МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru, uzel62@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Ак чәчәкле агач 16.05.2019

Безнең уен мәйданчыгында бердән бер агач бар- Эерга агачы. Ул безне май аенда ак чәчәккә күмелеп шак катыра. Без җәйге ялдан соң килгәндә инде җимешләре өлгереп кипкән була. Менә быел да без аның тирәсендә бетереләбез. Матурлыгы, хуш исле ак чәчәкләре сокландыргыч.
-
Рәсем конкурсы 15.05.2019

Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәр кеше тормышында гаилә - иң кадерлесе, иң мөһиме булып кала бирә, чөнки тулы гаилә аркылы без якыннарыбызның җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоябыз. Яшьтән үк гаилә аша мәхәббәт һәм җаваплылык,тырышлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Быел шушы уңайдан рәсем конкурсы үткәрдек һәм нәтиҗә ясадык.
-
тирә-юн дәресе 13.05.2019

Әйләнә-тирә дәресләрен саф һавада үткәрдек
-
"Аккалач" уйныйбыз 11.05.2019

Балалар белән "Аккалач" уены уйнарга бик яратабыз. Үзләренә кызык табып төрле хәрәкәтләр ясап алалар . Көлешеп тәгәрәшеп тә куялар.
-
умырзая-тузганак 10.05.2019
Яз чәчәкләре җирдә аз гына соңарып күренә башлады. Тирә якта әле башка чәчәкләр күренми. Без бу тузганак-умырзая турында бик күп шигырләр өйрәндек һәм чәчәкләрне җыя-җыя сөйләдек.Кояштай сары тузганакӘйтерсең, безне көтә,Үсеп җиткәч, мамык булып,Ул җилгә очып китә. -
Җинү көне 08.05.2019
Җиргә тагын килә ямьле язлар,Тарихларга уелып кала еллар.Хәтерләрдә мәңге сакланырларВетераннар узган данлы юллар.
Бүгенге көн тыныч булсын өчен,Кызганмыйча гомерләрен, көчен.Утка кергән алар, канын биргән,Азат илдә без яшәсен өчен!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,Саклап калган өчен илебез.Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,Тыныч булсын җир һәм күгебез!
Ничек яши бүген ветераннар,Төзәлгәнме сугыш яралары?Күңелләрдә бары тик бер теләк:Кабынмасын утның яңалары!!!
-
Җиңү бәйрәменә әзерләнәбез 08.05.2019

Бүген җиңү көненә бәйрәм үткәрәбез. Мәктәп белән берлектә бәйрәмдә катнашабыз.
-
укытучым белән танышам 07.05.2019

Беренче сыйныфка укырга баручылар укытучы апалары белән танышалар. Санап күрсәттеләр. Рәсемнәргә карап җөмләләр төзиләр.
-
Бергәләп җырлыйбыз 03.05.2019

Күмәк җырлау өчен җырлар өйрәнәбез, түгәрәккә басып бергәләп җырлыйбыз.
-
Бүлмәләрне җыештырабыз 02.05.2019

Бүген бик иркенләп булган барлык уенчыкларны алып уйнадык. Билгеле инде алар барысыда идәндә. Менә хәзер шуларны җыештырабыз. Тәрәз төпләрен дә чистартып тәртиплибез.







