Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | sch723@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 88 ученика /88 укучы, в филиале-9 учеников / филиалда -9 укучы |
| У нас учат: | 21 учитель/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
12 нче январь көнне мәктәбебез директоры Бухарова Лариса Георгиевна 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 12.01.2022

12 нче январь көнне мәктәбебез директоры Бухарова Лариса Георгиевна 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Лариса Георгиевна! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, сабыр холыклы һәм мәрхәмәтле, киң күңелле һәм ачык йөзле, олы йөрәкле булганыгыз өчен Сезне хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Абруйлы җитәкче, оста оештыручы булуыгызның күрсәткече - мәктәп коллективы ирешкән уңышлар. Киләчәк тормышыгыз муллыкта, бәхеткә уралып, һәр яңа көнгә сөенеп үтсен!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 03.01.2022

28 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне Бухарова Лариса Георгий кызы ачып җибәрде. Ул иске елга йомгак ясап, укучыларны грамота белән бүләкләде. Бәйрәмебез төрле уеннар, тамашалар, концерт программасы белән үрелеп барды. Кыш бабай һәркайсына капчыгыннан бүләкләрен өләште.
Бәйрәм үткәрү өчен бүләкләр алып биргән спонсорларыбызга бик зур рәхмәтебезне эйтәсебез килә. Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын. Үзегезгә имин тормыш, сәламәтлек, бәхет – шатлык юлдаш булсын! Барчагызның гаиләләрендә иминлек, татулык булсын. Бәхет кояшы сезнең өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы беркайчан да сүрелмәсен.
-
Кардан сыннар ясыйбыз. 22.12.2021

Мәктәбебезнең ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда боздан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була. Кыш бабай һәм Кар кызы, аю, чәйнек... Мондый сыннарны ел саен эшлибез. Алар мәктәпкә керү юлын бизәп тора. Бу эшне күмәкләшеп башкарабыз. Укытучылар, тәрбиячеләр, балалар белән бергәләп эшлибез. Башта кар өеп тиешле форманы ясыйбыз, аннан гади буяу белән буяп куябыз.
-
Макулатура җыю 14.12.2021

Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел. Кәгазь калдыклары җыю ул әле сакчыллык та, хезмәт тәрбиясе – акча эшләүнең гади генә ысулы да. Бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Безнең мәктәп укучылары бу эшкә теләп катнашалар. Макулатураны уку елы дәвамында берничә тапкыр җыябыз. Бу чара инде безнең традициягә әйләнде. Укучылар актив катнаша. Һәр акциядән соң нәтиҗә ясап, җиңүче сыйныфларны, актив укучыларны билгелибез.
-
Итоговое сочинение. 01.12.2021

Сегодня ученики 11 класса писали итоговое сочинение, которое является допуском к ЕГЭ. Хочется верить, что результаты будут хорошими и все получат зачет.
Бүген 11 нче сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбиятыннан инша яздылар. Уңай нәтиҗәләр көтеп калабыз.
-
Семинар. 26.11.2021

Сегодня в нашей школе через платформу zoom прошел семинар учителей географии, биологии, химии. Хуснутдинов Р.Г. в 7 классе провел открытый урок по географии, Тимергалеева Т.Г. урок по химии в 9 классе.
Буген, zoom платформасы аша, мәктәптә география,биология, химия укытучыларының район семинары узды. Хуснутдинов Р.Г. 7 сыйныфта география, Тимергалеева Т.Г. 9 сыйныфта химия дәресләрен үткәрделәр.
-
Соревнования по баскетболу. 25.11.2021

Команда наших спортсменов, под руководством учителя физической культуры Мартынова А.С., приняли участие в муниципальных соревнованиях по баскетболу, среди обучающихся общеобразовательных организаций и заняли 3 место.
-
Студентлар белән очрашу. 15.11.2021

Сегодня в Молькеевском СДК состоялась творческая встреча со студентами Казанского государственного института культуры и искусств.
Бүген Мәлки мәдәният йортында Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән иҗади очрашу булып узды. Очрашуда мастер - класслар, әдәби әсәрләрдән өзекләр күрсәтелде.
-
Саубул көзге лагерь! 07.11.2021

Бүген мәктәптә көзге лагерьның соңгы көне. Лагерьга балалар теләп йөрде. Күңелсез булса, барасылары килмәс иде...
-
Көзге лагерь 01.11.2021

С сегодняшнего дня в школе начал работать пришкольный оздоровительный лагерь «Кояшкай» с дневным пребыванием. Лагерь будет работать со 1 по 7 ноября с соблюдением всех санитарных требований. Будет организовано полноценное трехразовое питание – завтрак, обед и полдник.





