Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 64 обучающихся 29 воспитанников |
| У нас учат: | 18 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
"Батырлык дәресләре" циклыннан 17.02.2017

Бүген 2,4 сыйныф укучылары белән Муса Җәлил батырлыгына багышланган кичә үтте. Интеллектуаль-танып белү чарасы Муса Җәлилнең героик тормышына һәм иҗатына багышланган презентация белән үрелеп барды.
-
Батырлык дәресе 17.02.2017

Бүген 8 класста "Батырлык эшләү җиңелме?" темасына сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучылар тыныч тормышта батырлык күрсәтүчеләр-суга батучыларны,янгын эчендә калучыларны коткаручылар,мохтаҗларга ярдәм итүчеләр,сугыш кырларында батырлыклар күрсәтүчеләр һ.б. батырлар турында бай эчтәлекле видеоматериал карадылар, әңгәмә оештырдылар. Әлеге чара укучыларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүдә уңышлы булды.
-
"Җимлек" акциясе 16.02.2017

Кышын, салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шуңа күрә кышын кошлар кешеләр янына елыша, ярдәм өмет итә. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
Төрле кошка төрле җим кирәк, мәсәлән, чукырлар нарат һәм чыршы орлыклары белән туклана. Тукран күркә орлыклары, агач кайрысы астындагы үле бөҗәкләр, кортлар белән сыйланырга ярата. Көнбагышны барлык кошлар да ярата, беренче чиратта песнәкләр. Тары ярмасы – чыпчыкларның, миләш һәм балан җимешләре – карабүрекләрнең яраткан җиме. Ипи валчыклары, башка төрле калдыклар, терлек мае, калган ит кисәкләре – салкыннарда кошларның иң яраткан ризыклары. Әлеге кошлар берсе дә җылы якларга очмый, бер өем булып җыелышып бер җирдән икенче җиргә күчеп, шул рәвешчә кышны исән-имин үткәреп җибәрергә тырышалар.Ярый әле, тирәбездә кошларга битараф булмаган кешеләр бар. Менә безнең башлангыч сыйныф укучылары да кошлар турында кайгыртып, аларга җимлекләр ясап элделәр. -
Муса Җәлил - герой шагыйрь. 15.02.2017

Мәктәп китапханәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган китап күргәзмәсе
-
Кошлар- безнең дусларыбыз. 14.02.2017

Кыш җиттеме-кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз.
Килегез,кил,кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар!
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз!
Рәсемдә: мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары кошлар өчен җимлек куя.
-
КОНКУРС "ЛУЧШИЙ УЧИТЕЛЬ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ" 13.02.2017

Учительница татарского языка и литературы Назмиева Флуза Зиннуровна участвовала в муниципальном этапе республиканского конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы-2017" и награждена Грамотой Управления образования Кукморского муниципального района РТ за активное участие.
ПОЗДРАВЛЯЕМ КОЛЛЕГУ, ЖЕЛАЕМ ДАЛЬНЕЙШИХ ТВОРЧЕСКИХ УСПЕХОВ И ПОБЕД!
-
Чаңгы ярышы 13.02.2017

Кыш-чаңгы спорты белән актив шөгыльләнү чоры. Спортның бу төрен укучылар бик ярата, чөнки шаңгыда шуу- саф һавада сәламәтлекне ныгыту,үз-үзеңне чыныктыру чарасы да.
13 февральдә, көннең салкынча булуына да карамастан, Байлангар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Россиянең чаңгы юллары-2017» кысаларында чаңгы ярышы уздырылды. Иң элек малайлар старт алды, алар артыннан кызлар да калышмады. Бәйге нәтиҗәләре куандыра: малайлар арасында беренчелекне Нәбиев Ильмир яулады, II урынны Гарифуллин Данил, III урынны Әхмәтгалиев Сәлим бүлештеләр. Кызлар арасында I урында- Габделхакова Алинә, II урында -Минемуллина Рәсилә, III урында-Әхмәтхадиева Камилә һәм Гатина Ләйлә.
-
"ЛУЧШИЙ ИЗ ЛУЧШИХ" 11.02.2017

Учитель физической культуры Шайдуллин Ришат Рафикович занял III место в номинации "Педагогический дебют" на ммуниципальном этапе Республиканского конкурса "Учитель года-2017"
-
Учитель года-2017 11.02.2017

Учитель физической культуры Шайдуллин Ришат Рафикович стал лауреатом муниципального этапа республиканского конкурса "Учитель года". Сердечно поздравляем коллегу с победой и желаем дальнейших творческих успехов, новых идей, новых побед!
Мы гордимся тобой!
-
Рәхмәт сиңа, Әлифба! 10.02.2017

Кичә мәктәптә укучылар көтеп алган "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Класс җитәкчесе Абдуллина Гөлфия Радиковна матур итеп бәйрәм программасы әзерләп, әти - әниләрне дә кунакка чакырган иде. Укучылар, үзләрен белем иленә алып кергән беренче китап белән саубуллаштылар. Матур җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп , барысы да укый- яза белгәннәрен күрсәттеләр. Алга таба да тырышып укырга сүз бирделәр.















