МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru, uzel62@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
уенчыклар өстәлде 22.03.2019

Балалар уенчыкларга бик шатланалар. Тагын беркүпме уенчыклар алдык. Бар бала да бөтен уенчыкны тотып, уйнап калырга торышала.
-
Нәүрүз 21.03.2019
Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,Эче тулы нур булсын!Нәүрүз көен кем көйләсәУл дәртле һәм бай булсын!21 нче март көнне балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Шигырьләр укыдык. -
Суганнар үсте инде 20.03.2019

Үзебез утырткан суганнарны су сибеп үстерәбез. Яз башлангач яшел суган бигерәктә тәмле һәм файдалы була.
-
Кышның соңгы көннәре 18.03.2019

Кышның соңгы көннәре калып бара. Без әле һаман карда тәгәрәп, шугалакта шуып, кардан сыннар ясап туймадык. Саф һавада рәхәтләнеп уйныйсы килә.
-
кышны озаттык 16.03.2019

Кыш китәргә уйламый дип нәтиҗә ясарга ашыкты кайберәүләр. Алай дип уйламыйк әле, вакытында китсен иде ул, яз исен тоясы килә башлады инде... Ябалак-ябалак карларны да яхшыга юрыйк. Һичьюгы кара карга бураныдыр бу дип уйлыйк, каргасын күргән булмаса да... Юлдадыр инде, алары да... Озакламый күренерләр, алла боерса. Без кышны бүген генә озатырга уйладык
-
юл кагыйдәләрен өйрәнәбез 15.03.2019

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла. Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.
-
ял сәгатьләрендә 14.03.2019
Балалар төрле уеннарны бик яраталар, теләп катнашалар һәм өйрәнәләр. Уеннарның тәрбияви роле бик зур. Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар балага яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. -
краскалар белән эшлибез 13.03.2019

Балаларны буяулар белән эшләргә өйрәтәбез. Су һәм буяулар белән эшләү кече яштәге балаларга бик авыр. Чисталыкны, пөхтәлекне булдырырга кирәк. Һәр бала тырышып эшләргә тели. Килеп чыкмаса ярдәм сорап дустына йә булмаса тәрбиячегә мөрәҗәгать ителә. Димәк коллективта яшәргә дә өйрәнә.
-
Ел фасылларын өйрәнәбез 11.03.2019
Ел фасылының дүртесен дә яратабыз: ак тунлы салкын кышны да, чәчәкле яшел язны да, җиләкле эссе җәйне дә, алтын көзне дә. һәр ел фасылы үзенчә матур. Көз - сентябрь, октябрь, ноябрь. Кыш— елның иң салкын вакыты. Декабрь, гыйнвар, февраль — кыш айлары. Яз март аеннан башлана. Көннәр озыная, төннәр кыскара башлый, беренче яңгырлар ява. Җәй— елның иң эссе вакыты. Җәен җылы кояш нурлары җирне иркәлиләр. -
ябыштырып ясау 09.03.2019

Тесле кәгазьләр белән эшләү нинди рәхәт. Балалар нәни куллары белән кайчы тотарга, туры кисәргә, төсләрне дөрес сайлап тигез итеп ябыштырырга өйрәнәләр. Бу алардан зур торышлык таләп итә.







