Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | m.cilna@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
| Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Тукай - безнең күңелләрдә. 24.04.2014

Салкын кыш үтеп, ягымлы,җылы яз җиткәч халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Сөекле Тукаебызны бервакытта да истән чыгармыйбыз, аны яратабыз, зурлыйбыз. Шушы уңайдан Кече Чынлы балалар бакчасында 21 апрельдән 26 апрельга кадәр Г.Тукай иҗатына багышланган атналык узды. Презентация аша тормыш юлын, иҗатын, шигырьләрен, әкиятләрен өйрәндек. Әсәрләреннән төзелгән мультфильмнар карадык, күргәзмә оештырдык, рәсемнәр ясадык. Атналыкка йомгак ясап 24 апрель көнне “Тукай безнең- күңелләрдә” дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Э.А., китапханәче Хөсәенова Р.А, 1 сыйныф укучыларын hәм укытучы Боhарова Г.С. кунакка чакырдык. Балалар -"нәни артистлар" бер дә сынатмадылар. Ситдикова А., Туктиева И., Бикбаева А., Җәмдиhанова А. шагыйрьгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Фахртдинов И., Хайбуллова Ә.,Салихов Д. hәм Раимов Н. "Бала белән күбәләк", Кызыклы шәкерт" шигырьләрен бик матур сәхнәләштереп күрсәттеләр. Татар халкының "Гөлләр үсә" көенә Хайбуллова Әдилә "Чүәк киям" дигән бию башкарды. Аеруча, балаларга, "Кайсы әсәрдән икәнен бел", "Су анасы",Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәрне (пазлларны) тезү кебек уеннар күңелләренә хуш килде. Бергәләп "Су анасы" мультфильмын карап, балалар кеше әйберен сорамыйча алырга, олыларны алдарга ярамый дигән нәтиҗә ясадылар. "Туган тел" җырын хор белән җырладык, истәлеккә фотога төштек.
-
Кошларны каршы алыйк. 01.04.2014

Кошлар турында белемнәрен баету, тышкы билгеләренә карап кошларны таный, аера белергә күнектерү, кошларның китергән файдасы турында күзаллауларын үстерү, балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән "Кошлар - безнең канатлы дуслар" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Призентация, аудио тавышлар аша кошлар тормышындагы кызыклы мәгълүматлар белән балаларны таныштырдык. Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, ныгыту максатыннан табышмакларга җаваплар эзләп, шигъри юллар, җыр әңгәмәне ямьләндерде.
Кошлар-яшеллек сакчылары дигән почмак ясадык.
-
"Ак торна" композициясе. / Композиция "Белый журавль". 24.03.2014

Төрле материаллар белән эшләү техникасын формалаштыруны дәвам итү максатыннан, балалар белән "Ак торна" композициясен ясадык. Балаларга аеруча мамык белән эшләү бик ошый. Әлеге күмәк композицияне эшләгәндә, кемнең нәрсә эшләячәген, уртак фикергә килеп хәл итү күнекмәләрен үстерделәр.
В целях развития формирования у детей техники работы с различными материалами, создали композицию "Белый журавль".Детям особенно нравится работать с ватой. В создании коллективной композиции они пришли к единому мнению в определении хода работы.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия. / Экскурсия в сельскую библиотеку. 14.03.2014

Төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү, китапханәче һөнәре турындагы белемнәрен баету максатыннан балалар белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардык. Балалар китапларның күплеген һәм төрлелеген күреп гаҗәпләнделәр, кызыклы әкиятләр сайлап, укырга алдылар.
В целях развития у детей заинтересованности к разным видам профессий и расширении знаний о профессии библиотекаря, сходили с детьми в сельскую библиотеку. Дети были удивлены увидив столько количество и разнообразие книг. Они выбрали себе интересные сказки для чтения.
-
Әнием - кояшым! 07.03.2014

-
Бакчабызда Әтиләр бәйрәме. 22.02.2014

22 февраль көнне бакчабызда әтиләр бәйрәме гөрләп үтте. Балалар үзләренең һөнәрләрен: биюләрен, җырларын, шигырьләрен бик теләп башкардылар. Ә әтиләребезнең кыю, җитез, батыр булуларын без төрле уеннар аша күрдек. Алар тутыргыч та тутырдылар, сазлык аша да үттеләр, балаларын җилкәләренә дә утыртып йөгерделәр, отжемание да ясадылар, танкист та булдылар. Барлык әтиләр дә уеннарда актив катнаштылар. Замдиханова Айзиләнең әтисе балаларга гармун белән үзенең яраткан җырын бүләк итте. Балаларыбыз үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләренә тапшыдылар.Соңыннан бергәләп фотога төштек.
-
Әтиләр бәйрәменә әзерлек. 18.02.2014

Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан әтиләр бәйрәменә әзерлек эшен план буенча башкардык:
- шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәндек;
- хәрбиләрнең киемнәре, эмблемалары белән таныштык;
- төсле кәгазьдән, картоннан һәм пластилиннан әтиләргә бүләкләр ясадык;
- "Минем әтием" темасына рәсем ясадык;
- "Әтиемнең кул эше" темасына күргәзмә оештырдык.
-
Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз! 14.02.2014

Кышын бездә яшиләр
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр
Тагын башка кошчыклар.
Салкын кошларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кошларга.
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 23.01.2014

23нче гыйнвар көнне мәктәптә чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта 25-35, 35-45, 45-55 яшьләрдәге хезмәткәрләр катнашты. 25-35 яшьтәге хезмәткәрләр арасында, безнең мөдиребез Замдиханова Ләйсән Рәшит кызы беренче урынны яулады.
-
Зимние прогулки. 21.01.2014

ЗИМА – красивое время года, когда природа изменяется до неузнаваемости, белоснежная чистота и свежесть.
Нельзя недооценивать зимние прогулки детей на свежем воздухе. Помимо того, что они узнают много интересного, свежий, слегка морозный воздух оказывает оздоравливающее и закаливающее действие на организм маленького человека.
Прогулки с детьми проводятся в безветренную погоду с температурой до минус 15 градусов. Взрослым необходимо следить за тем, чтобы дети были одеты по погоде, в удобную несковывающую движения одежду, а прогулка была эмоционально и двигательно насыщена.











