МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 24.01.2018

Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән вакытны файдалы итеп үткәрәләр.Авыл китапханәсендәге яңа китаплар белән танышалар,мәдәният йортында бильярд та уйныйлар.
-
6 сыйныфта ата-аналар җыелышы 20.01.2018

Классларда ата-аналар җыелышы дәвам итә.Бүген 6 сыйныфта "Балам тәрбияле булсын,яхшы укысын дисәң..."темасына ата-аналар җыелышы булып узды.Көн тәртибе буенча класс җитәкчесе Шәрәфиева Л.Ә темага карата чыгыш ясады, анкеталарга җавап алды,педагогик ситуацияләр чишелде һәм 2 чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.Мәктәпнең уку-укыту буенча директор урынбасары Мозаффарова Р.З. укучыларның укудагы уңышлары һәм кыенлыклар буенча чыгыш ясады.Әти-әниләрдән балаларына өй эшләрен эшләгәндә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясады.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 19.01.2018
9 января 2018 года состоится третье Республиканское родительское собрание в форме интернет-конференции на тему «Виртуальная жизнь ребенка: Интернет – друг или враг? (О роли родителей в обеспечении информационной безопасности детей)» -
Математика һәм физика укытучылары семинары 16.01.2018

Бүген Чүти урта мәктәбендә түгәрәк өстәл форматында районыбызның математика һәм физика укытучылары семинары узды. Семинарда безнең мәктәпнең физика укытучысы Зиганшин А.Р. һәм математика укытучысы Гарапова Г.М. катнашты.
-
9 сыйныфта сынау имтиханы. 13.01.2018

Бүген 9 сыйныф укучылары рус теленнән үзләренең әти-әниләре белән сынау имтиханы эшләделәр.
-
Педагогик киңәшмә. 10.01.2018

Бүген мәктәптә "Белемгә омтылыш - сыйфатлы укытуның төп шарты" дигән темага педагогик хезмәткәрләрнең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.З. шушы темага чыгыш ясады. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Мозаффарова Р.З. 2 чирек һәм 1 нче яртыеллыктагы эшчәнлеккә, 1-9 сыйныфларда контроль эшләргә анализ ясады. Чираттагы көн тәртибе буенча һәр укытучы сәләтле балалар белән эшләү алымнарына, имтиханнарга әзерлек юл карталарының үтәлешенә чыгышлар ясадылар, директор Зиганшин А.Р. төрлеләргә тукталып китте.
-
III чирек башланды 09.01.2018

Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте. Чыршы бәйрәмнәре дә тыныч һәм куркынычсыз, күңелле узды. Мәктәптә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.
Ә бүгеннән инде укырга! Хәерле сәгатьтә!
-
Сынау имитиханы. 03.01.2018

Бүген 9 сыйныф укучылары сынау рәвешендә математикадан имитихан тапшырды.Алга таба да аларга уңышлар телибез!
-
Яңа ел белән! 31.12.2017

Хөрмәтле мәктәбебезнең укучылары,укытучылар,милләттәшләр! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа ел җилләре саулыкларыгызга ныклык, өегезгә иминлек, җаннарыгызга нур, ризыкларыгызга бәрәкәт, күңелләрегезгә якты илаhи рәхәтлек алып килсен! Яңа ел белән, дуслар!!!
-
Активистлар елкасы 28.12.2017

Бүген "Салават күпере" спорт комплексында иң актив укучылар өчен чыршы бәйрәме булды. Чыршы бәйрәмендә балалар төрле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Балаларга бәйрәм бик ошады.












