Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
| E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
| Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 104 учеников 35 воспитанников |
| У нас учат: | 25 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Тимераякта шуу 05.02.2019

Мәктәп укучылары көн саен тимераякта шуалар. Чөнки мәктәбебездә хоккей тартмасы бар. Телисең икән хоккей уйна, теләсәң болай гына шу. Барысы да сезнең өчен
-
Прием в 1 класс 01.02.2019

Вниманию родителей будущих первоклассников! С 1 февраля начался прием заявлений в 1 класс на 2019-2020 учебный год
-
Ачык дәрес 31.01.2019

Мәктәпнең Яңа Сәрдек филиалында укытучылар ачык дәрес һәм чара күрсәттеләр.
-
Күңелле кышкы каникуллар 04.01.2019

Каникул вакытында да мәктәп тынып тормады. Менә бүген дә Кыш бабай белән берлектә хоккей тартмасында уеннар уйнадык. Көнебез күңелле һәм файдалы үтте.
-
Күңелле ял итәбез 03.01.2019

Кышкы каникул дәвам итә. Ләки мәктәп ишекләре һәр көнне ачык. Каникул планы буенча төрле чаралар үткәрелә. Укучылар килегез, без сезне көтеп калабыз.
-
Хоккей буенча турнир 03.01.2019

Елдагыча ел башында ветеран укытучы Набиев Мөзәкир Абдулла улы истәлегенә хоккей турниры булды. Турнирга 6 команда килде. Командалар көчле булганлыктан, тамашачыларга матур уен күрсәттеләр. Уен ахырында нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1 урын-Сәрдекбаш авылы командасы;
2 урын-Кенәр командасы (Арча районы);
3 урын-Зур Сәрдек командасы
-
Хуш киләсе, Яңа ел! 30.12.2018

Мәктәптә 3 сменада Яңа ел бәйрәмнәре булып үтте. 28 декабрь көнне 5-7, 8-11 сыйныфлар өчен үткәрелсә, 29 декабрь көнне 1-4 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булды. Укучылар бәйрәмгә бик матур җыр һәм биюләр, төрле күңелле тамашалар әзерләгәннәр иде. Бәйрәмдә катнашкан барлык укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт!
-
Ура, кышкы каникуллар! 28.12.2018

2018-2019 нчы уку елының беренче яртыеллыгы тәмам. 28 декабрьдән 11 январьга кадәр укучылар кышкы каникулда. Барлык балаларның да әйбәт кенә ял итеп килүләрен теләп калабыз.
-
Безнең уңышлар 27.12.2018

Бөтенрәсәй һәм рестублика олимпиадаларының муниципаль этабы тәмамланды. Безнең мәктәптән дә күп кенә призер һәм җиңүчеләр булды. Менә кемнәр алар безнең горурлыгыбыз: 4 сыйныф укучылары Гайнетдинов Ислам математикадан җиңүче, Гайнетдинова Камилә (укытучылары Мәдинә Габделбаровна) татар теленнән җиңүче, 6 сыйныф укучысы Насибуллин Рафаил (укытучысы Лилия Ләбибовна) математикадан призер, 7 сыйныф укучысы Сагъдиев Булат, 8 сыйныф укучысы Миннемуллина Әдилә биология фәненнән призерлар (укытучылары Йолдыз Исмагиловна), 7 cыйныф укучысы Мухаметзянов Аяз, 9 сыйныф укучысы Шарафутдинова Раилә татар теленнән призерлар, 9 сыйныф укучысы Сагъдиев Ирек җиңүче (укытучылары Сания Вагизовна), 9 сыйныф укучысы Сагъдиев Ирек экономика фәненнән җиңүче (укытучы Ильяс Расимович), 11 сыйныф укучысы Низамова Лилия русская литературадан җиңүче (укытучы Фәния Яудатовна). Аларның барысын да әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
-
Искиткеч кар сыннары 20.12.2018

Елдагыча мәктәп каршында искиткеч кар сыннары ясалды. Анда нинди генә хайван сыннары юк!? Матурлык күрергә теләсәгез, сезне үзебезнең мәктәптә көтеп калабыз.Рәхим итегез!














