Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 196 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Математика атналыгы 26.11.2019

Хәзерге вакытта математика укытучылары алдында укучыларга билгеле бер күләмдә белем бирү генә түгел, ә аларны бу белемнәрне мөстәкыйль табу, математиканы мөстәкыйль өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү бурычы тора. Математика атналыгы-әлеге бурычны үтәү чараларының берсе. Ул математик культура дәрәҗәсен күтәрүгә һәм укучыларның танып-белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, аларның математик күзаллауларын киңәйтә. Атналык кысаларында “Математика, информатика фәннәре буенча кызыклы фактлар”, татар халкының атаклы математиклары турында әңгәмәләр, «Телдән исәпләү», «Математик бизнесмен», «Иң чиста дәфтәр», «Рәсемгә шигырь уйлап тап» конкурслары үткәрелде. Һәр сыйныф "Математика фәненең тормыштагы роле” темасына гәҗит чыгарды. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында “Координаталар буенча рәсем ясау” темасына үткәрелгән мастер-класс, тәнәфес вакытында математик ребуслар чишү укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Киләчәк буынны тәрбияләүдә вакытын да, тырышлыгын да кызганмаган халыкның киләчәге ачык һәм якты була. Атналык безнең мәктәптә бу кызыклы һәм төгәл фән белән җитди кызыксынучылар барлыгын күрсәтте.
-
"Тамчы - шоу" уенында без беренче 25.11.2019

23 нче ноябрь көнне, мәктәбебез укучылары ТНВ каналыннан бара торган "Тамчы - шоу" уеныннан беренчелекне яулап кайттылар. Алар Спас районы Рәҗҗәп авылы укучылары белән көч сынаштылар. Шушы уенда катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Сөмбелә чибәре - 2019 15.11.2019

14 ноябрь көнне Елабуга шәһәренең "Жемчуженка №31" балалар бакчасында уздырылган, "Сөмбелә чибәре - 2019" региональ конкурсында, безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Абсалихова Самира җиңү яулап кайтты. Әлеге зур уңыш белән аны һәм әлеге уңышка ирешергә ярдәм иткән тәрбиячеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Кышка әзерлек 15.11.2019

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары алмагачларны кышка әзерләделәр. Салкыннар башланганчы дип агач төпләрен төреп чыктылар.
-
Ата-аналар җыелышы 14.11.2019

14 нче ноябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте.
-
Психолог белән очрашу 14.11.2019

Мәктәбебез укучылары 14 нче ноябрь көнне районнан килгән психолог белән очраштылар. Ул уку барышында яки укудан тыш вакытында килеп туган кыенлыклар турында сорашты, үзенең киңәшләрен бирде.Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә бик җанлы һәм эшлекле шартларда үтте.
-
Педагогик киңәшмә 12.11.2019

11 нче ноябрь көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә үтте.
-
Тантаналы линейка 11.11.2019

Бу атнада мәктәп линейкасы тантаналы рәвештә башланып китте. Чөнки каникул чорында 2нче ноябрь көнне Кукмара савыт-саба призына районкүләм бадминтон ярышы үтте. Шушы ярышта безнең мәктәп укучылары җиңү яуладылар. Шулай ук узган ел үткәрелгән ГТО ярышларына нәтиҗәләр дә ясалды. Безнең мәктәптән барлыгы 55 укучыга бронза, көмеш һәм алтын медальләр тапшырылды.
-
Неделя русского языка и литературы 28.10.2019

С 14 по 20 октября в школе прошла неделя русского языка и литературы. Мероприятия прошли на высоком методическом и воспитательном уровне и помогли обучающимся проявить и развить общеязыковые, интеллектуальные и познавательные способности, расширить эрудицию и общеобразовательный кругозор. Учителя и обучающиеся отнеслись ответственно и творчески к подготовке и проведению Недели, продемонстрировали творческую активность и желание обучающихся дополнительно заниматься русским языком и литературой. Благодарим всех за активное участие и желаем дальнейших творческих успехов!
-
Географик диктант 27.10.2019

27 нче октябрь көнне илебезнең барлык төбәкләрендә үтә торган зур масштаблы "Географик диктант" дип исемләнгән чара узды. Шушы чарада мәктәп укучылары һәм укытучылары да катнашты.















