Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, д. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | +7(939)-303-57-39 |
| E-Mail: | 2158000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Чутеевский детский сад "Буратино"Кайбицкого муниципального района РТ " |
| Руководитель: | Кадирова Гульфия Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 14 воспитанников |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Чутеевский детский сад"Буратино"Кайбицкого муниципального района Республика Татарстан"/Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы"Чүти "Буратино" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Тылсымлы яшелчәләр. 27.09.2014

Нинди генә төсләре юк,
Күреп исең китәрлек.
Яшелчәләр белән тулган
Бүген безнең бакчабыз.
-
Бәйрәм белән! 27.09.2014

Күңелегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
-
Тубыбыз. 26.09.2014

Туп-туп тубыбыз,
Син - безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә югалтмабыз,
Оста тота кулыбыз.
-
Семинар. 24.09.2014

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбиячеләр өчен ФГОС буенча укулар үткәрелде. Семинарда безнең балалар бакчасыннан да тәрбиячеләр катнашты.
-
Без беренче! 20.09.2014

Кечкенә генә булсак та
Бездә чыктык кросска!
Иң беренче булып килдек,
Абый-апаны калдырып артта.
-
Тәмле булсын! 19.09.2014

Бигрәк чиста өстәл өсте,
Кайсы шундый остадыр?
Мин сөрткән идем шул аны-
Өстәл шуңа чистадыр.
-
Яңа җиһазлар. 19.09.2014

Уенчык, курчакларны
Шкафка куйдык инде.
Китап - дәфтәрләрне алып
Дәрескә утырдык инде.
-
Чисталык - сәламәтлек билгесе. 16.09.2014

Йомшак су, йөгрек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын.
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын.
-
Оста куллар. 11.09.2014

Көз килде, уңыш булды
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез дуслар
Күрегез, уңышыбыз ничек уңды.
-
Медосмотр. 09.09.2014

Чыршыдай биек булыгыз,
Нараттай төз булыгыз,
Зиректәй алсу булыгыз,
Кояштай алсу булыгыз,
Имәндәй таза булыгыз,
Тәртипле сәламәт булыгыз!











