МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Карлыган өлгерде 14.07.2014

Мәктәп бакчасында карлыганның ниндие генә юк - кызыл, кара, ак төсләрдәгесе. С витаминына бай булган бу җимеш кыш көне балаларга бик файдалы булачак.
-
Ремонт тәмамланды 07.07.2014

Мәктәп эчендә косметик ремонт тәмамланды. Укучыларны кабул итергә мәктәп әзер.
-
Мәктәптә ремонт эшләре башланды 01.07.2014

Мәктәптә ремонт эшләре башланды. Максат- бер атна эчендә мәктәп эчендә косметик ремонтны башкарып чыгу.
-
Җәйге ял лагеры ябылды 30.06.2014

Санаулы көн тиз үтә... Менә мәктәп янында оештырылган җәйге ял лагеры да үз ишекләрен япты. Шушы вакыт эчендә балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, мәгълүмат тупладылар. Төрле кул эшләренә өйрәнделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, аларга лагерь бик ошады.
-
Тышта яңгыр ява, ә мәктәп эчендә күңелле 28.06.2014

-
Буа шәһәренә сәяхәт 27.06.2014

Бүген лагерьга йөрүче балалар һәм тәрбиячеләр Буа шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар боз сараенда, бассейнда булдылар. Балаларга бик ошады.
-
Авыл китапханәсенә бару
25.06.2014
Лагерьда балаларның көннәре файдалы һәм кызыклы уза. Бүген алар тәрбияче апалары белән авыл китапханәсенә бардылар. Анда оештырылган музейга керделәр һәм элеккеге әйберләр белән таныштылар.
-
Лагерьда кул эшләре көне 23.06.2014

Бу уңайдан балалар табигый материаллар турында мәгълүмат туплыйлар һәм үзләре дә агач бүкәненнән бер әкият герое ясап караячаклар. Ә аннары аны мәктәп кырыена урнаштырачаклар.
-
День памяти и скорби 22.06.2014

День памяти и скорби - день начала Великой Отечественной Войны
В День памяти и скорби давайте мы почтим
И вспомним невернувшихся живыми из войны.
Молчаньем отдадим им свою память мы и честь,
И благодарны будем за то, что у нас есть! -
Чыгарылыш кичәсе 21.06.2014

Бүген мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды.
Көтә сезне яңа дөнья,
Олы тормыш сукмагы.
Авырлыклар чыкса әгәр,
Бернидән курыкмагыз.
Ата-ана хакы бик зур,
Онытмагыз үзләрен,
Һәрвакыт та истә булсын,
Алар әйткән сүзләре.
Гыйлем туплау җиңел түгел,
Һаман алга барыгыз.
Ни очраса да юлыгызда,
Кеше булып калыгыз!












