Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Бердәм йөзү көне 16.11.2018

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне арттыру максатыннан,16 ноябрь-Бердәм йөзү көне буларак кабул ителде. Әлеге чарадан без дә артта калмадык.Сәламәтлек үз кулларыбызда! Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Онлайн тестирование 13.11.2018

Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары эшмәкәрлек буенча онлайн тест уздылар.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык 13.11.2018

Информатика укытучысы Зиганшин А.Р. 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дәресе уздырды. Дәрестә укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар,интернет челтәреннән ничек дөрес файдалану серләренә төшенделәр.
-
Концерт карадылар 09.11.2018

Бүген 6-8 сыйныф укучылары Кайбыч мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкаль дәүләт ансамбле тарафыннан куелган концерт карадылар.
-
Күңелле ял 08.11.2018

Бүген мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Казанда Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Керпе малае үзенә дуслар эзли"спектаклен тамаша кылдылар. Укучыларга әлеге ял бик ошады.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне 06.11.2018

Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп Законы – Конституция билгели.
Хәзер гамәлдә булган Конституция 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде.
―”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә ―”төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз.
Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән.
-
Бердәмлек көне 04.11.2018

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.
-
Педагогик киңәшмә 03.11.2018

Бүген мәктәптә "Мәктәп укытучыларының профессиональ компетентлыгын үстерү-хәзерге заман таләпләренә туры килгән укытуның сыйфатын күтәрүдә төп фактор" дигән темага педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә 1 нче чиреккә йомгак ясалды, 7-8 сыйныфлардагы мониторинг нәтиҗәләре анализланды,1,5 сыйныф укучыларының адаптация узу чорына информация бирелде.
-
Көрәшчеләребез сынатмыйлар 30.10.2018

27 октябрь көнне Салават күпере спорт комплексында"Бердәм Россия","Бердәмлек көне" бәйрәмнәренә багышланган көрәш ярышында Кошман мәктәбе командасы -2 нче урынга лаек булды! Аерым весларда җиңүчеләребез - Гирфанов Илсаф(3 урын), Саттаров Айназ(3 урын), Аллаяров Марс(2 урын), Саттаров Илсаф( 1 урын). Молодцы,укучылар! Афәрин!
-
Комсомол оешуга-100 ел 29.10.2018

27 нче октябрь көнне мәктәптә Комсомол оешуның 100 еллыгы уңаеннан чара булып узды. Әлеге чарада Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы да катнашты.Укытучылар укучылар алдында элеккеге комсомолларны күрсәттеләр,җырын җырладылар. 1918 ел ,29 октябрь- Комсомол туган көн.Комсомол оешмасы сафларына кабул ителгәндә комсомолчылар В.И. Ленин силуэты төшерелгән ал билетны кулларына алган булганнар. Бүген әлеге оешмалар юк инде. Мәктәбебездә яшь армиячеләр бүген кулларына таныклыклар алдылар. Аларга аны изге теләкләрен теләп,Хәялиев Р.Р. тапшырды.







