Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 104 учеников 35 воспитанников |
| У нас учат: | 25 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Безнең уңышлар. Наши достижения! 24.05.2019

Район күләмендә үткәрелгән БалаSkills фестивалендә мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары зур җиңүгә иреште. Хакимова Динә "Пластилин белән әвәләү" номинациясендә II урынга, Ганиева Таңсылу "Тегү" номинациясендә III урынга лаек булды. Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм фестивальгә әзерләгән тәрбияче Алия Тимерхан кызына, Гөлфия Мәгъфур кызына рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Җиңү көне. День победы 08.05.2019

Мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә җиңү көне билгеләп үтелде. Балаллар тәрбияче апалары белән бабайларның зур җиңүләре турында сөйләштеләр, кемнәрнең бабайлары, әбиләре сугышта булу турында әңгәмә үткәрделәр. Һәйкәл янына барып сугышта үлеп калган әби-бабайлар истәлегенә чәчәк куйдылар.
-
Бөек Җиңү көне! День Победы! 04.05.2019

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үттек. Әлеге тантаналы чарага сугыш һәм тыл ветераннары килде. Укучылар көче белән монтаж әзерләдек, концерт номерлары булды. Чара ахырында Үлемсез полк оештырылды.
-
Бездә семинар. А у нас семинар 29.04.2019

Район күләмендә китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды. Әлеге семинарга Казаннан хөрмәтле кунак та килде. Ул шагыйрә, прозаик, драматур, филология фәннәре кандидаты, 40 артык китап авторы-Рифә Рахман иде. Китапханәче Лилия Нурзәдә кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Вагыйз кызы әлеге семинарны бик тә файдалы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп үткәрделәр. Чарада катнашкан, аны оештырган барлык укучыларга, укытучыларга зур рәхмәт!
-
семинар-практикум 26.04.2019

26 апрель көнне Сәрдек-Баш урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә Зур Сәрдек җирлеге балалар бакчаларының куст методик берләшмәсе тәрбиячеләренең “Язгы табигатьне яңа метод алымнар кулланып сүрәтләү” темасы буенча семинар-практикум үткәрелде. Семинар барышында тәрбияче Гөлфия Магъфур кызы тарафыннан “Язгы урманга сәяхәт” темасына белем бирү эшчәнлеге бирелде. Балалар белән төрле концерт номерлары күрсәтелде. Куст методик берләшмәсенең 2018-2019 нчы уку елына нәтиҗәләр ясалды.
-
Өмә. Субботник 24.04.2019

Мәктәп күләмендә өмә оештырдык. Өмәдә барлык укучылар һәм укытучылар катнашты. Мәктәбебез тирәсен чүп-чардан, калдыклардан чистарттык һәм корган агач ботаклары кистек. Өмәдән соң мәктәп тирәсе бик чистарып калды.
-
Районный фестиваль БалаSkills 23.04.2019

Команда школы активно участвовала на районном фестивале БалаSkills. На Ярмарке социально-образовательных проектов школу представила педагог-организатор Кадырова Э.Х. с ученицей 9 класса Зиннатовой Сириной. На конкурс школьных бизнес-компаний был представлен бизнес-план "Школа будущих водителей", которого представили автор проекта учитель обществознания Галиев И.Р. и ученики 9 класса Галиев Илназ, Шарафутдинова Райля. На мини-чемпионате наши учащиеся участвовали в компетенциях "Швейное дело"- Гарифуллина Зайнаб (рук. Ганиева Ф.М.), "Ганчарное дело"- Кадирова Айсылу (рук. Ярмиева М.Г.)
-
Укучыларның Замалетдин Бикташи исемендәге региональара фәнни-практик конференциясе 20.04.2019

Укучыларыбыз Мәмәшир урта мәктәбендә узган конференциядә катнаштылар. Алар 1 сыйныф укучылары Набиев Рүзәл белән Кадырова Нәзилә (җитәкчеләре Гөлгенә Заһит кызы). Алар лауреат булдылар. Ә 6 сыйныф укучысы Гарифуллина Зәйнәб (җитәкчесе Фирдәүсә Миннерахман кызы) I урынга лаек булды. Аларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Космонавтика көне. День космонавтики 12.04.2019

12 апрель космонавтика көне. Әлеге уңайдан физика укытучысы Тәлгать Расим улы укучылар өчен бик тә файдалы һәм кирәкле чара үткәрде. Укучылар чараны бик теләп карадылар һәм үзләренә кызык булган сорауларына җаваплар таптылар.
-
Космонавтика көненә рәсем конкурсы 08.04.2019

Космонавтика көненә багышлап рәсем конкурсы үткәрдек. Конкурста теләге булган һәркем катнаша алды. Иң матур һәм теманы тулысынча ачкан рәсемне район күләмендә оештырылган конкурска җибәрдек.














