Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, д. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | +7(939)-303-57-39 |
| E-Mail: | 2158000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Чутеевский детский сад "Буратино"Кайбицкого муниципального района РТ " |
| Руководитель: | Кадирова Гульфия Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Беренче чәчәкләр. 23.03.2015

Кар дип җиргә басасың,
Суга кереп батасың.
Чыксын инде умырзая,
Кар астында ятмасын.
-
Туган көнең белән Рәзинә! 21.03.2015

Кояш көлә, мин елмаям,
Туган көнем бүген.
Шуңа күңелем шат минем.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад булсын!!! 21.03.2015

Халкыбызның җырлы - биюле, сүзле, хәрәкәтле уеннар уйнап күңел ачтык. Нәүрүзбикә әзерләгән язгы табышмак-сынамышларга җавапларны да бик тиз таптык.
-
Яз, яз килә!!! 19.03.2015

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы -
Сагынып көткән яз килә.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына баннер. 16.03.2015

Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
-
Кемнең кием шкафы тәртиптә! 12.03.2015

Бүген, балаларда культура - гигиена, үз - үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләре ни дәрәҗәдә икәнен билгеләү максатыннан, кием шкафларындагы тәртип белән танышып чыктык.Балалар үз-үзләренә бәя куйдылар, шкафын иң тәртипле тотучыны бергәләп билгеләдек. Бу атнада Шәрәфетдинова Р.Р. җиңүче булды. Балаларга стимул өчен җиңүчегә бүләк тә әзерләдек.
-
Авылыбыз сәхнәсендә.
10.03.2015
Бүген бакчабыз нәниләре 8 март бәйрәме уңаеннан авылыбыз мәдәният йортында узган концертта чыгыш ясадылар. "Кечкенә генә - төш кенә генә" булса булды, нәниләребезнең чыгышы тамашачылар алкышы белән хупланды.Беренче адымнары киләчәктә ныклы адымнар белән алышынсын,кыю, тәвәккәл булсыннар!
-
Бигрәк матур чәчәкләр! 07.03.2015

Чәчәккә күмелде бакчабыз,
Мартның иң матур көнендә,
Ясадык без матур чәчәкләр
Килегез бакчага күрергә.
-
Әниләр бәйрәме. 07.03.2015

Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
-
Әниемә бүләк! 06.03.2015

Киле җитте 8 нче Март!
Әниләр, бу сезнең көнегез.
Сез үстергән балалардан бүген
Кайнар котлау кабул итегез.











