Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | |
| E-Mail: | 2111000084@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 2019 |
| У нас учатся: | 32 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Табигать - туган йортыбыз. 22.09.2022

Табигатькә карата сак караш ,матурлыкны күрә белү балаларда миһербанлык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияли.Шундый сыйфатларга ия булган бала гына туган ягын ярата һәм аңа чын хуҗаларча карый беләчәк. Без бүген шул максаттан зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалар белән табигатьнең бай булуын күзәттек. Сары көз айлары яңгырлы, җилле булса да, үзләренең муллыклары белән күңелле.
-
Без җырларга яратабыз. 15.09.2022

Бер атнада ничә көн?
Бер атнада җиде көн.
Җиде төрле исеме
Җидесен дә яттан бел.
Дүшәмбе,сишәмбе,чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе,җомга,шимбә ,якшәмбе.
Бүген без җыр шөгылендә , Голшат Зәйнашева сүзләренә, Екатерина Шатрова көенә язылган шушы матур җырны өйрәндек. Балалар бик яратып җырладылар.
-
Саф һавада уеннар. 12.09.2022

Бүген көзнең матур, кояшлы җылы көне булды. Балалар, тәрбияче Света апалары белән саф һавада уеннар уйнадылар. Алар шаяралар, күңел ачалар.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме! 01.09.2022

Һава салкыная бара
Аяк басабыз көзгә
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм-белем көне,
Бакчага илтә юллар.
-
Тылсымлы ком иле 12.08.2022

Комлык барлык бәләкәчләр өчен балалар мәйданчыгында иң кирәкле урын булып кала бирә һәм бүген төрле яшьтәге балалар комлыкта чиләк,көрәк белән төрле фигуралар ясау белән омтылалар. Комлыктагы кызыклы һәм күңелле уеннар балалар өчен бик күп күңелле тәэсирләр калдыра һәм үсешкә яхшы йогынты ясый.
-
Бәхетле балачак. 28.06.2022

Алсу гөлләргә күмелгән
Безнең тирә-як.
Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл
Безнең бала чак,
Безнең бала чак,
Без җырлаган дәртле җырлар
Истә калачак. -
22 июнь- Хәтер көне 22.06.2022

1941 нче елның 22 июнь таңы кояш нурлары белән түгел,ут һәм кайгы белән аткан иң хәвефле таң. Миллионнарның гомерен миллионнарны кайгыга салган кара көн... 1941 елның 22 июнь таңы хәтерләрдән бер дә җуелмас....Беркемгә дә сугыш афәте күрергә язмасын. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
-
1 июнь-Балаларны яклау көне. 03.06.2022

1 июнь гадәттәгечә,һәр елны Халыкара балаларны яклау көне билгеләнеп үтелә.Балалар бездән яхшылык һәм игелекле гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә ,безнең кайгыртуларга мохтаҗ, безне яраталар һәм тулысы белән безгә ышаналар, аларның киләчәге безнең кулда.Әйдәгез балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк , аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк!Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Аларның рәхмәтле бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк!
-
Чыгарылыш кичәсе-2022 31.05.2022

2022 елның 31 маенда безнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсәсе узды.Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе бала һәм аның әти-әниләре тормышында аерым вакыйга. Вакыт бик тиз уза. Менә балалар үсеп җиттеләр ,аларны кызыклы мәктәп тормышы көтә. Тормышыбызда яңа баскыч-мәктәп әлбәттә , һәр бала тормышында бу беренче чыгарылышның ,тылсымлы әкият буларак истә калуын телибез.
-
Осторожно! Открытые окна! 30.05.2022

Уважаемые родители!
Ежегодно с началом летне-весеннего сезона регистрируются случаи гибели детей при выпадении из окна! Как правило, во всех случаях падения дети самостоятельно забирались на подоконник, используя в качестве подставки различные предметы мебели, и, опираясь на противомоскитную сетку, выпадали из окна вместе с ней. При этом подавляющее большинство падений происходили из-за недостатка контроля взрослыми за поведением детей, рассеянностью родных и близких, забывающих закрывать окна, отсутствие на окнах блокираторов или оконных ручек-замков, неправильной расстановкой мебели, дающей возможность детям самостоятельно забираться на подоконники, и наличие москитных сеток, создающих иллюзию закрытого окна.









