Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Тукай безнең арада 12.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән— шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.
Шагыйрь иҗатының да еллар узган саен әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара.
12 апрель көнне Яуширмә урта мәктәбендә Мәдәният хезмәткәрләре , авыл китапханәчесе – Ләлә Минһади кызы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Лилия Марсель кызы һәм Энҗе Загит кызы тарафларыннан оештырылган “Тукай безнең арада” дигән кичә үткәрелде.
Тукай балалар белән үзе дә сабыйларча сөйләшә алар дөньясында яши. Халык әкиятләренә нигезләнеп берсеннән-берсе матур әсәрләр яза. Шундыйларның берсе - «Кәҗә белән Сарык» әкияте.
Үткәрелгән чарада мәктәп курчак театры «Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән өзекләр күрсәттеләр.
-
Бәйге 08.04.2016

Татар поэзиясе— олы һәм үзенчәлекле, дөнья сүз сәнгатьләре белән бәйгедә бил алышырлык көчкә ия.Хәзерге поэзиянең иң олы бизмәне булып, татар милли интеллектының югары казанышы— Тукай иҗаты тора.
Һәр елны татар халкы түземсезлек белән яз айларын көтеп ала. Ул анны табигатьнең иң матур фасылы булган өчен генә түгел, ә безнең сөекле, олы шагыйребез Тукай туган, безгә Тукайны бүләк иткән ямьле, матур көннәр итеп тә каршы ала. Һәм һәр елны, татар телендә аралашкан кешеләр, укучылар Тукай турында уйлыйлар, Тукайның шигырьләрен ятлыйлар һәм аңа үзләренең ихтирамнарын белдерәләр.
Вакытлар узган саен Тукайның бөеклеге,аның иҗатының нихәтле тирән һәм нәфис булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы елдан-ел тирәнрәк ачыла бара.
Тукайны без олылыйбыз, зурлыйбыз. Ләкин бит әле Тукай алдында баш ию бер хәл, ә Тукайның иҗатын өйрәнү, аны яңадан яңа буыннарга сеңдерү— ул бөтенләй икенче нәрсә.
Безнең Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары : Минһаҗева Н. А.,Гаязов Р. Н. ,Гафиятуллин И.М. Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган ”Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды” дигән шигырь бәйгегә әзерләнделәр.
-
Мы готовы к ГТО 07.04.2016

В школе прошли мероприятия в рамках участия во Всероссийской акции "Мы готовы к ГТО". В рамках акции была организована просветительская работа среди обучающихся и родителей общественности. Также были проведены и мероприятия, с включением пробной сдачи нормативов испытаний Комплекса ГТО.
-
Кошлар кайтты...... 06.04.2016

6 нчы апрельдә мәктәптә кошлар көне булып узды. Анда 1-7 нче сыйныф укучылары катнашты. Кошлар турында җырлар, шигырьләр сөйләнде.Бәйрәм күңелле булды.
-
Профориентационная работа 05.04.2016

5 апреля состоялась встреча обучающимися 9-х классов с представителем Чистопольского многопрофильного колледжа.Была проведена беседа с обучающимися по профессиональному самоопределению.
-
Субботник 02.04.2016

В МБОУ "Кутлушкинская СОШ" прошел субботник - первый в этом году. Он был организован в рамках двухмесячника по санитарной очистке и благоустройству территории.
-
Ул күңелләрдә яши 25.03.2016

Милли бәйсезлек өчен көрәштә бөек шәхесебез, атаклы прозаик,драматург,публицист,журналист, танылган җәмәгать эшлеклесе Г. Исхакый үткән юл кабатлана.Исхакыйның күпкырлы тәҗрибәсенә.сәяси ,әдәби эшчәнлегенә.сәхнәгә кагылышлы мирасына кайта –кайта мөрәҗәгать итәбез.
Яүширмә урта гомуми белем мәктәбендә 25 нче март көнне Гаяз Исхакый исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада Республикадан килгән 12 район укучылары катнашты. Фәнни – гамәли конференциядә катнашучыларны Яүширмә урта гомуми белем мәктәбе укучылары Исхакыйга багышланган шигырьләр , сәламләү сүзләре белән каршы алдылар. Һәр килгән катнашучы теркәлде,аннан соң алар Гаяз Исхакыйга , Бөек җиңүнең 70 еллыгына , “Оста куллар “ түгәрәге эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Конференцияне Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе -Госман Әнвәр улы Набиуллин ачып җибәрде. Фәнни-эзләнү эшләре белән килгән укучылар “Гаяз Исхакый мирасына бүгенге караш”,”Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре”,”Гаяз Исхакыйның публицистик эшчәнлеге”, “Гаяз Исхакый һәм аның замандашлары” дигән секцияләрдә катнаштылар. Конференциянең икенче өлеше Гаяз Исхакый музеена сәяхәт белән башланды. Пленар өлеш Мәдәният йортында узды. Анда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ,Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты-Гайнанова Л. Р., филология фәннәре докторы,Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры - Миннегулов Х. Й., “Гаилә һәм мәктәп”журналының бүлек мөдире - Фазылова Р. Р. , Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе - Набиуллин Г.А.ичыгыш ясадылар һәм укучыларның фәнни – эшләренә бәя бирделәр .Секция әгъзалары җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.
Соңгы елларда Гаяз Исхакыйның бай мирасын актив өйрәнү дәвам итә.Әмма аның иҗаты искеткеч зур.Бүгенге көнгә кадәр аларның күп өлеше өйрәнелеп бетмәгән.Тикшеренүләр өчен зур эшчәнлек кыры ! Язучының үлемсез әсәрләрен пропагандалау белән шөгыльләнүчеләргә , беренче чиратта галим-галимәләргә ,укучыларга Һәм фәнни җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсебез килә.Конференцияне оештыручыларга ,Яүширмә урта гомуми белем мәктәбе администрациясенә,укытучыларга рәхмәт.
-
Табигый математик фәннәр атналыгының дүртенче көне 04.03.2016

4 март көнне 8 класста математикадан “Квадрат тигезләмәләр” темасы буенча йомгаклау дәресе күрсәтелде. Каримов Н.Х. укучыларны актив эшчәнлеккә юнәлдерелгән
-
Табигый математик фәннәр атналыгының өченче көне
03.03.2016
3 март көнне 10-11 класслар өчен “Математик миллионер” уены үткәрелде. 11 классларның “Зирәкләр” командасы җиңүгә иреште.
-
табигый математик фәннәр атналыгының икенче көне
02.03.2016
2 март көнне биология фәне буенча башлангыч класслар өчен “Умники и умницы” уены үткәрелде. Бу уенда иң актив укучылар булып Дияров Р. һәм Нуриманов Н. булдылар.









