрбияче, рус теле тәрбиячесе, төркем тәрбиячеләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үзләренең документлары, планнары белән таныштырдылар.
-
Асфальтта җәй рәсемнәре. 25.08.2017

Ямьле җәй белән саубулашу балаларга бераз моңсу тоелса да, августның соңгы көннәрендә алар асфальтка истәлек өчен җәй турында рәсемнәр ясадылар. тәрбиячеләр балаларга рәсемнәрнең композициясен төзергә ярдәм иттеләр.
-
"Сау бул ямьле җәй" 24.08.2017

Буген тәрбиячеләр балалар бакчасында "Сау бул ямьле җәй" күмәк рәсем конкурсы уздырдылар. Балалар рәсем ярышында бик теләп катнаштылар. Берсеннән берсе матур итеп ясап һәрберенең кәефен күтәрделәр.
-
"Чишмәкәй" балалар бакчасында - китапханә хезмәткәрләре. 23.08.2017

Экология елы кысаларында балалар бакчасына китапханә хезмәткәрләре килделәр. Алар балаларга презентация күрсәтеп, табигатьне саклап калу турында сөйләделәр. Чыгышны йомгаклап, алар хайваннар һәм табигать турында китаплар калдырдылар.
-
Аксылу һәм кәрлә - бездә кунакта. 17.08.2017

"Аксылу һәм кәрлә" театры балаларның күңелен ачты.Балалар күрсәтелгән тапшыруны бик кызыгып карадылар.
-
"Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгын дәвам итү. 16.08.2017

16 август- Һава флоты көне. Шул уңайдан җәйге эш планына нигезләнеп бакчабызда "Бар һөнәрләр дә яхшы" атналыгы ( 14 августтан - 18 августка кадәр) үткәрелде. "Нәрсә ул һава флоты" темасына әңгәмә уздырылды. Тәрбияче Гыйләҗева Г.М. балалар белән кәгазьдән самолетлар ясап очырып уйнады.











