Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Встреча педагогов с прокурором 27.02.2017

04.03.2017 старший помощник прокурора Кукморского района Каримов В.И. выступил перед коллективом МБОУ "Байлянгарская средняя школа" на темы: "Вопросы антитеррористической защищенности образовательных учреждений", "Организация питания в школе, а также соблюдение законодательства о закупках", "Трудовые права работников", "Соблюдение прав несовершеннолетних".
-
Фән киңлекләрендә-безнең укучыларыбыз
25.02.2017
Иң бай кеше-кем ул? Гыйлемле, сау-сәламәт балалар үстерүче гаиләләр һәм анда тәрбияләнүче акыллы балалар.
Үзенә тапшырылган эшләрне зур җаваплылык, намус белән башкара торган талантлы укучыбыз - Абдуллина Динә менә шундый бай, затлы гаиләдән. 1 класстан алып 10 класска кадәр чирегенә бер тапкыр да "4" билгесе чыкмаган бик тә сәләтле,тырыш кыз ул. Мәктәп данын яклап, бик күп фәнни конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә актив катнаша, гел призлы урыннар алып килә. 2016-2017 уку елында җәмгыять белеме, экология фәннәреннән Бөтенроссия предмет олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулады, экологиядән региональ этапта призер булды. Укучыбызны олы җиңүе белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗат уңышлары,яңа үрләр яулавын телибез.
-
Тырыш укучыларыбыз- байлыгыбыз! 24.02.2017

Һәр мәктәпнең үз йөзе. Безнең мәктәбебез район, республика предмет бәйгеләрендә җиңү яулап кайткан тырыш укучылары белән данлыклы. Укучыларыбыз- безнең байлыгыбыз.
Әминова Дилә - татар теле, химия, рус теле фәннәреннән предмет олимпиадаларының район этапларында җиңү яулап, республика күләмендә үткән фән бәйгеләрендә катнашты, яхшы нәтиҗәләргә иреште, рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призер булды.
Җиңүләр җиңел генә бирелми. Тырыш укучыбызны бәйгедә җиңүе белән ихлас котлыйбыз! Киләчәктә дә белем киңлекләрендә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!
-
Хезмәттәшебезне туган көне белән котлыйбыз. 22.02.2017

Бүген хөрмәтле хезмәттәшебез, инглиз теле укытучысы Әминова Фирдәүсә Заһит кызының туган көне! Фирдәүсә Заһитовна! Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер, гаилә шатлыгы телибез, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!
Туган көнегез белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез. -
"Заповедный урок" 22.02.2017

Сегодня в рамках проекта "Всероссийский заповедный урок" прошел "Заповедный урок" для учеников 1-5 классов. В ходе урока школьники узнали об интересных фактах из истории заповедного дела, об основных формах охраняемых природных территорий, а также о заповедниках и национальных парках России. После лекционной части ребята стали участниками игры-стратегии «Свой заповедник». В игровой форме школьники защищали свои «заповедные проекты». В помощь в создании проектов ребятам были предоставлены книги из фонда школы.
-
"Туган телем -иркә гөлем" 22.02.2017

Мәктәптә халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар үтә. Барлык сыйныфларда да сыйныф сәгатьләре уздырыла. 2,4,5 нче сыйныфлар өчен "Туган телем-иркә гөлем" темасына үткән кичәдә укучылар туган телебезгә багышланган бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, тапкырлыкта - зирәклектә үзара көч сынаштылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!!! 22.02.2017

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез булганга имин булып ата таңнар.Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр.Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
"Стройда җырлап атлыйбыз" бәйгесе 21.02.2017

Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Стройда җырлап атлыйбыз" бәйгесе узды. Бәйрәмгә әзерлекне укучылар ай башыннан ук башладылар, хәрби командаларны үтәделәр, җырлар өйрәнделәр.Бәйрәм бик матур килеп чыкты. Конкурсның төп призы- авылыбыздан Әфган сугышында катнашкан батырлар тарафыннан бүләк ителгән күчмә кубок. Бу кубокка мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары лаек булды.
-
Безнең кызлар- молодцы!!! 21.02.2017

Мәктәбебез укучылары Абдуллина Динә һәм Аминова Дилә Республика күләмендә зур җиңүгә ирештеләр. Динә- экология фәненнән, Дилә- рус теле фәненнән предмет олимпиадаларының региональ этабында призер булдылар. Алар районыбыз, мәктәбебез рейтингын күтәрүгә үзләренең лаеклы өлешен керттеләр. Динә белән Диләне, олимпиадага әзерләгән укытучылар Гарифуллина Ф.Ш., Хисамиева Г.Т., әти-әниләрен бу зур җиңү белән котлыйбыз. Алга таба да укуларында,тормышларында зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Якташларыбыз - горурлыгыбыз. 18.02.2017

Кичә район Мәдәният йортында “Салават күпере” иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан зур чара узды. Шулай ук рәссамнарның республика конкурслары лауреаты Нурислам Галиевның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмә дә ачылды. Иҗат бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, “Салават күпере” берләшмәсенең җитәкчесе, ветеран журналист, авылдашыбыз Рәшит Минлегалиевка “Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды.
Юбилейга язучылар, якташлар бик күп кайткан иде. Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Таһир Исмәгыйлев, Расих Сабирҗанов, Рифә Рахман, Шәмсия Җиһангирова, Ләбиб Лерон, Рүзәл Мөхәммәтшин, Марзыя Мухина, Шәмсия Хәлимова, Нәҗип Әминовлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, тамашачыларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.
Бәйрәм якташларыбыз башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашкан һәркем күңеленә рухи азык туплап, рәхәтләнеп ял итеп таралышты.















