Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 196 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Конкурс 07.02.2018

Мәктәбебездә укучылар өчен бәйгеләр үтеп тора. Ике атна дәвамында китапханәче тарафыннан "Туган як" һәм "Мәктәп" темасына багышланган бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле булды. Алар: Смирнова Гүзәл , Бикбулатова Гөлия белән Алияләр. Котлыйбыз!
-
Линейка 04.02.2018

Атналык линейка белән тәмамлады. Укучыларның тырыш хезмәте югары бәяләнде, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Мондый атналыклар балаларга кирәк. Чөнки укытучылар яңа технологик алымнар кулланып эш иткәндә балаларга уку җиңел, кызыклы, мавыктыргыч булып тоела.
-
Бантиклар бәйрәме 02.02.2018

Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Тапкырлыкта, җитезлектә, бердәмлектә ярыштылар. ярышларда, чараларда үзләрен сынадылар. "Бантиклар бәйрәме” бик җанлы һәм мавыктыргыч узды.
-
Күңелле стартлар 01.02.2018

Бу көннәрдә мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларының атналыгы башланып китте. Укучылар бик теләп барлык бәйгеләрдә дә катнашалар. Буген башлангыч сыйныф укучыларының “Күңелле стартлар” ярышы булып узды. Командалар икегә бүленеп үзләренә исем һәм девизлар уйлап килделәр. Беренче команданың исеме “Дружба”, ә икечесенең “Оптимизм”. Бу ярышлар балаларда физкультура һәм спортка кызыксыну уяту, актив ял итүне оештырырга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешенә өнди. Эстафета формасында уйналган бу ярыш зур җанлылык белән үтте, чөнки мондый ярышларда аерым катнашучының уңышы команданы җиңүгә алып чыкканын һәркем белә. Командалар ярышы дуслык җиңүе белән төгәлләнде.
-
Волейбол 01.02.2018

Мәктәбебездә патриотик айлык кызу темплар белән башланып китте. Шул уңайдан укучылар бик теләп волейбол ярышларында катнашып киләләр. Һәр сыйныф команда туплап үзләренең көчләрен сыныйлар. Аларга уеннарында уңышлар теләп калабыз.
-
Бадминтон ярышы 01.02.2018

Мәктәбебездә патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында бадминтон ярышы башланып китте. Кече сыйныфларга бу ярыш бигрәк тә күңелле һәм кызык тоелды. Алар дәресләре бетүгә бадминтон уйнарга дип мәктәбебезнең спорт залына бик теләп җыелалар һәм шушы бәйгедә кызыксынып катнашалар.
-
Баян түгәрәге 01.02.2018

Халык җырлары, моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора. Шушы мирасны саклау өчен баян түгәрәгенең эшчәнлеге бүгенге көндә бик актуаль. Шушы түгәрәкнең җитәкчесе Гильмуллин Рәйхан Рөстәм улы үз эшенең остасы. Укучыларыбыз да бу түгәрәккә бик теләп катнашалар һәм төрле бәйгеләрдә зур уңышларга ирешәләр.
-
Беренче сыйныфка керүче нәниләребезнең әти-әниләр җыелышы 01.02.2018

Мәктәбебездә 2018-2019 нчы уку елының 1 нче сыйныфына укырга керүче нәниләребезнең әти-әниләр җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта укучыга, әти-әнигә, мәктәпкә кагылышлы сорауларга җаваплар, фикерләр тынланылды.
-
Лэпбуклар конкурсы 01.02.2018

Атналык дәвамында мәктәптә укучылар көче белән хәзерләнгән күргәзмә макетларга, альбомнарга, рәсемнәргә бай иде. Һөнәри темага уздырылган лэпбуклар конкурсы тирән эчтәлекле, мәгълүмати һәм матур бизәлеше белән аерылып торды.
-
Мәктәп музеена экскурсия 31.01.2018

Башлангыч сыйныфлар атналыгының өченче көнендә мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.















