МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
25 май- "Соңгы кыңгырау" бәйрәме 26.05.2020

25 май - "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Быел безнең мәктәпне төрледән- төрле конкурс, спорт ярышлары, фән олимпиадаларында "Иске Чәчкаб мәктәбе" данын югары күтәрүче, исемнәре мәктәп тарихына "кызыл хәрефләр" белән язылырлык 7 егет һәм 2 кыз тәмамлый. Укучыларыбызны "төп мәктәп"не тәмамлаулары белән чын күңелдән котлыйбыз, алдагы тормышларында уңышлар, барлык хыялларының чынга ашуын телибез.Ак юллар сезгә, укучылар!
-
19 май- пионерия туган көн 20.05.2020

19 май турында мәгълүмат: тарихтан билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССР да пионерия туган көн итеп билгеләп үтелә башлый. СССР таркалганнан соң пионер туган көн официаль бәйрәм булудан туктый. Бүген исә әлеге көн безнең мәктәптә "Шатлык көне" буларак билгеләп үтелә: дружина җыены үткәрелә, балалр өчен төрле күңелле чаралар оештырыла. Быел исә әлеге чараларны онлайн режимда үткәрергә туры килде. Алдагы елларда оештырылган чаралардан видеоролик ясап мәктәпнең инстаграм аккаунтына урнаштырдык.
19 мая 1922 года Всероссийская конференция комсомола приняла решение о создании пионерских отрядов. В СССР - 19 мая стали отмечать День рождения пионерии. После распада СССР день рождения пионерии перестал быть официальным праздником. Сегодня же этот день в нашей школе отмечается как "День радости". В этот день проводится сбор дружины, организуются различные веселые мероприятия для детей. В этом году эти мероприятия пришлось проводить в режиме онлайн. Видеоролик с мероприятий, организованных в предыдущие годы, разместили в Instagram аккаунте школы.
-
15 май- Гаилә көне 15.05.2020

15 май - Халыкара гаилә көне. Әлеге дата уңаеннан без, социаль челтәрләрдә оештырылучы, "Гаилә альбомы" дигән акциягә кушылдык.Мәктәпнең инстаграм аккаунтына укучыларыбызының гаилә альбомында саклана торган, гаилә белән төшкән фотоларын элдек. Бу акциядә аеруча 9 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар.
15 мая - Международный День семьи. В связи с этой датой мы присоединились к акции "Семейный альбом", организуемой в социальных сетях.В Instagram-аккаунте школы мы опубликовали фотографии, которые хранятся в семейных альбомах наших учащихся. В акции активное участие приняли учащиеся 9 и 7 классов.
-
Бөек Җиңүгә 75 ел! 10.05.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, авылыбызда 1941-1942 нче еларда "Казан каймасы" дип аталган сак (оборона) чикләрен төзүчеләргә һәйкәл куелды. Һәйкәлне ачу тантанасында авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидуллин Зиннәтулла Әүхәдулла улы да катнашты. Муса Җәлил исемендәге "Кыю йөрәкләр" отрядының яшь армиячеләре әлеге тантанада чыгыш ясадылар, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан авылыбыздагы һәйкәлләргә чәчәкләр куйдылар. Авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәенов Гарифҗан Әшрәфҗан улын да бәйрәм белән котладылар.
-
Үлемсез полк 2020 27.04.2020

Бүгенге көндә илебездә барган вәзгыятьләр күмәк урыннарда булуны тыя. Тик шуңа да карамастан бабаларыбызның батырлыгы сакланырга тиеш. Безнең "Иске Чәчкаб төп мәктәбе" әлеге акцияне социаль челтәрләдә онлайн рәвештә уздырырга җыена һәм укучыларыбызны анда катнашырга чакыра. Сугышта катнашкан бабагызның, туганыгызның фотосы белән видеога яки фотога төшеп сыйныф җитәкчеләренә җибәрегез. Ә без үз чиратыбызда аларны мәктәпнең инстаграм аккаунтына урнаштырып барырбыз.
-
Тукай туган көн бүген! 26.04.2020

Бүген халкыбызның сөекле улы, бөек шагыйрь - Габдулла Тукайның туган көне. 26 апрель татар җанлы һәр кешенең күңеленә - "Тукай көне" дип уелгандыр мөгаен. Без һәр елны, мәктәптә, әлеге көнне укучыларыбыз белән билгеләп үтә идек. Быел исә әлеге чарага әзерлек күпкә иртәрәк башланды һәм башка форматта оештырылды. Укучыларыбыз дистанцион рәвештә "Тукай марафоны", "Тукайлы яз" акцияләрендә катнашып, бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп видеоязмаларга төштеләр, шагыйрь иҗатына рәсемнәр ясадылар. Болар барысы да мәсктәпнең инстаграм аккаунтына куеп барылды.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 18.04.2020

19 апрель - яраткан районыбыз Кайбычның туган көне. Тау ягының гүзәл почмагына урнашкан Кайбычның яңадан район булып оешуына 29 ел була! Барлык райондашларыбызны әлеге күркәм вакыйга белән котлыйбыз. Районыбыз алга таба да чәчәк атсын, үссен. Үзенең имәннәре белән дан тоткан Кайбычыбыз, шул имәннәр кебек нык булсын, тамырлары тирән китсен! Ә моңа безнең мөмкинлекләр җитәрлек. Чөнки безнең як гүзәл табигате, урман-кырлары белән генә түгел, эшсөярләре белән дә данлыклы.
-
У войны не женское лицо 16.04.2020

Женщина и война, война и женщина...
Как различны и далеки друг от друга два полюса, так различны и далеки эти два понятия. Женщина несёт жизнь и радость. Война - горе и смерть. Пусть никогда женский лик не омрачается тенью войны, пусть будет только мир и счастье на нашей планете. Невозможно победить народ, женщина которого в самый тяжелый час, когда так страшно качались весы Истории, спасала жизнь, спасала мир – была матерью, дочерью, женой, сестрой и Солдатом, работала еще совсем юной девчонкой в тылу! Поклонимся низко ей, до самой земли. Ее великому Милосердию и Мужеству.
-
Дистанцион белем алабыз 13.04.2020

Мәктәп дистанцион белем бирү шартларында эшләүне дәвам итә. Дистанцион белем бирү өчен укытучылар төрле платформалардан файдаланалар. Аеруча киң кулланылганнары Zoom, "Учи.ру" платформалары. Шулай ук WhatsApp мессенджеры аша биремнәр тарату һәм видеоэлемтәдән файдалану еш кулланыла. Аерым укытучылар виртуаль факультатив, InternetUrok.ru, Skyes, Решу ОГЭ, РЭШ платформаларын яратып кулланалар.
Школа продолжает работать в условиях дистанционного обучения. Для дистанционных уроков учителя используют различные платформы. Наиболее часто используемые платформы учителей это - Zoom, "Учи.ру". Для рассылки заданий и общения через видеочат используют мессенджер WhatsApp. Отдельные преподаватели используют виртуальные факультативы, платформы InternetUrok.ru, Skyes, Решу ОГЭ, РЭШ.
-
Дистанцион белем алу дәвам итә 09.04.2020

Укучыларыбыз барлык ил балалары кебек үк читтән торып белем алалар, ә укытучыларыбыз исә аларга читтән торып белем бирәләр. Әлеге режимга ияләнеп килсәк тә, мәктәп сагындыра шул. Укучыларыбыз әлеге сагыну хисләрен басу өчен өйдә үзләренең яраткан шөгыльләре белән мәшгульләр. Кемдер кул эшләре эшли, рәсем ясый, әти-әнисенә йорт тирәсендә ярдәм итә, спорт белән шөгыльләнә. Мәктәбебезнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары исә, илебез халкын өйдә калырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен тирәнрәк өйрәнергә өндиләр.
Дистанционные уроки продолжаются. Хотя мы уже начали привыкать к такому режиму, все же и ученики и учителя скучаем по школе. В свободное от дистанционных уроков время ученики занимаются своими любимыми делами. Кто - то занимается рукоделием, рисуют, помогают родителям по дому, занимаются спортом. А юные инспектора дорожного движения нашей школы призывают всех оставаться дома и изучать правила дорожного движения.








