Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Балалар бакчасында сөйләм телен үстерү дәресләре. 20.01.2019

Балалар бакчасында әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны танып белү туган телендә алып барыла, бакчада балалар, зиһененә алганнарын, үз телендә грамматик яктан дорес итеп әйтергә өйрәнәләр. Тәрбияче Аминова Гүзәллия Масхутовна кечкенәләр группасыннан алып мәктәпкә хәзерлек группасына кадәр үзенең көндәлек эшендә төп игътибарны баланың аваз кулътурасын һәм бәйләнешле сөйләмен үстерүгә, сүзлек запасын туктаусыз баетуга һәм җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзеп сөйли белүенә ирешүгә юнәлдерә.
-
Кул эшләре кургәзмәсе 19.01.2019

Балалар бакчасында әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Память сердца"конференциясе нәтиҗәләре 18.01.2019

16 нчы гыйнвар көнне Кукмара районы Манзарас урта мәктәбендә үткәрелгән Советлар Союзы Герое С. Ә. Әхтәмов исемендәге VII республикакүләм конференциядә катнашып, 11 сыйныф укучысы Назмутдинова Ләйсән ,Юзмухаметова Әдилә, Гатина Ләйлә призлы урыннарга лаек булдылар. Укучыларны һәм җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
“Ел укытучысы-2019” конкурсының муниципаль этабы башланды 16.01.2019

Кукмарада “Ул укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы башланып китте.Ел укытучысы исеменә лаек булу өчен берничә этапны узып, үзеңнең иң оста мөгаллим икәнлегеңне дәлилләргә кирәк. Әлеге бәйге кысаларында һәр мәктәп коллективы үз эшенең остасы булып танылган мөгаллимнәрне сайлап ала.Тәҗрибәле укытучылар үзләренең осталыклары, тәҗрибәләре белән уртаклаша. Район турында җиңү яулаган мөгаллим үзенең көчен зона турында сынаячак.
Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәхимова Ризәлә Камиловна - "Ел укытучысы" бәйгесенең район этабы конкурсанты. Тәҗрибәле укытучыбызга уңышлар телибез.
Рәсемдә: мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәхимова Ризәлә Камиловна укучылар белән дәрес вакытында
-
Чаңгы шуу куңелле! 05.01.2019

Әй дусларым,карагыз!
Бармы чаңгы,чанагыз? Тау шуарга барабыз!
Чана,чаңгы шуып,кышкы салкыннарны җибәрәбез куып.
Рәсемдә: беренче сыйныф укучылары әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчесе Рахимова Р.К. белән экскурсиядә.
-
27, 28 декабрь көннәрендә мәктәптә Чыршы бәйрәмнәре узды. 30.12.2018

Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын бер ел үтте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
-
"IT-Чемпион" республикакүләм бәйгесе дәвам итә. 24.12.2018

"IT-Чемпион" республикакүләм бәйгесендә мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Һәр районда ин күп балл җыйган җиңүче укучылар планшетлы компьютер белән, актив катнашучы укучылар смартфон белән белән бүләкләнә.
2018 - 2019 уку елында мәктәбебез укучылары бу бәйгедә уңышка иреште.
-
Беренче сыйныф укучылары әти-әниләре белән Чыршы бәйрәмен билгеләп үтте. 22.12.2018
Без бүген чыршы янындаӘйлән-бәйлән уйныйбыз.Кыш бабайны каршылыйбызЯңа җырлар җырларбыз.Нинди матур безнең чыршы,Җем-җем килеп яна ул.Башлыйбыз чыршы бәйрәмен.Котлы булсын Яңа ел! -
Балалар бакчасында күңелле! 21.12.2018

Кыш килүгә балалар бик шатлана. Балалар бакчасында балалар кардан кар бабайлар, төрле җәнлек сыннары әвәлиләр, таулар ясап шау-гөр килеп шуалар, кар атышалар. Яңа елда кардан ясалган Кыш бабай белән Кар кызы- бәйрәмнең төп геройлары.
-
Беренче сыйныф укучылары белән эш 19.12.2018

1 сыйныф укучыларыбыз- бик актив балалар, тырышып белем алалар.Беренче укытучылары Рахимова Р.К аларга тәртипле булырга, яхшы укырга, һәр дәрестә тырышып эшләргә, эчкерсез, намуслы, аралашучан, ягымлы һәм ярдәмчел булырга кирәклеген төшендерә.
Рәсемдә: беренче сыйныф укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлек вакыты.















