Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
| Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
| E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
| Руководитель: | Шакирова Раиса |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Әфган иле, Әфган җире 07.02.2019

2019 нчы елның 15 нче февралендә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тула.
Безнең авылдан да 7 егеткә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Бәхеткә каршы 7 се дә исән-сау туган авылларына әйләнеп кайттылар,тик берничә ел үткәч, Шәмсетдинов И.Т. сугышта алган яра һәм авырулардан соң вафат булды.
Үзләренең изге бурычларын әфган җирендә үтәп кайткан авылдашларыбыз менә алар:
1. Әгъзамов Н.Н. , Яуширмә авылыннан
2. Гатин А.Х., Яуширмә авылыннан
3. Шәмсетдинов И.Т., Яуширмә авылыннан(мәрхүм)
4. Фатхутдинов Р.А., Яуширмә авылыннан
5. Мифтахов Ф.З.,Яуширмә авылыннан
6. Кәримов Т.Ф. , Яуширмә авылыннан
7. Вәлиуллин И.А., Яуширмә авылыннан
Әйе, алар утка малай килеш килеп кергәннәр, ирләр булып чыкканнар. Авылыбызда шундый батыр егетләр булуы белән без бик горурланабыз
-
Яңа ел белән дуслар! 02.01.2019

Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык, моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен,
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын! -
Тиздән, Яңа ел! 17.12.2018

Бик көттереп килгән кыш, ниһаять, үзенең турыдан-туры вазифаларын башкарырга тотынды. Җир өстенә йомшак карлар яудырып кына калмады ул, суык көннәре белән дә куркытып алмакчы булды бугай. Без дә суыктан куркмыйча мәктәп янына кар сыннары ясарга чыктык.
-
Күңелләрдә матур тәэсир калды 03.12.2018

27нче ноябрь көнне Яуширмә урта гомуми белем мәктәбендә татар милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, аларның килеп чыгышы, кулланылышы турында мәгълүмат бирү,татар милли киеме, милли бизәге турында белемнәрне үстерү,татар милли традицияләре, гореф-гадәтләренә, халкыбызның күңел җәүһәрләренә, хезмәткә мәхәббәт, аңа омтылыш тәрбияләү максатыннан” Халкыбызның күңел җәүһәрләре “дигән класстан тыш чара үтте.
Халкыбызның күңел җәүһәрләре дигәндә, без татар милли киемен, бизәнү әйберләрен, һәм нәфислеге, матурлыгы белән күз явын алырдай кул эшләрен күз алдында тотабыз.Үткәрелгән чарада да милли киемнәрне, бизәнү әйберләре, чиккән сөлгеләр, уенчык сандык,чиккән кул хезмәтләрен күрергә мөмкин иде.
Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары,Мәдәният хезмәткәрләре ,авыл китапханәсе мөдире-ЛәләЗарипова, Гаяз Исхакый музееның җитәкчесе-Рәсимә Марсель кызы уздырылган чарада халкыбызның күңел бизәкләре турында сөйләп тамашачыларны ,укучыларны таныштырдылар.
Әйе,татар милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, аларның килеп чыгышы, кулланылышы турында мәгълүматлар тыңлаучыларны битараф калдырмагандыр. ”Кәләпүшем,кәләпүш”,”Бии итек,читекләр” дигән җырлар тамашачылар күңелен тагын да күтәрде.
Кешелек дөньясының һәрвакыт матурлыкка омтылганын, халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары һәм башка шундый кирәк-яраклары аның күңел байлыгын, матурлыкны тою сәләтен чагылдыруын “Халкыбызның күңел җәүһәрләре “дигән чараны алып баручы –Лилия Марсель кызы Фәсхетдинова сөйләде.”Халкыбызның күңел бизәкләре” турындагы перзентация һәр чыгышны тулыландырды.Чарада катнашучыларга , татар милли киемнәре,милли бизәкләр белән һәрдаим мәктәптәге чараларга ярдәм итүче балалар бакчасы хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
Йомгаклап ,шуны әйтәсе килә:яшь буын буыннан-буынга күчеп килгән якәрләрне кадерләп сакларга, төрле кул эшләрен өйрәнергә тиеш. Халкыбызның милли милли традицияләре, гореф-гадәтләренә, халкыбызның күңел җәүһәрләренә мәхәббәт саклансын иде.
-
Яулыкларда тарих чагыла 26.11.2018

22 нче ноябрь көнне Яуширмә урта гомуми белем мәктәбендә укучыларда тарихи мәгълүматларга кызыксыну уяту, иҗади эшләү сәләтен үстерү, әхлаклылык тәрбияләүдә игътибарны арттыру, тарихи мирасыбызга кызыксыну уяту масатыннан” Яулыкларда- халык тарихы” дигән тарихи тематик кичә үткәрелде.
Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла: төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты – һәрберсе үз чорының үзенчәлеге турында сөйли, халыкның сәнгать үрнәкләрен чагылдыра, һәрберсендә – милли бизәкләр.
Кичә барышында тарих битләренә күз салдык, бүгенгебезне барладык, хатын-кыз күрке булган яулыклар ,шәлләр турында сөйләштек. Кичә яулыклар турында башлангычсыйныфукучылары башкаруындагы җырлар,биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре –Закирова Гүзәл,Наилә Сибгатуллина , авыл китапханәчесе –Ләлә Зарипова халкыбызның элек-электән яратып җырлана торган "Шәл бәйләдем “җырын зур осталык белән, күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлап –биеп башкардылар. Кичә күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгәниде.
Бормалы тарихи юл үткән ак яулык безнең чор татар хатын-кызларына да килеп ирешкән. Һәм ул бүгенгәчә аларның алыштыргысыз баш киеме санала.Үткәрелгән чарада акяулык,кешәмир,француз ,чегән яулыклары һәм XVI- XX гасырда барлыкка килгән яулыкларга күзәтү ясалды. 6-9 нчы сыйныф укучылары үзләренең чыгышларында да яулыклар турында сөйләделәр. Мәдәният хезмәткәре –Закирова Гүзәл- хатын-кызларыбызга заманча, матур итеп яулык бәйләү серләрен өйрәтте. Күңел җылысы салынган кул хезмәте-үзе бәйләгән шәлләр турында Сафина Фәния апа сөйләде.
Гомумән алганда ,тарихи чара эчтәлекле узды.
” Яулыкларда халык тарихы”дигән чараны оештыручы _Фәсхетдинова Лилия,СахаповаЭнҗе,Минһаҗева Фирүзә,Сираҗетдинова Рәмиләгә,катнашучы укучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
Әйе, яулыкларда тарихчагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр. Яулыклар аша чорлар белән чорлар ялгана. Тарих хәтердә булганда, йолалар сакланганда милләт яши дип хак әйтәләр.
-
Музей - патриотик тәрбия учагы 15.11.2018

Музей - патриотик тәрбия учагы. Гаяз Исхакый иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан без, ягъни 6-7 нче сыйныф укучылары, Гаяз Исхакый музеена сәяхәт кылдык. Музейның фәнни хезмәткәре - Гөлүсә Яруллина безне язучының тормышюлы, иҗаты белән таныштырды. Әдипнең төрле елларда төшкән фотоларын күрсәтте, эмиграция чорындагы эшчәнлеге турында Рәсимә Марсель кызы сөйләде.
Сәяхәт кызыклы үтте.
-
Знатоки русского языка 25.10.2018

20 октября учитель русского языка и литературы Губайдуллина Ф.Р. провела внеклассное мероприятие «Знатоки русского языка» с учащимися 6,7 классов. Цель этого мероприятия: повышение интереса учащихся к предметам русского языка и литературы; расширить кругозор знаний. Учащиеся показали свои общеязыковые, интеллектуальные и познавательные способности. Они смогли пополнить и активизировать свой словарный запас. «Язык не только лучший показатель общей культуры, но и лучший воспитатель человека»- сказал академик Д.С.Лихачев.
-
Литературный вечер «Человек человечества славен на века» 25.10.2018

В школе прошел литературный вечер «Человек человечества славен на века», посвященный 190-летию со дня рождения великого писателя Л.Н.Толстого. Учащиеся средних классов рассказали о жизни и творчестве писателя. Учащиеся начальных классов инсценировали рассказы и басни Л.Н.Толстого.
-
Парламентский урок
18.10.2018
18 октября прошла встреча старшеклассников с главой Кутлушкинской СП Гараевой Л.Р. Она рассказала ребятам о работе депутата, о способах и инструментах участия в общественно-политической жизни, о том, какую большую роль в нашей жизни играет Закон, затронула злободневные вопросы. Дети внимательно слушали, задавали интересующие их вопросы, в основном, касающиеся нашего села. Урок подготовил и провелаучитель обществознания Мингазов А.А.
-
"Безопасная дорога в школу"/ Мәктәпкә-куркынычсыз юл 29.09.2018

"Мәктәпкә-куркынычсыз юл" акциясенә багышлап сыйныф сәгатьләре узды









