МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru, uzel62@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
-
Без – табигать балалары. 11.04.2013

Кошлар - безнең дусларыбыз. Апрель аенда табигатькә мәрхәмәтлелек өйзеннән күп кенә эшләр планлаштырдык. Шуларның берсе кошлар өчен кышын куелган җимлекләрне кош ояларына алыштыруда катнаштык.
-
Әкияттә кунакта 09.04.2013

Әкият сөйләү күренеше олылар тарафыннан гадәти һәм үтә гади хәл буларак кабул ителә. Әкиятнең тәрбияви зарурлыгы бик күптәннән билгеле. Шуңа күрә дә безнең балалар бакчасында әкиятне сөйләү, тыңлау гына түгел әкият геройлары булып уйнау да оештырыла. Балаларга бу бик кызык һәм алар теләп катнашалар. Әкият ярдәмендә бала яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән таныша, ә гаделлекнең тантана итүе аның пакь күңелендә канәгатьлек һәм шатлык тойгылары уята.
-
нәүрүз 04.04.2013

Нәүрүз – яңа көн, яңа ел дигәнне аңлата. Безнең борынгы бабаларыбыз Яңа елны нәкъ менә яз көне каршылаган һәм билгеләп үткән. Балалар да бу бәйрәмне теләп үткәрделәр. Бу аларның күмәк җырлы-биюле уеннарында чагылды. Чара шулай тәмамлана. Соңыннан балаларны һәм кунакларны яңа пешеп чыккан хуш исле коймаклар белән сыйладылар... Дөрестән дә, киләчәк буын табигатьне саклап, яклап яшәсен, борынгы әби-бабаларыбызның матур гореф-гадәтләрен онытмасын иде.
-
туган көн бәйрәме 29.03.2013

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Тормышыбызны ямьләндереп, йортыбызга бәрәкәт өстәп дөньяга бала туа. Ап-ак биләүгә төреп, сөенеп туя алмый балаларны саклыйбыз, яклыйбыз. Ә бала һәр туган көнен шатлык-сөенечләр белән көтеп ала, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз салган бала бармак бекли-бекли туган көннәрен саный, бәйрәм көтә. Бу бәйрәмне балалар бакчасында билгеләп үтү әйбәт күренеш. Бүген бездә туган көн бәйрәме. Балакаем, илгә лаек шәхес булып үсегез.
-
әти-әниләр җыелышы 06.03.2013

Балалар бакчасында 8нче март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләр белән очрашу үтте. Балалар үзләре әзерләгән бүләкләрен, җыр-биюләрен бүләк иттеләр.Әниләр балалары өчен бик шатландылар, чыгышларыннан канәгать булдылар.
-
Без дәрестә 12.02.2013

Балалар бакчасында рәсем дәресе яраткан дәресләрнең берсе. Ул дәрес җанлы һәм күңелле үтә.
-
Гайсә Маликов белән очрашу 24.01.2013

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Гайсә Маликов һәм Гүзәлия Маликова белән очрашуда катнаштылыр.
-
"Марс" балалар бакчасын ачу тантанасы 23.01.2013

Бүген Марс гомуми урта белем бирү мәктәбе каршында “Марс” балалар бакчасы ачылды. Балалар бакчасын ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Ягудин Шакир Шаяхмедович һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Тимур Дмитриевич Нагуманов катнашты. Бакчада 20 бала тәрбияләнәчәк. Символик лентаны кисү һәм ачкычны тапшыру хокукы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Тимур Дмитриевич Нагумановка тапшырылды.







