Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старо-Юрашский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, с. Старые Юраши, ул. Школьная, д. 42 |
| Телефон: | +7(855)-577-11-52 |
| E-Mail: | milyausha-galeeva@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старо-Юрашский детский сад" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Галеева Миляуша Каюмовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старо-Юрашский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Күчмә кошларыбызны сагындык. 24.03.2016

Күчмә кошларыбыз туган якларына кайта башладылар. Беренчеләрдән булып кара каргаларыбыз кайттылар. Озакламастан җырчы сыерчыкларыбыз да килерләр. Балалар бик матур итеп кошларыбызның рәсемнәрен альбом битләренә төшерделәр. Кайтыгыз кошкайларыбыз, кайтыгыз, без сезне бик сагындык.
-
Тәҗрибәләрне дәвам итәбез. 23.03.2016

Савытка боз кисәге салдык. Эрүен күзәттек. Кар кебек тиз эредеме? Эрегәч, нәрсәгә әверелде? Карның да, бозның да суга әверелгәнен белдек.
-
Кыш китәргә ашыкмый. 18.03.2016

-
Язның беренче чәчәге - умырзая. 15.03.2016

Кар эретеп чыккан умырзая
Нинди батыр, нинди сөйкемле!
Нечкә хисле, тәвәккәл һәм назлы
Хатын-кызның үзе шикелле.
-
Тәҗрибәләр үткәрәбез 14.03.2016 Бик уңышлы алымнарның берсе - тәҗрибәләр үткәрү. Тәҗрибәләр тирә-юнь белән таныштырганда күзәтү, уйлау сәләтләрен үстерә. Кар шарлары ясап, ике савытка салдык. Берсен җылыткыч янына, икенчесен өстәлгә куйдык. Кайсы савытта кар шары тизрәк эреде? Ни өчен? Кар нәрсәгә әйләнде?

-
Язның беренче бәйрәме белән!!! 08.03.2016

Хөрмәтле кызлар, әниләр!
Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзен бизәгән 8 Март - халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!
-
Бездә "Гаилә бәйрәме" 04.03.2016

Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк.
Әйе, бездә бүген зур бәйрәм, чөнки яныбызда иң кадерле кешеләребез - әти-әниләребез, әбиләребез. Без гаиләләребез белән "Гаилә бәйрәме" кичәсенә җыелдык.
-
Айзиләбезгә 6 яшь 03.03.2016

Айзилә! Бәхетле сабый бул, әти-әниеңне шатландырып яшә,тәүфыйклы бала булып үс!
-
Әниләребезне котлап 02.03.2016

Без сезне бик яратабыз
Бәйрәм белән котлыйбыз
Бүләк итеп үзегезгә
Матур ваза ясыйбыз.
-
Пазллар җыябыз 29.02.2016

Кечкенәләребез зурлардан калышырга тырышмыйлар. Пазлларны дөрес итеп җыеп та куялар.









