Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | m.cilna@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
| Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35
-
Дидактик уеннар! 18.01.2014

Балалар төрле дидактик уеннар (лото, мозаика, пазл, конструктор) белән уйнарга яраталар. Әлеге дидактик уеннар балаларда үз-үзләрен ирекле тоту, логик фикерләү, күзаллау, танып белү активлыгы кебек сыйфатларны ачу һәм үстерүгә булышлык итә.
-
Яңа ел белән! 31.12.2013

Яңа ел белән дуслар. Сезгә ныклы сәламәтлек, шаклык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын. Яңа ел бары тик яңа шатлык- куанычлар гына алып килсен. Яңа ел котлы булсын.
-
Бакчабызда Яңа ел бәйрәме! 28.12.2013

Җырлыйбыз да биибез,
Зурлыйбыз Яңа елны.
Яңа елда- яңа утлар,
Яктыртсын Яңа елны!
-
Кешеләр арасында сөю һәм мәхәббәтне арттырган иң мөһим нәрсә- юмартлыктыр. 25.12.2013

Балалар бакчасына һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы спонсорларыбызның берсе- Раимовлар гаиләсе. Алар нәниләрнең күңелен күрә беләләр. Яңа ел күчтәнәченә татлы торт,соклар һәм чыршыбызны бизәргә төрле утлар, уенчыклар, плакатлар, мешуралар бүләк иттеләр.
-
Кышкы уеннар. 18.12.2013

Йомшак карны алабыз,
Аннан туплар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.
Суыктан без курыкмыйбыз,
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
Кар бөртекләрен куып,
Уйнаудан һич туймыйбыз.
-
"Кар малай" 16.12.2013

Кул эше эшчәнлегендә балалар белән мамыктан һәм төсле кәгазьләрдән кар малае ясадык Иң элек "Хат ташучы кар малай " дигән мультфильм карадык. Сорауларга җавап бирдек, ясау этапларын карап эшләдек. Балаларга аеруча мамык белән эшләү ошады. Әлеге Кар малае әти- әниләргә менә дигән бүләк.
-
Бездә цирк! 09.12.2013

9 декабрь көнне безгә цирк килде. Балаларга аеруча фокусчы (тылсымчы) ошады. Нәни генә булсалар да һәрбер хәрәкәтен бик җентекләп, кызыксынып карап бардылар, клоуннан татлы бүләкләргә дә ия булдылар.
-
Әниләр бәйрәме! 25.11.2013

Бүген әниләр көне бит,
Әниләрнең бәйрәме.
Шушы җырларыма кушып
Рәхмәтемне әйтәмен.
Өйләребез нинди матур,
Елмаеп, көлеп тора.
Көннәр якты, яшәү рәхәт
Әниләр булса гына.
Нинди рәхәт әниләрнең,
Балам, дип дәшүләре.
Гел яныбызда булсыннар,
Шатланып яшик әле!
-
"Әниемә бүләк". 22.11.2013

Көннең икенче яртысында мәктәпкә әзерлек төркеме белән төсле кәгазьләрдән гиацинт (сөмбел), ә уртанчылар һәм кечкенәләр төркеме белән пластилиннан әниләр көненә чәчәк бәйләмнәре ясадык. Нәни куллары белән ясалган әлеге бүләк беркемне дә битараф калдырмый.
-
"Керпекәй" 18.11.2013

Балалар белән оекбаш һәм үсемлек орлыкларыннан керпекәй ясадык. Көндә назлап сулар сибеп, яктылыкка таба әйләндереп торгач "яшел керпекәебез" дәү үсә бара. Ул табигать почмагыбызны ямьләндереп тора.











