МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Ура, каникулы!
26.12.2020
Бүген 2 нче чирекнең соңгы уку көне. Димәк, балаларны алда озын кышкы каникуллар көтә. Әмма мәктәп балалар тавышыннан тынып тормаячак. 28-31 нче декабрь,4-6 нчы гыйнвар көннәрендә мәктәптә кышкы лагерь эәләячәк. Бүген исә, мәктәпкүләм линейкада укучыларга кышкы каникуллар вакытында үткәрелергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, сыйныфларда генераль җыештырулар үтте.
Сегодня последний учебный день 2-й четверти. Значит, впереди у ребят длинные зимние каникулы. Но школа не замолкнет от детских голосов. 28-31 декабря и 4-6 января в школе будет работать пришкольный зимний лагерь. Сегодня на общешкольной линейке был проведен инструктаж учащихся по правилам безопасности, которые должны соблюдаться во время зимних каникул. В классах провели генеральную уборку.
-
Республиканың төп чыршы бәйрәмендә 25.12.2020

Бүген 7 нче сыйныф укучысы Газизә Гирфанова районыбыз делегациясе составында, актив балалар өчен оештырылган, республикабызның төп чыршы бәйрәмен тамаша кылып кайтты. "Татнефть арена" боз сараенңда узган әлеге гаҗәеп яңа ел тамашасында укучыларны республикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов котлады.
Сегодня ученица 7 класса Азиза Гирфанова в составе делегации нашего района побывала на главной елке республики, организованной для активных детей. В этом грандиозном новогоднем шоу, прошедшем в ледовом дворце" Татнефть арена", учащихся поздравил Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов.
-
"Аналар көне" котлы булсын! 28.11.2020

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе - "Аналар көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәм 1998 нче елдан Россия Федереациясе Президенты В.В.Путинның указы нигезендә уздырыла. Шул уңайдан барлык АНАларны бәйрәм белән котлыйсы килә. Кадерлеләребез, күгегез гел аяз һәм тыныч булсын. Бала хәсрәтләре күрми, балаларыгызның бәхетен һәм рәхәтен күреп яшәргә язсын Сезгә!
-
Батарейкалар тапшырдык 26.11.2020

14- 25 нче ноябрь аралыгында мәктәп, кулланылышта булган батарейкалар җыю акциясе "Батарейка тапшыр- планетаны сакла" ("Сдай батарейку- спаси планету") ендә катнашты. Инде 2 нче тапкыр үткәрелә торган әлеге акциядә, 2 нче ел рәттән 3 нче сыйныф укучысы Илназ Галиуллин активлык күрсәтте - иң күп батарейка тапшырып 1 нче урынны яулады. 4 нче сыйныф укучысы Булат Сибгатуллин - 2 нче урын яулады, 1 нче сыйныф укучысы Ибраһим Шаһиев 3 нче урынга ия булды. Нәтиҗәдә, мәктәп эшкәртү өчен, кулланылышта булган 5 килограмм 850 грамм батарейка җыеп тапшырды.
С 14 по 25 ноября школа участвовала в акции по сбору использованных батареек "Сдай батарейку- спаси планету". В акции, в котором мы участвуем второй раз, второй год подряд ученик 3 класса Ильназ Галиуллин занял 1-е место. В этом году 2 место занял ученик 4 класса Булат Сибгатуллин, на 3 месте - ученик 1 класса Ибрагим Шагиев. В результате школа собрала и передала на переработку 5 килограммов и 850 граммов использованных аккумуляторных батареек. -
Татарстан Конституциясе Көне котлы булсын!
06.11.2020
Бүген, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне. Республикабыз өчен мөһим булган әлеге бәйрәм көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Быел Конституциябез үзенең 28 еллыгын билгеләп үтә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы. Хөрмәтле татарстанлылар, райондашлар барыбызны да шушы уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз!
Сегодня, 6 ноября - День Конституции Республики Татарстан! Этот важный для Республики день отмечается с 1992 года. Этот праздник символизирует особое значение основного закона Республики, стремление государства и общества к укреплению законности и правопорядка. В этом году наша Конституция отмечает свое 28-летие.
На протяжении многих лет Конституция эффективно защищает права граждан, является прочной основой социально-экономических достижений, обеспечивает слаженную работу всей системы органов государственной власти и местного самоуправления.
-
Көзге лагерь дәвам итә 05.11.2020

Көзге "Чишмәкәй" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Укучыларның яллары файдалы һәм кызыклы үтә. Укучылар бүген җәмгыять белеме, информатика һәм биология фәннәреннән белемнәрен ныгыталар, сынаулык имтиханнары тапшыралар. Төшке аштан соң укучылар өчен спорт ярышлары оештырылачак.
Осенний пришкольный оздоровительный лагерь "Чишмәкәй" продолжает свою деятельность. Отдых учащихся проходит интересно и с пользой. Сегодня учащиеся повышают знания по предметам обществознание, информатика, биология. По этим предметам пишут пробные экзамены. После обеда для учащихся будут организованы спортивные соревнования.
-
Бүген "Халыклар бердәмлеге көне"! 04.11.2020

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Барыбызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сегодня — День народного единства. Этот праздник в России отмечают 4 ноября в честь освобождения Москвы народным ополчением под предводительством Кузьмы Минина и Дмитрия Пожарского. Поздравляем с этим праздничным днем!
-
"Чишмәкәй"дә 2 нче көн 03.11.2020

"Чишмәкәй" мәктәп яны лагерендә балалар бүген рус теле фәне буенча белемнәрен арттыралар. Сынаулык имтиханнары язалар, рус теленнән фән олимпиадасына әзерләнәләр. "Эш беткәч - уйнарга ярый", ди халкыбыз мәкале. Төшке аштан соң укучылар бадминтон һәм өстәл теннисы уеннары белән шөгыльләнделәр.
В пришкольном лагере "Чишмәкәй"- сегодня день русского языка. Учащиеся пишут пробные экзамены, готовятся к предметной олимпиаде по русскому языку. После занятий учащиеся играли в бадминтон и настольный теннис
-
Мәктәп яны лагере ачылды 02.11.2020

Укучыларның көзге каникуллары башланды. Әмма мәктәп балалар тавышыннан тынып тормый. Бүген мәктәптә "Чишмәкәй" мәктәп яны лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге лагерьда 5 укучы ял итә. 9 нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр, ял вакытларында сәламәтлекләрен ныгыталар. Бүген укучылар математика фәне белән шөгыльләнделәр.
Начались осенние каникулы учащихся. Но школа не прощается с учениками. Сегодня в школе начал свою деятельность пришкольный лагерь "Чишмәкәй". В этом лагере отдыхают 5 учащихся. Учащиеся 9 класса готовятся к основным государственным экзаменам, укрепляют здоровье во время отдыха. Сегодня учащиеся занимались математикой.
-
Көзге каникулга киттек! 31.10.2020

Бүген 1 нче чирекнең соңгы көне, димәк бүгеннән укучыларның көзге каникуллары башлана. Каникулларга китер алдыннан укучылар үзләренең чирек билгеләре белән таныштылар, сыйныф җитәкчеләре аларга инструктажлар үткәрделәр. Дәресләрдән соң, "Сәламәтлек көне" уңаеннан күңелле эстафеталар оештырылды.
Сегодня последний день 1 четверти, а значит с сегодняшнегго дня начинаются долгожданные осенние каникулы. Классные руководители ознакомили учащихся с четвертными оценками, провели перед каникулами инструктаж. После уроков, в рамках акции "День здоровья" учителя физической культуры, организовали спортивные игры- весёлые эстафеты.








