МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru, uzel62@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
-
Безнең әниләр 29.06.2013

Балалар бакчасында әти – әниләр белән берлектә төрле бәйрәмнәр оештырылды. Бәйрәм тантанасына җыелган әти-әниләрне күзләгәндә шундый уйлар йөгерә. Йөрәк җимешләренең һәр сүзен күңеле аша үткәргән, сабыйларының үзләренә төбәлгән карашларын тоеп шатлыклы елмайган әти-әнидән дә бәхетле кем бар икән бу дөньяда?!
-
Бассейнда 28.06.2013

Балалар өссе көннәрдә суда уйнарга бик яраталар. Шуңа да без "Акчарлак" бассейнына экскурсиягә бардык. Чыныгу залында булдык, суда коендык. Балаларга бик күңелле булды.
-
Чыгарылыш кичәсе 19.06.2013
“Марс” диеп атала,Безнең гүзәл бакчабыз.Истәлекле көн бүген,Бакча белән хушлашабыз.Нишлисең бит, яшең тулгач,Тормыш бит шулай куша.Балачакның бер баскычыМәктәп белән тоташа.Тик елыйсым килә минем,Инде ни хәл итәсе?Бакчадан, дуслар яныннанБер дә килми китәсем. -
Табигать кочагында 17.06.2013
Җәй җитүгә без бергәләпТабигатькә чыгабыз.Җиләк ашап ял итәбезКүңел ачып кайтабыз. -
Авылда балалар сабан туе 06.06.2013

6 нчы июньдә авылыбызда балалар өчен махсус Сабантуй булды. Сабантуйда капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкны авызга кабып кашыкка куелган йомырканы тешерми йөгерү һәм “КӨРӘШ” уены үткәрелде. Балаларның бөтенесе дә бу уеннарда теләп катнашты. Җыр-биюләре белән балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өлкәннәрнең күңелен ачты. Сабантуе күтәренке рухта үтте.
-
Мәктәптә соңгы кыңгырау 25.05.2013

25 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Без, нәниләр дә бу тантаныда катнаштык. Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын.
-
юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 14.05.2013

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны юлларда үзеңне имин тоту нигезләренә өйрәтүне мөһим дип саныйлар. Занятиеләрдә нәниләр юл әлифбасын өйрәнәләр. Юл билгеләре белән танышалар. Юл кагыйдәләрен өйрәнү алдан әзерләнгән программа буенча алып барыла.
-
9 нчы май - Җиңү бәйрәме 09.05.2013

Һәр елдагыча 9 май - Җиңү бәйрәме зур әзерлек һәм оешканлык белән узды. Мәктәп укучылары демонстрациягә чыктылар, ветераннарны котладылар, алар хөрмәтенә концерт күрсәттеләр. Бу бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашты. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Яшелчә бакчасында эш вакыты 06.05.2013

Көннәр җылы, аяз. Бакчада чәчү эшләре бара. Барыбызга да эш җитәрлек. Яшелчә, җиләк-җимеш муллыгын тәэмин итү өчен тырышып эшләргә дә эшләргә. Еллар тыныч, уңышлы, табыннарыбыз үз хезмәт җимешләребездән сыгылып торсын иде дигән теләктә калыйк.
-
26 апрель - Г.Тукай туган көн 26.04.2013

Тукай туган көнгә багышлап кичә үткәрелде, шигырьләр сөйләнде. Балалар "Шүрәле" һәм "Су анасы" әкиятен уйнадылар. "Шүрәле"не бик яраттылар, "су анасы"ның яшәү урыны балаларны кызыксындырды. Кичә күңелле үтте.







