МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Мәктәп олимпиадаларына старт 25.09.2017

Бүгеннән мәктәп олимпиадаларына старт бирелде. Сәләтле балаларны ачыклау, аларның мөмкинлекләрен үстерү өчен менә дигән шартлар. Бары тик булган белемнәреңне, логик фикерләү сәләтеңне күрсәтергә кирәк. Уңышлар сезгә, укучылар.
-
Янгын куркынычсызлыгын кисәтеп... 23.09.2017

Федоровское авылында урнашкан янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Өметбаев А. укучылар белән әңгәмә үткәрде. Янгын килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты. Аны булдырмый калу юлларын өйрәтте. Башлангыч сыйныф укучылары белән темага кагылышлы мультфильм карадылар, фикер алыштылар.
-
Халыкара тынычлык көне 21.09.2017

Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә тынычлыкны символлаштырган кәгазь күгәрченнәр шарлар ярдәмендә күккә күтәрелде. Безнең тыныч тормышыбыз өчен яу кырында башын салган авылдашларыбызга, әби - бабайларыбызга рәхмәтебез чиксез.
-
Экология айлыгы дәвам итә 20.09.2017

5 нче сыйныф укучылары табигатебезне өйрәнү белән мәшгуль. Сыйныф җитәкчеләре белән табигатьтә булып кайттылар. Агачның яшен билгеләргә өйрәнделәр.
-
Эвакуация 19.09.2017

Укучыларны төрле экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын өйрәтү буенча мәктәпләрдә күләмле эш алып барыла. Бигрәк тә кеше күп җыелган урыннарда куркынычрак. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәпләрдә төрле сигналлар бирелә. Бу сигналларны белү, бу вакытта үз - үзеңне дөрес тоту турында укулар үткәрелә. Чираттагы укулар бүген үткәрелде.
-
Уңыш - 2017 18.09.2017

Мәктәп яны тәҗрибә участогында өлгергән уңышны җыеп алу дәвам итә. Чөгендер уңышы җитәрлек күләмдә җыеп алынды һәм сакларга салынды.
-
Милләтләр кроссы - 2017 16.09.2017

Бөтенроссия йөгерү көнендә барлык укучылар һәм укытучылар коллективы теләп катнашты.
-
Татарстан варислары туган көн 15.09.2017

Татарстан варислары туган көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде. Һәрбер сыйныфта отряд сборлары үткәрелә. Быргы, барабан тавышлары ерак үткәнгә алып кайта.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 15.09.2017

Бүген республикабыз мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары белән бердәм мәдәният дәресе үткәрелде һәм балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Көндәлек беренче тапкыр 2014-2015 нче уку елында бирелгән иде. Бу республикабызның мәдәни учакларына юл ачты. Аның максаты - балаларны һәм әти-әниләрне мәдәният учаклары белән кызыксындыру һәм рухи байлыкларын арттыру.
-
ОРВИны кисәтү 14.09.2017

Авылыбыз фелдшеры Сибгатова Фәридә апа безнең мәктәпнең даими кунагы. Ул бездә еш була, укучылар белән очраша, киңәшләрен бирә. Ә бүген исә ата - аналар җыелышында ОРВИны профилактикалау максатын куздә тотып чыгыш ясады.












